|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.12.2022 Мәдәният
Бар да «Крейсер Аврора»дан башлана...Әти-әниләр еш кына үзләренең чынга ашмаган хыялларын балаларында тормышка ашырырга тырыша. Менә Лилия Зәйнуллинаның әнисе дә кызын кече яшьтән музыка мәктәбенә биргән. Хәер, әни кушканга гына йөрмәгән анда хәзер – Кариев театрының вокал буенча остазы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ә ул вакытта сабый Лилия. Яратып йөргән. Югары чиста тавышлы баланың «Крейсер Аврора»ны җырлавын барлык ата-аналар да, ишеккә өелешеп, кем шундый матур итеп җырлый анда, дип сокланып тыңлый торган булган. Музыка мәктәбендә хор-дирижерлык классын тәмамлаган Лилия Зәйнуллина биюче дә әле! 4 яшендә әнисе биюгә биргән. Иртән – музыка дәресләре, аннары – гомумбелем бирү мәктәбе, ә кич – бию. Җырлый да, бии дә белүенең гомер юлында бик еш кирәге чыга Лилия Зәйнуллинага. «Сорнай» ансамблендә дә һәм бии, һәм җырлый ул. Булачак ире белән дә бию табыштыра! Соңрак, Кариев театрына вокал укытучысы булып эшкә килгәч тә, «Айрыз батыр» спектакленә төп рольгә җырлый-бии белә торган кеше кирәк булгач, режиссер Ренат Әюпов бөтен артист арасыннан аны сайлый! Бу ролен бик яратып искә ала Лилия Зәйнуллина. Ә юбилее уңаеннан узачак «Былбыл бакчасы» концертында нинди спектакльләрдән җырлар яңгырар, театрыбызның кайсы артисты җыр башкарыр – моны 28 нче гыйнвар 18:30 сәгатьтә белербез! Билет алу өчен сылтама: https://tickets.karievteatr.ru
--- |
Иң күп укылган
|