• 10.11 «1+1» Ирле-Хатынлы Солянка. Филармония. 18:30
  • 21.11 "Яңа татар жыры". Гала-концерт "Пирамида".17.00
  • 19.12 Татар җыры. “Казан Экспо” күргәзмәләр комплексы, Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы. 17:00
Туган көннәр
  • 20 Октябрь Мостай Кәрим (1919-2005)
  • 20 Октябрь Александр Сладковский
  • 20 Октябрь Ленар Фәйзетдинов
  • 20 Октябрь Георгий Ибушев
  • 20 Октябрь Әсгать Сәфәров
  • 20 Октябрь Нәбирә Гыйматдинова
  • 20 Октябрь Алсу Каюмова
  • 20 Октябрь Вахит Юныс (1930-2006)
  • 21 Октябрь Раил Шәмсуаров
  • 21 Октябрь Илдус Зиннуров
  • Апас районы Каратун станциясендә кулай бәядән генә бер бүлмәле фатир сатыла . Якында гына кибетләр, балалар бакчасы , мәктәп урнашкан . Телефон 89673645355
  • Дипломированный специалист. Делаю Взрослый и детский массаж. (так же делаю массаж особенным детям) не дорого с выездом на дом. Кому интересно пишите в ватсап.89063313174 (Гульфина) мой инстаграм _massage_kazan._
  • Казаннын Дружинная 4 адресы буенча урнашкан 2 булмэле квартиранын (1 булмэсендэ 2 кыз яши) 2 нче булмэсенэ тэртипле, начар гадэтлэре булмаган, вакытында тулэп бара ала торган татар кызы эзлибез. Квартирада яхшы ремонт, барлык унайлыклар, техника да бар. Ерак тугел ТЦ Тандем, Пятерочка, Магнит итп, метро Козья слобода. Заселение ноябрьдэн. Фотоларны в лс жибэрэбез. 89503177076
  • дворник,уборщица кирэк,центр 89872053927
  • Мастер на час хезмэте курсэтэбез!!! Плотник,электрик,сантехник,сварчик,бакча да утын кису,бакча тирэсе тотабыз, казу эшлэрен башкарабыз 89393318928 пенсионерларга ташлама каралган!!!
  • Бала кровате сатам, яхшы хэлдэ. Кирэк булса матрацы да бар. Казан. 1500 сум. 89027159146
  • Квартира статуслы 2 булмэле гостинка сатам,Казан,А.Кутуй тукталышы 89867130203
  • Бер булмэле фатир арендага,Дубравная м.ст.янында89393746053.
  • Казан. Урман чиклэвеге сатып алам, тел. 89172956589
  • Урман чиклэвеге сатучылар булса 89172956589 тел. шалтыратыгыз

 
 

 
Архив
 

               

24.09.2020 Шоу-бизнес

Эльвира Розали: «Читлектәге кош ул – мин инде»

Эльвира Розалины югалткан идегезме? Зур концертларда күренмәгәч, без дә юксынган идек үзенчәлекле тембрлы җырчыбызны. Баксаң, инде 15 ел «Адымнар» мәктәбе каршындагы 11 нче музыка мәктәбенең вокал студиясендә балалар белән шөгыльләнә икән. Ә моннан ике ел элек татар филармониясендә «Сандугач» мюзиклы белән шаккатырды.

Җырчы һәм педагог татар эстрадасына нинди бәя бирә? Сәхнәдән китүенең сәбәпләре нинди? Быел нинди хыялын тормышка ашырган? Без әнә шул хакта әңгәмә кордык.
 
– Эльвира, без сезне югалттык, сәхнәдә күптән күренмисез. Юкса кабатланас тавышыгыз, үзенчәлекле башкару манеры, үз репертуарыгыз, образыгыз бар иде.
 
