поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.12.2022 Язмыш

«Аңа сокланмый мөмкин түгел иде»: Регина Иванова вафат

Кичә төнгә каршы телефоныма авыр хәбәр килеп төште. Үзенең физик мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, башкаларга ярдәм иткән, йөзләгән баланы куандырган Регина Иванова вафат булган. Йокым качты. Мин аның белән «Татарстан энҗесе» бәйгесендә танышкан идем. Кайда гына очрашма, ерактан балкып исәнләшә, күрмәмешкә салышып китә торган кеше түгел иде.

Күп тә үтмәде, Регина безне парашюттан сикереп шаккатырды. Баскан җирдә ут чыгара торган кыз иде. Аңа сокланмый мөмкин түгел. Кешеләр белән уртак телне тиз таба. Иң мөһиме – ярдәм итәргә генә тора иде. Кечкенә генә Регинага шулкадәр күп яхшылык сыйган иде.
 
Регина –  Казанның «Иман нуры» мәчетендә хәйрия бүлеген җитәкләде. Хәзерге вакытта 250 балага ярдәм күрсәткән булган. Инде әйткәнемчә, тик торырга яратмады. Мәктәпләрдә укучылар белән очрашып, «Игелек дәресләре» дә уздыра иде. Физик мөмкинлеге чикләнгән балалар катнашкан чараларны калдырмады. Әле 4 декабрь көнне генә Кәрим Тинчурин театрында узган «Миһербанлык» спектаклендә һәр балага розалар бүләк итте. Социаль челтәрләрдә ул әле тагын 12 декабрьдә дә бер матур чарага җыенуын язган булган.
 
Регина – Саба районы кызы. Иштуган бистәсендә туган. Мәктәпне тәмамлагач, ике вузда укый. Читтән торып эколог, көндезге бүлектә психолог белемен ала. Укып бетергәч, Казанда хәйрия эшләре белән шөгыльләнә башлый.
 
 
Башкарган изге эшләре санап бетерерлек түгел. Ялгыз калган өлкәннәргә булышу, авыр хәлдәге гаиләләргә ярдәм итү, физик мөмкинлеге чикле гаиләләрне барлап тору – ул башкарган эшләрнең бер өлеше генә. Аны, яратып, «Фея» дияләр иде. Регина киләчәктә үзенең «Фея Регина» дигән хәйрия фондын да ачмакчы булган.
 
– Аяк-кулларым йөри, акылым бар. Нигә әле үземне авыруга санарга? Мин бит бик күп балаларны шатландыра алам, – дигән иде ул.
 
Бүген сабыйлар  да, тылсымчы апаларын сагынып, күз яшьләрен түгә. Икенче әниләренә әйләнгән кешене югалтуларын кабул итә алмый алар. Нишлисең, фани дөнья вакыты бик кыска шул. Регинаны «Иман нуры» мәчетеннән соңгы юлга озаттылар. Ул Шәмәрдән зиратында җирләнәчәк.  Әтисе Рафаил абыйның, барлык якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Урының оҗмах түрләрендә булсын, олы йөрәкле кыз!
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.12.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»