поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.05.2023 Сәясәт

Илназ Минвәлиев: Улым авыру булып тугач, дөньяның асты өскә килде

Татарстанның атказанган артисты Илназ Минвәлиев белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Тыштан усал булып күренсәм дә, күңелем нечкә, барысын да йөрәккә якын алам. Нахак сүзне күтәрә алмыйм, дөреслеккә алып барып чыгармыйча тынычланмыйм", - ди ул.

- Илназ, “тормышның ачысын да, төчесен дә күрдем” дигән сүзең аптырашта калдырды. Яшьлегеңдә нинди авырлыклар күрдең?
 
- 1997 елда унберенче сыйныфны тәмамлап, Казан шәһәренә юл тоттым. Авылдан ертык бутый һәм трико киеп бер тиенсез чыгып киттем. Шәһәрдә барыр җирем булмагач, 20 көнләп подъездда кунып йөрдем. Урамда калган ризыкны да ашарга туры килде. Ач йөргәч, ябыгып киттем, авырта башладым, кире авылга кайттым. Физкультура укытучысы Рәис Хәлилов матаена утыртып, мине Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының спорт факультетына алып барды. Мин спорт ягыннан әзер идем, авылда да һәрвакыт көрәштем. Әзерлек курсларына язылдык, аның өчен 600 сум түләргә кирәк иде. Башта Пионер урамындагы базарда карбыз ташыдым, аннары шуннан җәяү Җиңү проспектына шулай ук карбыз ташырга йөрдем. Шуннан соң гына укырга чаба идем. Су алырга да акчам юк иде, яңгыр суын ятып эчә идем. Укырга кергәндә имтихан вакытында бер усал укытучы мине махсус башка юлдан җибәреп, 5 чакрым урынына 8 чакрым йөгердем. Хәтта ул араны да мин вакытында килдем, ләкин дөрес маршрут буенча бармаган дип ул имтихан миңа саналмады. Шулай итеп, анда укырга кереп булмады.  
 
- Укырга керә алмагач, авылга кайтып киттеңме?
 
- Тормыш тукталган сыман булды. Кая барып бәрелергә белмәгәч, трамвайга утырып киттем. Аллаһы Тәгалә шулай язгандыр инде: Родина тукталышында трамвай ватылды. Бөтен кеше чыгып бетте, мин калдым. Барыр җирем юк, төнгә кадәр шулай йөрермен дә подъездда төн чыгармын дип уйладым. Урамга һавага дип чыккан идем, безнең авылга кайтып йөрүче ике егет очрады. Укырга керә алмавымны белгәч, мине Родина урамындагы 49нчы училищега чакырдылар. Егет башым белән анда керәсе килмәсә дә, башка чарам юк иде, ияреп киттем. Шулай итеп, мине пешекче белгечлегенә кабул иттеләр. Берничә ел "Акчарлак", "Танго", "Тургай" рестораннарында эшләдем. Ит цехында эшләгәндә, 24 мең акча эшләп, әфлисун төсендәге "Жигули" машинасы алдым.
 
- Эстрадага ничек килдең? Ялгышмасам, сәхнәгә чыгарга сиңа Хәмдүнә апа Тимергалиева ярдәм иткән?
 
- Мин балачактан җырладым, төрле чараларда катнаштым. Эшләгәндә дә – ит турыйммы, салат ясыйммы гел җырлый идем. "Олимпия" ресторанында эшләгәндә, Хәмдүнә апа килде. Танып алып, янына чыктым да исәнләштем. Ул бик җитди генә: "Исәнме, апаем", - диде. Кайнар цехта эшләүче Кадрия апаның дусты булып чыкты ул. Кадрия ападан: “Хәмдүнә апа белән таныштыр әле”, - дип сорадым. Адресын бирде, өенә бардым. "Хәмдүнә апа, төркемеңә ал әле мине", - дидем. "Апаем, әлегә җаем юк, яңа гына кияүдән аерылып кайттым, акчам да юк", - диде. Мин исә соңгы акчама афишалар ясаттым. Янәсе, акчам да бар, җырларга теләгем дә көчле иде.
 
- Хәмдүнә апа белән озак эшләдегезме?
 
- Беренче концертыбыз Арчада Лесхозда булды. "Акъяр", "Сибелә чәчем", "Килә ява" җырларын җырладым. Аннары үземнең җырларны яздыра башладым. Күп җырлар авторы, баянчы Фәрит Хатыйпов белән шагыйрә Гөлсәрвәргә рәхмәт, Фәрит абый миңа бушка 3-4 җыр биреп чыгарды. Хәмдүнә апада биш ел эшләгәннән соң, 2005 елда аның хәер-фатыйхасы белән аерым эшли башладым. "Йөземә кызыллык китерәсе булма", - диде. Хәмдүнә апага рәхмәтем зур, иҗат юлымда ул әйтеп бетергесез мөһим роль уйный. Беренче сольный концертым Камал театрында булды. Ул концертны әле дә искә алып сөйлиләр.
 
- Илһам абый Шакиров та сиңа хәер-фатыйхасын биргән, диләр...
 
- Ресторанда эшләгәндә, төрле мәҗлесләрдә җырлый идем. Бервакыт бер мәҗлестә чыгыш ясаганда, залда Илһам Шакиров та бар иде. "Синдә Аллаһы Тәгаләдән бирелгән, үзеңә генә хас тембрың бар. Сиңа, энем, җырларга кирәк, зерә монда суган турап йөрисең", - дип әйткән иде Илһам абый. 
 