– Мин, чыннан да, артистлар белән дә, сольный проектларда да чыгыш ясамыйм. Чөнки 15 ел инде яшь башкаручылар өчен эстрада студиясендә эшлим. Гомумән, балалар белән эшләргә кызыга идем. Алар гади, ихлас, көтелмәгән яктан ачылырга мөмкин. Үзем дә сәхнәдә шундый булырга тырыштым. Дөрес, балалар белән эшләүне, талантларга ачылырга ярдәм итүне, ә кайчак, бу синең юлың түгел дип туктатуны мин пенсия яшенә планлаштырган идем. Ләкин нишлисең бит, заманалар без уйламаганча үзгәрде дә куйды. Башта җырларга, костюмнарга гына чыгым тота, телевидение, радиода бушлай языла идек. 2000 елдан «шоу-бизнес» дигән төшенчә барлыкка килде һәм коммерция мөнәсәбәтләре керде. Бездә генә түгел, бөтен Россия эстрадасында да шундый үзгәрешләр башланды. Клиплар популярлашты, ә аларны бушка эшләтеп булмый, радио һәм телевидениедә түләүле ротация кертелде. Мин бу хәлләргә матди яктан әзер түгел идем. Кемгәдер туган яклары, ягъни районнары булышты, кемдер хөкүмәттән ярдәм тапты. Мин – шәһәр кызы, миңа ярдәм итәр җир юк, аннан килеп сорый да белмим. Ә менә эшли беләм. 15 ел балалар белән эшләү дәверендә бик яхшы нәтиҗәләргә ирештек. Ләкин бу – иҗатка салырлык керем китерә торган хезмәт түгел. Шулай итеп балалар белән вакытыннан алдарак шөгыльләнә башладым. Әлбәттә, популярлык казангач, үз тамашачыңны туплагач, репертуарыңны булдыргач кына экраннардан юкка чыгу артист өчен бик авыр. Шулай да кәефне төшермәскә тырыштым, яңа җырларымның язмаларын ТНВга тапшыра килдем. Ләкин мине Яңа ел программаларына 3 елга бер мәртәбә генә кертәләр һәм башка бервакытта яңгыратмыйлар иде. Үземнең иҗатымнан шикләнә башладым, ярар, иң яхшылар чыгыш ясасын дидем. Тик шул ук Яңа ел тапшыруын карагач, кәеф кырыла иде. Кайбер җырлаучыларның мәсәлән, гомумән җырчы атын күтәрергә хакы юк! Шулкадәрле түбән башкару дәрәҗәсе белән сәхнәгә чыгу – мин моны ничек атарга да белмим. Менә шуңа күрә экранга чыгарга сайлап алучылар тамашачы алдында гына түгел, үз намусы алдында да җаваплы дип саныйм. Талантларны, иҗади язмышларны хәл итәргә хаклары бармы икән аларның? Үз вакытында мин республикага бик күп җиңүләр яуладым. Болар – Алматыда үткән «Голос Азии» халыкара бәйгесе, «Песня России» (Мәскәү), «Агыйдел» (Уфа) бөтенроссия бәйгеләре. Алар үзәк каналлардан күрсәтелде. Аннан мин экраннан төшеп калдым. Дөресе шул: син экранда юк икәнсең, җырчы буларак та онытыласың.
 
– Сәхнәне сагынасыз, ахры…
 
– Бер караганда, мин – һәр көнне сәхнәдә. Безнең репетицияләр актлар залында үтә һәм минем эш сәгатем 7 сәгать, кайвакыт аннан да күбрәккә сузыла. Ягъни соңгы 10 елда мин вокал ягыннан бик яхшы формада, чөнки һәр көнне җырлыйм, җырны тамашачыга ничек җиткерергә икәнлекне күрсәтәм, микрофон белән эш итәргә өйрәтәм. Дөрес, тамашачымны сагынам, мине онытмаучыларның да сагынуларын беләм. Күп еллар рәттән Казанның Җиңү паркында балалар белән сугыш еллары җырларын башкарабыз. Аннары татар эстрадасы үрнәкләренә күчәбез. Тамашачының шулкадәр җибәрәсе килми, килеп-килеп, кая югалдыгыз, дип сорыйлар. Моннан ике ел элек 50 яшьлегемә татар филармониясендә концерт оештырган идем. Ике сәгатьлек чарага үземнең иң яхшы җырларымны, укучылар белән чыгышларымны керттем. Режиссерлык белемем дә булгач, сценарий нигезенә «Сандугач» татар халык әкиятен алып, мюзикл жанрында иҗат иттек. Сюжетның фикере: кош – читлектә! Нәкъ минем турында инде. Тәҗрибә дә, популярлык та, тавыш та, тембр да бар, ләкин мин – «читлек»тә. Зал шыгрым тулы иде. Концертны «Мәйдан» каналы төшерде һәм 5-6 тапкыр кабатлап күрсәтте.
 
