поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ирләр белән бәхәсләшү мәгънәсез, чөнки алар беркайчан да хаклы булмый.

Бүген кемнәр туган
  • 11 Август
  • Илсур Сафин - җырчы
  • Зөлфәт Хәким - язучы, автор-башкаручы
  • Равил Харисов (1948-2020) - җырчы
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
Архив
 
23.05.2022 Мәдәният

«Микрофонсыз концерт»: эстрада өчен тансык тамаша

Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Р.Ваһапов фонды оештырган “Микрофонсыз концерт” узды. Оештыручылар бу проектны татар эстрадасының яңа тарихында беренче тапкыр оештырыла дип игълан иткән иде. Мондый “зур” сүзләрдән соң концертка бармый мөмкинме соң?

Концертта артистлар аранжировкасыз һәм микрофонсыз чыгыш ясады. Кайберләре баянга, икенчеләре рояльгә, өченчеләре “Яңа музыка” оркестрына кушылып җырлады. Кыскасы, гадәти концертта булган, инде колаклар шактый ияләнгән көчле музыка булмады анда. Колаклар чын-чынлап ял итте. Концертта алып баручыларның булмавы да ошады. Булды ул, ләкин тамашачы аның йөзен күрмәде. Ул барлык катнашучыларны сәхнә артында гына игълан итте. Монысы да концертка үзенә күрә бер тыйнаклык өстәде. Ә концерт үзе тәнәфессез, сәгать ярым дәвам итте.

Концерт барышында экраннан әлеге проектның идея авторы һәм продюсеры Рифат Фәттаховның видеоязмасын күрсәттеләр. “Рәшит Ваһапов фестиваленең алыштыргысыз төп принцибы бар. Ул да булса – профессиональ җыр сәнгатен, чын вокалны күтәрү һәм пропагандалау. Әлбәттә, микрофон белән техника үз эшен эшли, сүз дә юк. Аларның да үз роле бар. Әмма табигыйлык, ихласлылык - эстрада сәхнәсе өчен бик тансык күренеш. Микрофон аша башкарганда, ул табигыйлык та, хәтта ихласлылык та югала. Әлеге проектның максаты – татар җырын, татар моңын үзенең табигый халәтендә халыкка җиткерү”, - диде Рифат Фәттахов.

Концертның музыкаль җитәкчесе һәм режиссеры – ТР Дәүләт Камера хоры җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Миләүшә Таминдарова. “Мин бу проектка бик сөендем, чөнки, ниһаять, башкаручыларның тавышын бернинди бизәкләрсез ишетә алачакбыз. Микрофонга ничек кенә җырласаң да, сине ишетәчәкләр. Аның белән җырлар өчен әллә ни көч сарыф итәргә кирәкми. Ә син микрофонсыз җырлап кара! Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Рәшит Ваһаповларга микрофон бөтенләй кирәк булмаган. Эш кычкырып җырлауда түгел, ә җырлауның аһәңендә. Җырчы татар орфоэпиясе, фонетикасы, дикциясенең бөтен нечкәлекләрен белергә тиеш”, - ди Миләүшә ханым.

«Микрофонсыз концерт»: эстрада өчен тансык тамаша, изображение №2
Проектның режиссеры Миләүшә Таминдарова булуы сизелә, чөнки аның җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры – сәхнәгә иң еш чыккан артистлар булды. Алар аерым да, артистларга кушылып та чыгыш ясады. Теге яки бу җырчыны аерып әйтергә теләмим, вокал ягыннан барысы да оста, талантлы алар. Аларның микрофонсыз җырлый алуында бер шигем дә юк иде. Шулай да Муса Маликов белән Базарбай Бикчәнтәев дуэты кызыклы тоелды. Алар “Керим әле урманнарга” җырын башкарды.

Концертта шулай ук Илһам Вәлиев, Рәнис Габбазов, Алинә Шәрипҗанова, Эльза һәм Артур Исламовлар, Илүсә Хуҗина, Алмас Хөсәенов, Рөстәм Насыйбуллин, Руслан Сәйфетдинов һәм “Премьер” төркеме, Татьяна Ефремова катнашты. “Микрофонсыз концерт”та тамашачыларны да җырлаттылар. Әмма зал гына, әллә сәхнәдә профессиональ артистлар басып торганганмы, әллә барыбыз да ияләнгән филармония залы булмагангамы, әллә концертта яңгыраган аһәңле җырлардан таң калып, иркенләп җырларга оялды, ишетелер ишетелмәс кенә кушылды.

Бу концерттан соң, социаль челтәрдә күземә чалынган бер фикер искә төште: “Бу артистларның микрофонсыз җырлый алуына ышанам, халык агылып йөри торган популяр артистларны шулай җырлатырга иде”.

Эльвира Шакирова

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы