поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.05.2023 Шоу-бизнес

Алия Исрафилова: "Әти-әнинең никахын әтисез генә укытканнар"

Алия Исрафилова сәхнәдә сирәк күренсә дә, аның тормышы чын мәгънәсендә кайный. Ул журналистика дөньясына студентлар әзерли - университетта белем бирә. Әңгәмәбез дә лекцияләр арасында булды.

- Алия, син җырлы гаиләдә тугансың икән. Әти-әниең турында сөйлә әле.
 
- Мин - Казан кызы. Әнием - Тәтеш районы Олы Тархан авылы кызы, әтием - Зәй районы Шыкмай авылыннан. Алар университеттагы "Каз канаты" исемле үзешчән ансамбльдә танышкан. Икесе дә җыр-моңга гашыйк, җыр-биюгә оста. Бу - уникаль ансамбль, алар хәзер дә үзара бик дус. Анда йөргән егетләр-кызларның күбесе зур уңышка ирешеп, дәрәҗәле урыннарда эшли. Алар арасында КФУның милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллин да бар.
 
- Һөнәрләре буенча кем алар?
 
- Әни табиб булырга хыялланган, әмма биология факультетында белем алган. Башта 13нче татар гимназиясендә биология укытучысы булып эшләде. Мин дә, сеңлем дә шул гимназияне тәмамладык. Оныклары тугач, эштән китеп, безнең балаларны тәрбияләде. Алар үскәч, кабат мәктәпкә урнашты. 155нче мәктәптә эшләп алды, хәзер 71нче мәктәптә укыта. Эшен бик ярата, "мәктәп - үзе дөнья", ди. Әти физика һәм математика факультетында укыган, ул - эшмәкәр. Хәзер дә фән белән шөгыльләнә. Әти Казанда МЖК (яшьләр торак комплексы) проектын гамәлгә ашырды. МЖК проектында КАИны да катнаштыру өчен әти Мәскәүгә барып акча алып кайткан. Аның асылы шунда - студентлар йорт төзелешендә катнашып, укуда ирешкән уңышларын исәпкә алып фатирлы була.
 
- Әтиеңә дә шуннан фатир биргәннәрдер инде?
 
- Анысы аерым бер тарих. Әйе, аңа төзелгән йорттан фатир сайлап алу хокукы бирелде. Ләкин бергә эшләгән коллегалары әтигә аяк чалырга теләп каршы чыккан. Әти белән әнинең никах көнендә әтинең эшендә җыелыш булган. Әни әтине авылда никахка көтә, ә әти эштән китә алмый, чөнки фатир алу мәсьәләсе хәл ителә. Телефоннар булмагач, авылга кайта алмавын хәбәр итә алмаган. Нәтиҗәдә никахны әтисез генә укытканнар. Шулай итеп, әти белән әни фатирлы да, никахлы да булган. Әти эшмәкәр булгач, безнең барысы да булды, юклыкта үсмәдек. Бернинди кытлык та кичермәдек. Әти алган фатирда хәзер без яшибез, ә әти-әни үз йортлары белән тора.
 
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 15.05.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»