– Розали булып китүегезне хәзер дә аңламаучылар бар. Серен ачыгыз әле.
 
– Әниемнең Розалия исемле булуын беркайчан да яшермәдем, ул – минем таянычым да, горурлыгым да. Гомер буе фабрикада эшләде, тавышы искиткеч иде. Кечкенә чагында фабрикада узган бәйрәмнәрдә ул да, мин дә җырлый идек. Мин бик иртә кияүгә чыктым, ә бер елдан улым тугач, әни, бала карарга дип, эшеннән чыкты. Минем кыз фамилиям Нурмөхәммәтова, ә ул чакта бик популяр Зиннур Нурмөхәммәтов бар иде. Кияүгә чыккач, Шәвәлиева фамилиясен алдым. «Сәхнәгә нинди фамилия белән чыгарга?» дигән сорау килеп тугач, композитор Рәшит Абдуллин, син үзең дә чәчкәгә охшаган дип, чәчәкле фамилия тәкъдим итте. Шулай итеп әнинең исеме минем сәхнә тәхәллүсенә әйләнде. Уйлап карасаң, бер дә гадел түгел бит: исемне әти-әни куша, фамилия әтинеке, отчество әтинеке, ә сине тудырган әнидән берни дә алынмый. Мин барысына да ярадым. Сәхнәдә – Эльвира Розали, педагог буларак Шәвәлиева Эльвира Хәбибрахман кызы.
 
– Педагог буларак татар эстрадасына нинди бәя бирәсез? Җырчыларның тавышларын бер—берсеннән аерып булмый дисәм, килешәсезме? Хәер, йөз—кыяфәтләре дә бер төрлерәккә әйләнеп баралар. Бу нилектән шулай?
 
– Педагог буларак һәр укучының табигый тавыш тембрын сакларга тырышам. Соңгы елларда эстрада бәйгеләрендә жюри буларак катнашам һәм, чыннан да, кайбер педагогның балалары техник яктан бар да бик яхшы җырлый, ә күзләреңне йомып тыңласаң, һаман бер үк вокалист чыгыш ясый кебек тоела. Без ирем белән бергәләп эшлибез. Ул – музыкант һәм тавыш режиссеры. Аның бурычы – репертуар булдыруда ярдәм итү һәм җырлаганда фальшка юл куймау. Минем бурыч – табигать биргән сәләтне саклау һәм актерлык осталыгын, тавышны үстерү. Эстрадада яхшы тавышлар күп, татар – җырга, моңга сәләтле халык, шөкер. Ләкин бу – бөтен кеше дә халык алдында җырлый ала дигән сүз түгел. Эстрада – кызыклы һәм катлаулы жанр. Һәр чыгышы, нәрсә җырлавы һәм ничек җырлавы өчен башкаручы җаваплылык тоярга тиеш. Балаларга да шуны аңлатам.
 
– Артистлар социаль челтәрләргә ничек яшәүләре, ничек йоклаулары турында постлар урнаштыралар. Онлайн тормышның чиге бармы? Анда нәрсә ярый, нәрсә ярамый? Үзегез интернетны ни дәрәҗәдә кулланасыз?
 
– Инстаграмда мин бар, мин дә тормышымның кайбер сәхифәләре белән таныштырып барам. Кайчак айлар буе дәшмим, кайчак аена унар пост урнаштырам. Шул ук вакытта һәр төчкереген Инстаграмга урнаштырган артистка карата бернинди начар уем юк. Аңа игътибар һәм реклама җитмидер инде. Бәлки, аның ачылып сөйләшәсе киләдер, бәлки, күңеле белән ул ялгыздыр. Мин исә үзем өчен әһәмиятле саналган мизгелләр белән генә бүлешәм. Ул миңа, вакыт узгач, актарып карап искә төшерер өчен тормыш көндәлеге булып хезмәт итә.
 
