|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.04.2022 Җәмгыять
Татарстанда 19 градуска кадәр җылытаЯвымлы, суык һава чигенә. Ял көннәрендә Татарстанда җылы һава урнашачак: һава температурасы +17 градуска кадәр күтәреләчәк. Явым-төшем көтелми. Шимбә – 23 апрельдә көндез +10…+15 градус булса, төнлә термометрның терекөмеш баганасы 0…–5 градус күрсәтәчәк. Якшәмбедә көндез +12…+17 градус, төнлә –3…+2 градус. Татарстан Гидрометеоүзәгенең башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында урыны белән аз гына яңгыр булырга мөмкин. Дүшәмбе – 25 апрельдә көндез +10…+15 градуска кадәр җылыта, төнлә дә җылы: +2…+7 градус. Сишәмбе – 26 апрельдә көндез +14…+19 градус.
КФУ метеорология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев әйтүенчә, апрельнең беренче унҗиде көнендә Казанда явым-төшем ике айлык норманы «тутырган». Метеокүзәтүләр тарихында моңарчы андый хәлнең күзәтелгәне булмаган.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|