|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.07.2022 Могҗиза
“Аны кешегә сөйләргә ярамый иде”Апа мине 1986 елның декабрендә Әлмәт шәһәрендәге бер әбигә алып барды. Аңа берничә бардык. Җиде төрле ризык алып барып, өшкереп бирде. Мин аларны ашадым. Беренче көндә үкме, икенче көндәме, әйтә алмыйм. Көне буе өйдә берүзем булдым. Ирем эштә иде, бүтәннәр кайда булгандыр, белмим. Көзгегә барып карыйм: йөз нормаль, күзләр бөтен кешенеке төсле. Барам да карыйм, барам да карыйм — алты ай буе интектергән күзләр бер дә чирләмәгән төсле!
Кич ирем эштән кайткач, аңа туры карадым. Ул да, сөенеп, күзләрдән үпте. Өшкергән әйбернең шундый файдасы булуы турында ишеткәнем дә юк иде.
Иртәнгә — күзләр чытырдап йомылган (күз кабагы төшкән генә түгел, минем андый апаны күргәнем бар, ул күз кабагын лейкопластырь белән өскә ябыштырып йөри иде). Күз кабагын күтәрергә теләсәм, ул тартыша, ачтырмый. Тырыша торгач, йә суелып, йә сөялләнеп бетә иде.
Тагын бардык әбигә. Хәлне сөйләп бирдем. Әбием: “И-и, аны бит өй эчендәге кешегә дә сөйләргә ярамый иде!” –диде. Мин белми идем. Яңадан күпме өшкерсә дә, күпме ашасам да, файда булмады. Иремә сөйләгәннән булдымы, әллә көзгегә карап, үземнең артык куануым ярамадымы — табышмак. Бер генә җавап: тәкъдирем шундый булган, димәк. Тышкы кыяфәт бер нәрсә, эчеңдә ни барын, бер Аллаһтан башка, һичкем белә дә, күрә дә алмый. Минем инде, үземчә, төрле юллар белән терелү ысулларын эзләвем, риза булып кына ятмавым турында сөйлисем килгән иде. Әмма тормыш син дигәнчә генә бармый...
Фото: пиксабай
Мәсгудә ШИРИАЗДАНОВА, Саман |
Иң күп укылган
|