|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.08.2020 Ир белән хатын
Кияүдән бәби көтүче хатын туйны өзгән
АКШның Детройт шәһәрендә (Мичиган штаты) кияү егетеннән йөкле бер хатын туй тантанасына килеп керә һәм никахлашуны өзә. TikTok платформасында урнаштырылган видеода туй өзелү мизгеле тасвирланган. Вакыйганы кунакларның берсе төшереп ала. Язмада никахлашучылар арка астында рухани сүзләрен тыңлаганы күренә. Тантананы кадрда күренмәгән, ачуы чиктән ашкан тавышлы хатын туктатмакчы була. Ул кияү егеткә: “Энтони! Мине белмәмешкә салышасыңмы? Бүген психикаң өчен дарулар эчәргә оныттыңмы?” — дип кычкыра.
Рухани кычкырынган хатынны ишетмәмешкә салыша һәм кәләш белән кияү әйтергә тиешле вәгъдәләрне укый башлый. Шуннан көтелмәгән кунак тагы: “Энтони, мин беләм, син мине ишетәсең! Без таныш түгел кебек кыланасың син... Мин синнән бала көтәм”.
Кәләшнең кызы түзми һәм ул йөкле хатынга таба чәчәк гөлләмәсен ыргыта. “Әниемнең туеннан ычкын!” — дип бар көченә кычкыра. Кәләшнең кызы тантананы өзгән хатынга таба ташланган моментта видео өзелә.
TikTokта урнаштырылган бу ролик 10 миллионга якын караулар, 1,8 миллион лайк һәм дистәләгән меңнәр комментарийлар җыя. Комментаторлар: “Оператор, син начар төшергәнсең! Иң кызык урынын төшерергә кирәк булган”, — дигән бер кулланучы. Котырынган йөкле хатынның йөзен күрергә теләүчеләр: “Камераны бор инде, бор камераны!” — дип тә язган. Кайсыбер тамашачылар видеоның ахыры бармы дип тә кызыксынган.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: Lenta.ru
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|