поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.02.2023 Шоу-бизнес

Гөлназ Асаева: "Без табиблар бирә алмый торган ярдәмне күрсәтергә тиеш"

Гөлназ Асаева һәм Вилдан Шәмсетдинов (Вилли) концертын тамаша кылдым әле. Ике сәгатькә сузылган концертта нинди генә җырлар яңгырамады. “Әниләр һәм бәбиләр” өчен ясалган, диярсең.

Тамашаны Гөлназ башлап җибәрде. Рәттән берничә җыр башкарганнан соң, халыкта төрле фикерләр тудырган хәлгә карата җырчы үз сүзен әйтте. Хәтерлисездер, кайберәүләр артистларга: “Бик авыр вакытлар кичерәбез. Ә сез җырлап йөрисез”, - дип шелтә белдергән иде.
 
- Без бернинди табиблар да бирә алмый торган ярдәмне күрсәтергә тиешбез. Концерттан соң, 3-4 көнгә генә булса да, кәефләрегез күтәрелсә, бездән дә бәхетле кеше булмаячак, - диде ул. 
 
Ярый әле җырлыйбыз. Җырлар белән күңелдә булган бөтен кайгы-хәсрәт, шатлык-куаныч та чыга бит. Һич төшенкелеккә бирелергә ярамый. 
 
Гөлназ үзенең җырларына өстәп, татар халык җырларын башкарды. “Мәк чәчәге”н тамашачылар аңа кушылып җырлап утырды. Баянга “Мәтрүшкәләр” җырын яңгырады. Рәзил Камалов баянын сузып җибәрде, Гөлназ аңа кушылды. Шәп килеп чыкты. Айдар Галимов репертуарыннан “Абага чәчәге” дә ишетелде. Гөлназ аны үз стилендә башкарды. Әзрәк яңа сулыш өстәп җибәрде. Ничек кенә карасак та, Гөлназ белән Вилданның аудиториясендә аерма бар. Гөлназ өлкәнрәк яшьтәгеләрнең күңеленә хуш килсә, Вилли - яңа буынны шатландыра.
 
Вилдан Шәмсетдиновның да үз “биюе” бар икән. Кулларын әллә нәрсә эшләтеп куя тагын. Хәзер күп кенә җырчылар бер үк хәрәкәтне кабатлый бит. Ул аларны башкалардан аерып тора.  Үзенә күрә бер “мода”, “изюминка”. Хәер, Вилли кадәр булдыра алмабыз шул.
 
 Вилдан сәхнәгә чыккач ук, илһам чишмәсен яшермичә атады:
 
- Концертыбыз ике өлештән торачак. Гөлназ җырлары аша үзенең әйтер сүзләрен җиткерер. Минем инде шул бер тема - Гөлназ, - диде ул. 
 
Вилли җырлый башлагач, башта нишләптер Элвин Грей образы туа. Охшаш яклары күп. Хәтта сөйләшкәндә тавышлары да бер-берсенә тартым. Киенү стиле, чәч рәвеше дә охшаган. Бер лейблдан чыкканнары күренеп тора. Ә шулай да Вилданның сөйкемле сөяге бар. Бер җыр дәвамында бите нинди генә хис-кичерешләр күрсәтми. Кашлары баслар астына сикереп куя, авызы колакта. Ул тамашачыга заманча җырлар тәкъдим итте. Көйләренә сүз юк, сүзләренә генә. Куплетларда булган мәгънә кушымтага да күчсен иде. 3-4 сүзне кабатлаудан гыйбарәт кушымталарны кабул итеп булмый, гафу итәрсез. 
 
Гөлназ белән Вилдан дуэт җырлаганда, сәхнәгә кызлары Динә йөгереп чыкты. Әти-әнисе кочагына сыенып, төрле төстәге утларны күзәтте сабый. Тамашачылар биргән татлы бүләкне кулына тотты. Икенчесен сузганнар иде, беренчесен алмашка сузды. Менә, ичмасам, тәрбия бу! Матур гаилә, тормыштагы мөнәсәбәтләре тотрыклы була күрсен. Башка низаглар чыкмас дип ышанып калабыз. 
 
Концертка Вилдан һәм Гөлназның әти-әниләре дә килгән. Гөлназның ике әтисе дә бер үк вакытта сәхнәгә чыгып, кызын котлады: “Гомер тиз үтә, һәр минутның тәмен белеп яшәгез”, - дип хәер-фатиха бирделәр. Ике әти дә бергә кочаклашып, сәхнәдән төшеп китте.
 
Ике сәгатькә сузылган тамаша ялыктырмады. Заллары тулы булды. Бәлки, киләчәктә Гөлназ белән Вилданның аерым концертларын да күрербез. Ә әлегә тәмам.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 27.02.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»