|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.08.2020 Криминал
"Минем балам, ни телим, шуны эшлим..."Башкортстанның Благовещен шәһәрендә ата-ана балаларын күршеләре күз алдында кыйнаган. Бу хәл 30 июльдә көпә-көндез булган. Шаһитлар видео төшергән һәм социаль челтәрләргә урнаштырган. Кадрларда хатынның үз улына карата көч куллануы күренә, ул каты сүгенә, соңрак аңа малайның әтисе кушыла, ул катырак тотына. Бу вакытта бала бик кычкыра һәм туктауларын сорый.
Бала әти-әнисенең акчасын урлаган, имеш, шуңа тегеләре аны шундый җәза биргән. Туктауларын таләп иткән кешеләргә ана: "Минем балам, нәрсә телим, шуны эшлим", дип җавап биргән.
Хәзер аңа тикшерүчеләр сорауларына җавап бирергә туры киләчәк. Ата-анага карата җинаять эше кузгатылган.
Фото: ufa1.ru
--- |
Иң күп укылган
|