поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
12.04.2022 Җәмгыять

Кая таба тәгәрибез?

Без, сугыш чоры балалары, ачлык-ялангачлык, фәкыйрьлек, юклык күреп, иң авыр заманда, бар авырлыкларны, кыенлыкларны күреп үстек. Барга канәгать булдык, булмаса - түздек. Чөнки барыбыз да бер хокукта, бер карашта, бер дәрәҗәдә идек. Хәзерге заман белән чагыштырып карыйк. Әлхәмдүлилләһи!

Өс-башыбызга кияргә, ашарга ни телисең - барысы да бар. Пенсияне өйгә үк китереп бирәләр. Урман кисәсе юк - газ яна, керосин эзлисе юк - бер басу белән ут кабына. Хәтта кер юасы, идән себерәсе дә юк - барысын да автомат машиналар эшли. Әмма без барыбер канәгать түгел, һаман нәрсәдер җитми. Чөнки тормышка карашыбыз үзгәрде, йөрәкләребез каралды, эчке халәтебез сәламәтлегебезгә зыян китереп тора, шуңа авырулар да күбәйде. Кемнең акылы, йөрәге сәламәт - тәнендәге бөтен әгъзалары, калебе чис¬та була. Дөньясы да, халкы да хәзер акчага ябышкан. Аны Аллаһы урынына күрәләр. Йөрәк каралыгы, комсызлык, нәфес, саранлык... Көнләшеп, үпкәләп, яхшылыкны танымыйча, гел явызлыкта үчләнеп яшәсәк, әлбәттә, сәламәт була алмыйбыз. 

Үткәннәргә әйләнеп караган саен бер-беребезне аңлау, күңел җылысы җитми кебек. Кырысланып китеп, хис-той¬гы¬сыз кешеләргә әйләнеп, йө¬рәкләребезне йозакка бик¬ләп, Аллаһы Тәгаләдән ерагая барабыз түгелме соң? 

Әйе, көндәлек яшәү кагый¬дәләребез онытылып бара, уйларыбыз авырая, чырайларыбыз караңгылана, туганлык җепләре юк-бар сәбәпләр аркасында өзелә, күршегә кереп йөрүләр, капка төбендә сөйләшеп утырулар бетте, капкалар биктә. Барыбыз да шул бикле капкалар артындагы тормышта кайныйбыз. Бер-беребезнең хәлен телевизор, телефон, интернет аша гына белешәбез, дөнья яңалыклары белән кызыксынабыз да кебек, ләкин кешелеклелегебезне югалтабыз, түбән тәгәрибез, ялкаулык җиңә. 
 
Яшьләрнең генә түгел, олы¬ларның да игътибарсызлыгы, ваемсызлыгы чагыла хәзерге тормышта. Без үскәндәге балачак хатирәләре олыгайган саен якыная, ешрак искә төшә, сагындыра, уйлата, үткән тормышка кире кайтара. Менә шул чагында бер мәл яшәреп аласың. Бүгенге көн яшьләре белән чагыштырсаң, безнең ачлык, юклык вакытындагы яшьлек, әлбәттә, кызыг¬рак иде. Үзебезчә, татарча сөйләшеп, инештә чыр-чу килеп су керүләр, әрәмәдәге җиләк-җимешләр, балтырганнар, юалар, бөрлегәннәр, шомырт-баланнар, табигатьнең байлыгы безне туендырды, чыныктырып үстерде, яшәүгә көч бирде. «Хәзер безне танымыйлар да», - дип, ул җимешләр дә күбесе юкка чыкты. Әйе, хәзер кибеттә барысы да бар - акчаң гына булсын. Акча заманы шул... Акча бетсә, киләчәктә нәрсә көтәр инде безне? Элеккеге заманага әйләнеп кайтмабызмы икән?
Иң кадерле сыйфат - кешелеклелек. Әби-бабаларыбыз кебек, булганга шөкер итеп, Аллаһы биргәнгә риза булып, кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшик! Рамазан аенда Аллаһы Тәгаләгә якынаеп, исәнлектә яшик! 
Фото: пиксабай

Саимә МОРЗАХАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 12.04.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы