поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
11.07.2020 Фаҗига

Булгария фаҗигасендә исән калган Ильмира Әгълиева: “Ул хәлләрне мәңге оныта алмам”

Кичә “Булгария” теплоходы батканга 9 ел булды. Еллар узса да, күңел яралары әле дә төзәлми, ди якыннарын югалтканнар. Арча районының Айван авылында гомер итүче Хәйретдиновлар быел коронавирус таралу сәбәпле, Сөйкигә бармаганнар. Иң мөһиме – якыннарыбыз йөрәктә, ди алар.

Габделхәй абый белән Дания апаның ике баласы үз гаиләләре белән чыгып китә ул сәфәргә.Улы Айнур белән килене Райлә, кызы Ильмира белән кияве Альбертның исәбе, әзрәк ял итеп, дөнья күреп кайту була. Бер гаилә судан исән чыкса, икенчеләрен коткарып булмый. Теплоход бата башлагач, башта Альберт абый хатыны Ильмираны алып чыга, аннан кире туганнарын эзләп керә. Тик Айнур белән Райләне таба алмый. Гәүдәләрен күргәнчегә кадәр аларны исән дип көтәләр.

Ильмира апа үз өендә туганнарының ашын уздырган. “Рухлары сөенеп ятсын”, – ди ул. – Уллары Алмаз җиденче сыйныфка бара. Шулкадәр тәртипле, сүз тыңлаучан, гадел, кешелекле, ярдәмчел булып үсеп килә. Әби –бабасына зур терәк ул. Безгә дә килеп йөри. Җизнәсе дә энебезгә бар җылысын, назын бирергә тырыша. Балыкка йөртә. Үзе дә безнең өчен өзелеп тора.

Нәселләрендә ирләр ашарга пешергәне булмаса да, Алмазның ризыклары телеңне йотарлык икән.
 
– Камырга оста. Кичә ашка әзерләнгәндә, табын әзерләүче апаларына тиз генә пирог пешереп ашатты. Оста, бик оста. Пешерү кирәк яракларын да алдыра башлаган. Әле менә он или торган стакан төсле генә савыт бар икән. Бабасы аңа алган. Миңа да кирәк иде ул, дип ычкындырдым. Бүген шалтыратып ята, бабасына әйтеп миңа да алдырткан. Менә шуңа да сөенәм инде, – ди Ильмира апа.
 
Алмаз әти-әнисен бик сагына. Әмма зур егет булгач, инде елап утырмый. Күбрәк бу хакта сөйләшмәскә тырыша, ди. Зиратка да бик сирәк бара икән. Туганнары аны бик ярата. Яшел Үзәннән апасы Дилә кайтып йөри. Бар тормышлары әле дә Алмаз тирәсендә әйләнә. Ә менә Ильмира апа белән Альберт абый әби-бабай булган. Уллары өйләнеп, оныклы иткәннәр.
 
– Алмаз белән кызым Гүзәл бер яшьтә. Сөйләшеп сүзләре бетми. Алмаз абыйларын да якын итә. Шөкер, туганлыгыбыз көннән-көн ныгый. Хәер, Алмаз үз балабыз төсле безгә. Алдагы көндә бәхете булсын, озын гомерле, сау-сәламәт яшәсен дип телибез, – ди Ильмира апа. – Киткәннәрне кайтарып булмаса да, без аларны гел сагынып искә алабыз. Истән чыгарганыбыз юк. Риза-бәхил булып ятсыннар. Ә без исә, Алмаз бәхетле булсын өчен барысын да эшләрбез.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.07.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»