|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.08.2020 Хәвеф-хәтәр
Баланы 10 мең сум өчен үтерә язганнарБу хәл Башкортстанда да, Татарстанда да киң яңгыраш алды. Көпә-көндез урамда әти-әнисенең балага карата кансыз кылануы күпләрне ярсытты. Видеога төшерелгәнлектән, бу хәлне бик күп кеше күрде. Благовещенда 8 яшьлек малайны кыйнауның сәбәбе билгеле булды. Бу хакта кичә язган идек.
Баксаң, бала картәнисеннән 10 мең сум акча урлаган икән. Ата-ананы шул чыгырыннан чыгарган. Күршеләре белдерүенчә, малайның беренчегә генә урлашуы түгел. Кайчандыр ул хәтта велосипед урлаган.
Әлеге акчага бала уенчыклар һәм тәм-том алган. Дусларын да сыйлаган. Киң күңеллелек күрсәткән дә соң, тик ана-ана аны аңламаган. Чыннан да, 10 мең сум күп акча, урлашу, гомумән, яман гадәт. Тик баланы яхшыны яманнан аерырга кем өйрәтергә тиеш? Шул ата-ана түгелме? Баланың кимчелекләре ата-ананың эшләп, балага аңлатып җиткермәве. Шулай булгач, эшне үзегезне кыйнаудан башларга кирәк.
Әлеге ата-ананы хокукларыннан мәхрүм итү мәсьәләсе хәл ителә. Шулай була калса, баланы картәнисе карауга алачак. Ул аны гафу иткән инде...
Фото: bashnews.ru
--- |
Иң күп укылган
|