поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.10.2021 Фаҗига

Ул фаҗига бөтен Татарстанны тетрәтте, беркемне дә битараф калдырмады

Ун елга якын вакыт үтсә дә, йөрәкләр әле дә сыкрый... Балык Бистәсе районы Олы Елга авылына килен булып төшкән Күгәрчен авылы кызы Гүзәлия район үзәгендә эшли торган була. Ә бер көнне ул өенә кайтмый, эзсез югала. Соңрак аның вәхшиләрчә үтерелгән гәүдәсен табып алалар...

Бер кешенең җинаяте аркасында күпме сындырылган язмышлар, түгелгән күз яшьләре, төзәлмәслек тирән яралар... Гүзәлия ханымның ире Ринат Мөхәмәтгалиевның да шушы фаҗига аркасында тормышы икегә бүленә. Шушы олы кайгыдан соң торып басарга кызлары Дилбәрнең булуы гына ярдәм итә аңа. Ялгыз әти бар көчен кызын тәрбияләүгә, кеше итүгә, аны тормыш җилләреннән ышыклауга багышлый. Бүлдермичә дә тыңладык үзен...
 
– Үзем күпбалалы гаиләдә үстем. Дүрт малайлы, дүрт кызлы гаиләдә төпчек бала булып туганмын. Без кечкенә чакта авыллардан балаларны ятимнәр йортына җыеп йөриләр иде. Ишле гаилә булгач, бер-икесен биреп җибәрмисезме дип, әнидән дә сорап килә торган булганнар. “Барысы да газиз, артыгы юк. Берсен дә бирмим!” – дип җавап кайтарган ул. Үзем тулы, зур гаиләдә үскәч, кызыбыз Дилбәрне бик кызганам. Әнисеннән аерылып калганда, аңа нибары өч яшь кенә иде бит. Ана назының иң кирәк чагы!..
 
Ул көнне кызыбызны әнисе белән бергә балалар бакчасына илттек. Хатыным шуннан эшкә китте. Соңгы күрешүебез булыр дип кем уйлаган?! Гүзәлиям кебек кеше бу дөньяда башка юк! Юксынуым, яратуым, хәсрәтем көннән-көн тирәнәя генә бара.
 
Армиядән кайткач әнием үлде. Озак еллар шикәр авыруы белән көрәште. Шуннан соң әти белән ун ел яшәп калдык. Аны яман шеш авыруы якты дөньядан алып китте. Абыйлар белән шабашкага йөрдек. Берсендә безне район үзәгенә эшкә чакырдылар. Шул вакытта Гүзәлияне күрдем һәм шундук гашыйк булдым. Ай ярымнан соң гына эзләп таптым аны. Алты ай очрашып йөргәч, тәкъдим ясадым. Ул чакта әйткән сүзләре әле дә онытылмый: “Без өйләнешсәк тә озак тора алмыйбыз бит”, – диде. Ник алай әйткән? Күрәчәген сизенгәнме? Бу сорауга җавапны хатыным үзе белән алып китте. Без биш ел да бер ай ярым гына бергә яшәп калдык.
 
Гүзәлия бик әйбәт, акыллы, бар яктан да уңган иде. Бөтен кеше дә яратты аны, туганнар да, әти дә үз итте. “Күз тигәндер”, – дип әйтәләр. Әнисен югалткач, балалар бакчасына илткәндә, кызым миңа: “Мине әни алып кайтсын!” – дип әйтеп кереп китә иде. Кибетләргә кергәндә, хатын-кызларның итәгенә ябышып елый иде балакаем. Үзем дә нишләргә белмичә, кешеләрдән кыенсынып, янып-пешеп беткәнем хәтердә. Шул вакытларда кызымны кызганып күпме өзгәләндем! Аннары хатыным елмаеп төшкә керде: “Әни алып кайт инде кызыбызга”, – дип. Каты авырый башлаган чагымда, тагын бер тапкыр күрдем аны. Имеш, ниндидер караңгы хастаханәгә кергәнмен. Шунда Гүзәлия мине киендереп, монда керергә ярамый сиңа дип, чыгарып җибәрде.  
 
Өйләнергә исәбем булмады. Таныш-белешләр генә гел кыстап торды. Гүзәлияне беркем дә алыштыра алмас. Аннары чит кешегә минем балам кирәк түгел шул.
 
Тормышымның бар мәгънәсе – кызым. Кайгыдан егылмаска да ул булышты. Хәзер төп бурычымның берсе – аны укыту. Өйләнү турында уйларга вакытым юк. Ул алтынчы сыйныфта белем ала, унөченче яше белән бара. Артист яки полиция булам дип йөри. Җырга сәләте бар.
 
Без Гүзәлия белән талашмыйча бик матур яшәдек. Аны Ходайдан сорап алган кешем дип йөртә идем. Икебез дә спиртлы эчемлекләрдән ерак тордык. Өй салырга җыенып, төзү материалларын туплый башлаган чагым иде, кредитка машина алдык. Хатыным көмәнле иде, икенче сабыебызны күрергә насыйп булмады.
Кайгыдан үзем дә авырый башладым. Әби-бабай, ягъни хатынымның әти-әнисе, туганнары белән аралашып торабыз. Авырганчы, әби-бабай янына барып, аларга булышып йөрдем. Хәзер инде саулыгым чамалы булу аркасында, телефоннан гына хәл белешеп торабыз.
 
Балаларын ташлап киткән кешеләргә шаккатам. Ничек алай эшләп була икән ул? Кызым булмаса, яши алмас идем. Ул булганга гына гомер итәм, кызым өчен генә тырышам.
 
17 октябрь – Россиядә Әтиләр көне. Әтиләребезнең кадерен белик!
Фото: https://pixabay.com/ru/
 

Дания НӘГЫЙМ
Шәһри Казан
№ --- | 16.10.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»