поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.04.2022 Җәмгыять

"Мөмкинлекләрем чик­ләнмәгән, барысын да булдырам"

29 -30 апрель көннәрендә Казан дәүләт мәдәният институты бинасында мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалидлыклары булган балалар арасында Бөтенроссия талантлар конкурсы узачак."Мин булдырам! Чикләнмәгән иҗат" дип аталучы әлеге конкурска гаризалар кабул итү 20 апрельгә кадәр барачак.

Конкурс алты номинациядә уза. Сынлы сәнгать, декоратив-гамәли сәнгать, хореография, музыкаль иҗат, театраль иҗат һәм сәнгатьле уку, инклюзив педагогика. Исеменнән үк күренгәнчә, монысы педагоглар өчен.
 
Әлегә Хакасия, Татарстан, Чувашия, Марий Эл республикаларыннан, Волгоград , Кемерово, Архангельск, Мурманск өлкәләреннән, Ставрополь һәм Пермьнан, Нижневартовск , Чебоксар, Ульяновск, Астрахань шәһәрләреннән барлыгы 41 төбәктән 700 катнашучыдан 300ләп гариза килгән. Коллективлар да бар. Конкурста мөкинлекләре чикләнгән 11-20 яшьлек балалар һәм инвалид балалар белән эшләүче педагоглар катнаша ала.
 
Бәйге өч этапта уза. Беренчесе читтән торып. Катнашучылар гариза һәм үз эшләрен тәкъдим итәләр. 2нче этап Казанда мәдәният институтында. Ә өченчесе 30 апрель көнне барлык номнацияләр буенча да җиңүчеләрне бүләкли торган гала-концерт була.
Башкалабызда мондый конкурс инде өченче тапкыр 2020елдан башлап уздырылганын белгәч, анда катнашучы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен сөенеп куйдык. Язмыш тарафыннан шактый кыерсытылган бу балаларга үзләрен күрсәтергә, талантлары белән сокландырырга җай тудырылган бит.
 
Хәер, башкача була да алмыйдыр. Бу заман таләбе. Ни кызганыч, мөмкинлекләре чикләнгән балалар саны төрле сәбәпләр аркасында елдан-ел арта һәм бүген илебездә 18 яшькә кадәр 730 мең 472 бала шундый хәлдә. Һәм аларның мөмкинлекләре чынлап та чикләнгән. Андый балаларның бары тик 9%ы гына хыялларын тормышка ашыра, югары белем ала. Әлеге конкурсның төп максаты да мөмкинлекләре чикләнгән балаларның иҗатын үстерү өчен уңай шартлар тудыру, аларда үз көчләренә ышанычны арттыру, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү. Бу хакта журналистларга әлеге конкурсны оештыру идеясе инициаторы булган Казан дәүләт мәдәният институты ректоры, фәннәр докторы, профессор Роза Әхмәдиева, Абилимпикс проекты координаторы Анна Сидоренко, Казан шәһәренең мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән эшләү республика вузара үзәге директоры Елина Мелина тәфсилләп сөйләде. Быелгы конкурста 700ләп бала катнашачак. Димәк, җиңүчеләр саны да күп булачак.
 
Ә бит шактый еллар без бу зур проблемага күз йомып килдек. Ул бары тик мондый баласы булган әти-әни, әби-бабайларның гына җан ярасы булды. Шөкер,соңгы елларда андыйларга игътибар артты. "Мөмкинлекле мохит" программасы нигезендә алар хәзер тулы канлы тормыш белән яши башлады. Әле үзләре генә шатланып калмыйча, башкаларны да иҗатлары, осталыклары белән куандыралар. Республикабыз башкаласында үткәрелә торган Бөтенроссия конкурсы да моның матур үрнәге. Ә инде аның нәкъ бездә, татар илендә уздырылуы халкыбызның игелеге, шәфкате турында бөтен илгә сөйли.
Фото: пиксабай
 

Йолдыз ШӘРАПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 20.04.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»