– Артист нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
 
– Артист доктор кебек үк кешелекле булырга тиеш. Ул халыкны көлдерә дә, елата да ала. Бәлки тыйнак яңгырамас, ләкин мин шулай эшли ала идем. Хәзер 20 ел элеккегә караганда яхшырак җырлыйм кебек. Гомумән, үземә килгән һәр сабакка рәхмәтле һәм тормышымнан канәгать мин.
 
– Артист тормышына корбанчылык хас диләр. Кемдер сәхнә хакына гаилә бәхетен корбан иткән, кемдер башка югалтуларга барган.
 
– Әйе, артист һөнәрендә корбанчылык бар. Ул төрле кешенең төрлечә була. Әмма мин, нәрсә генә вәгъдә итсәләр дә, шәхси бәхетемне корбан итмәс идем. Мәсәлән, туксанынчы елларда Мәскәүнең «Союз» студиясе раскрутка вәгъдә иткән иде. Россия йолдызлары дискларын анда гына чыгарды. Мин балага узган идем һәм аннан баш тартуны күз алдына да китермәдем. Ирем шул вакытта: «Әйдә, татар эстрадасын күтәрик», – диде. Матур гына эшләп киттек. Бер дә корбансыз булмады инде, популярлык үрендә икенче бала табуны кичектердем. Нәтиҗәдә бердәнбер бала белән калдым. Ул вакытта көненә 2-3 концерт куя идек.
 
– Пандемия бер генә һөнәрдә тукталып калмаска кирәклеген күрсәтте. Бигрәк тә җырчылар авыр хәлдә калды. Сезнең «запас» һөнәрләрегез бармы?
 
– Дистанцион укуга күчкәч, без балалар белән онлайн шөгыльләнә башладык. Аның нәтиҗәсе булды, укучыларның тавышы ныгыды, яңа җырлар өйрәндек. Алар биредән тулы вокаль белем алып чыгып китә. Укучыларым җырлый, әмма киләчәген техник вузлар, мәсәлән, КАИ, КХТИ белән бәйли. Театр училищесына керүчеләр, КФУны сайлаучылар да бар. Берничә белем алулары яхшы. Артистка бигрәк тә өстәмә белемле булу кирәк. Сәхнә гомере бик кыска ул. Үземә килгәндә, мин әйбәт кенә тегәм. Җылы киемнәр, курткага хәтле тегеп бирә алам. Шуңа күрә үзгәртеп кору елларында да гаиләбез белән бик матур итеп, модалы киенә идек. Моннан тыш педагог, режиссер белемнәрем бар. Зур бәйрәмнәр оештыра алам. Бу җәйдә хыялымны тормышка ашырдым: дүрт картина иҗат иттем. Иртә яздан көзгә чаклы бакчада яшибез, бакчачылыкта да уңышларым бар. Ходай көчле холык биргән, нинди очракта да югалып калмабыз.

Блиц—сораулар

– Нәрсә ул бәхет?
 
– Сәламәтлек. Әниемә – 80 яшь һәм ул хастаханәдә дәвалана. Янына барып йөргәндә, авыруларның яшәрүен күрәм. Хастаханәдә бәхетнең нигезе сәламәтлек булуын аңлыйсың. Якыннарың сәламәт булса, икеләтә бәхет.
 
– Иң бәхетле көнегез?
 
– 1989 елның 17 сентябре – улым туган көн. Катлаулы чор иде, ләкин миннән дә бәхетлерәк кеше булмады.

– Ачы тәҗрибә?
 
– Ихласлыгым, ачык булуым аркасында, бергә эшләп йөргән артистлардан ачы сабак алырга туры килде.
 
– Соңгы укыган китап?
 
– Галина Вишневская китабы.
 
– Яраткан артистыгыз?
 
– Наталья Гундарева. Аның белән иҗат кичәләрендә дә булырга туры килде. Һәм, әлбәттә, кабатланмас Алсу Гайнуллина. Ир-егетләрдән – Михаил Ульянов.
 
– Тормыш девизыгыз?
 
– Шушы мизгелдә бәхетле бул. Ул мизгел – синең тормышың.
 
Әңгәмәдәш — Гөлинә Гыймадова

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.09.2020
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте