|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.03.2020 Шоу-бизнес
Юбилей: Венера Ганиева котлаулар кабул итә (ВИДЕО)Бүген Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, профессор Венера Ганиева котлаулар кабул итә. Сәбәбе дә бик күркәм: халыкның яраткан җырчысына 65 яшь тулды. Түгәрәк юбилеен билгеләп үтүче Венера Ганиев әле бүген дә татар эстрадасындагы хәлләргә объектив бәя бирү белән генә чикләнмичә, мәсьәләне хәл итү юлларын да күрсәтүче шәхес, шәкертләренә - олпат үрнәк. Моннан биш ел элек "Матбугат.ру"да җырчының юбилее уңаеннан мондый сүзләрен бастырган идек: "Яшәүнең бик матур чорына килеп җиттем. Миңа бик зур хөрмәт күрсәтелде. Дуслар, туганнар тарафыннан гына түгел, хөкүмәт тарафыннан да игътибар зур булды. Бу бит утыз елдан артып киткән иҗатыма бәя бирү, тәҗрибәмне хуплау дигән сүз. Гомер буе бюджет оешмаларында эшләдем һәм эшлим, бизнес белән шөгыльләнмәдем. Шушы эшемнән зур канәгатьлек алам. Шәкертләрем белән эшләү дә тормышымны баета. Менә шул хезмәтемә бәя алу – ул алга таба эшләргә көч, дәрт бирә. Бик күп котлаулар кабул иттем. Хөкүмәтебезгә, җитәкчелеккә, милләттәшләремә бик зур рәхмәт. Бу – тагын да рухланып эшләргә этәргеч булды. Күңелгә чал төс кермәсә дә, яшь дигәнең бара", - дигән иде ул. Бу сүзләр, күрәсең, бүген дә актуаль. Венера Ганиева бүген дә иҗат дәрьясында кайный. Тиздән аның В.Федоров көе, Н.Касыймов сүзләренә "Ул төннәр" исемле өр-яңа җырының премьерасы көтелә. Шулай ук 29 нчы апрель 18.30да Пирамида концертлар залында "Чәчәкләр өләшәм" исемле зур юбилей концерты да узачак.
--- |
Иң күп укылган
|