|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.05.2023 Криминал
Татарстанда яшь әни өйдә бәбиләп, баласын балконда тартмада калдырганТүбән Камада 22 яшьлек хатын бала тудырган да үлгән сабыйның мәетен 10 көн буена балконда тартмада яшереп саклаган. Бу коточкыч хәлне очраклы рәвештә генә ачыклыйлар, җитмәсә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Түбән Камада яшь әни фатирда ир бала таба. Яңа туган сабыйны ул балкондагы тартмада калдыра.
Бу хәлне бәлки тиз генә ачыкламаслар да иде, әмма әлеге хатын тәрәзәдән сикереп, үз-үзенә кул салмакчы була. Урынга килеп җиткән хокук сакчылары фатир балконындагы тартмада бала мәетенә тап була.
Хатынга карата «яңа туган сабыйны үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Баланың үлеме сәбәпләре ачыклана.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|