- Тормыш иптәшең Динара белән ничек танышып кавыштыгыз, Илназ?
 
- Динара белән укыган елларда таныштык. Ул - Арча кызы, 49нчы училищеда укыды. Аңа бер егет бәйләнгәндә, мин аны яклап теге егет белән сугыштым. Ул спецназда хезмәт иткән егет булып чыкты. Нәтиҗәдә төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә эләктем. Динара шунда хәлемне белергә килде. Беркайчан да мине кызгануларын яратмадым, аны куган чаклар да булды. Аннары мин авылга кайтып киттем, Динара мине эзләп шунда кайтты. Арчадан Йошкар-Олага күченеп китеп, шунда үсеп, русча гына сөйләшүе сәбәпле, әбинең "маржалар белән торасыбыз бар икән" дигән сүзе миңа җитә калды. "Минем белән яшисең килсә, татар телен өйрән", - дидем Динарага. Татар телен тиз өйрәнде.
 
- Кырыс холыклы әтиең Динараны ничек кабул итте?
 
- Әти төшке ашка өйгә кайткан иде. Минем печән өеп кереп йокыга киткән мәлем. Әни: "Улым, синең яныңа бер кыз кайткан", - дип уятты. Ничек тапкан диген? Әти Динараны табын артына чакырды. Динара тамагы ачып шундый тәмләп итеп ашады. Шунда әти Динараның колагына игътибар иткән, ашаганда колагы селкенгән. Ашап бетергәч, әти белән урамга чыктык. "Элек әби-бабайлар "ашаганда кешенең колагы селкенсә, димәк, ул тормыш өчен тырыш, уңган кеше була" дип әйтә иде. Уйнап йөрмә, өйлән", - диде. Әти аны бик җылы кабул итте. Аннан соң Динараның әти-әнисе янына бардык. Туй булды, туйдан соң Казанга кайттык. 18 яшьтә инде без әти-әни булдык. 
 
- Яшьли өйләнгәнеңә үкенмисеңме?
 
- Юк, үкенмим. Әлбәттә, беркем дә 18 яшендә өйләнергә теләмәс иде. Әмма бүгенге көндә зарланмыйм. Киресенчә, Аллаһка шөкер, 18 яшемдә әти булдым дип сөенәм. Малайларга да яшьтән өйләнергә кушам.
 
- Беренче улыгыз тумыштан зәгыйфь. Аны “кояшлы бала” дип тә йөртәләр...
 
- Улым Алмаз авыру булып тугач, дөньяның асты өскә килде. Сөйләшмәгән кеше калмады, туганнар белән киңәшләштем, алар “үстерә алмыйсыз” диделәр. Динарага: "Баланы калдырыйк, туганнар да шулай киңәш итә", - дидем. "Тормасаң, тормассың, әмма мин баланы калдырмыйм", - диде ул. Баланы өйгә алып кайткач, хатынның әнисе бик булышты, баланы үстереште.
 
- Алмаз – бик сәләтле, тырыш бала. Нинди һөнәрләре бар?
 
- Алмаз турында сөйләсәң, китап язарга була. Безгә аның турында "ул баланы ничек шулай үстерә алдыгыз?" дип еш язалар. "Балагызны алып килеп бер елга калдырыгыз, әмма кызганмагыз", - дим. Ата-анадан тора ул. Махсус мәктәпне, уку йортын "бишле"гә тәмамлады. Күннән аяк киеме тегә. Келәмнәр дә тегә белә. Ашарга пешерә, йөзәргә дә өйрәнде, бокска йөри. Идәнне, савыт-сабаны ялт иттереп юа. Җыр-моңга гашыйк, элеккеге артистларны аеруча ярата. Кроссвордлар чишә, мозайкалар җыя. Дингә тартыла, намаз укый.
 
- Улларыңа әтиең кебек кырыс тәрбия бирәсеңме?
 
- Әйе, кырыс тәрбиялим. Минем балалар эшләп үсте. Хәзерге көндә Алмазга - 24, Салават - 23, Ильяска 18 яшь. Салават Алсу исемле Арча кызына өйләнде. Үз тормышын үзе күрә, безгә килеп зарланып утырганы юк. Аның җиһаз җыю буенча үз эше бар. Ильяс быел А.Алиш исемендәге 20нче гимназиянең 11нче сыйныфын тәмамлый. Бик әйбәт укый. Салават та, Ильяс та кечкенәдән тхэквондо белән шөгыльләнде.
 
- Илназ, синең белән яшәве авырдыр?
 
- Килешәм, минем белән яшәү җиңел түгел. Озак вакытка гастрольгә чыгып киткәндә, Динарага җиңел булмады. Әнә шул чарасызлыктан дин юлына басты инде ул. Мин аңа бик сокланам һәм рәхмәтлемен. Тыштан усал булып күренсәм дә, күңелем нечкә, барысын да йөрәккә якын алам. Нахак сүзне күтәрә алмыйм, дөреслеккә алып барып чыгармыйча тынычланмыйм. Һәр кешегә, һәр гаиләгә иминлек, бәхет телим. Бер-берсенә игътибарлы булып, якыннарның кадерен белеп яшәсеннәр иде.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 15.05.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»