поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.04.2015 Мәдәният

Венера Ганиева: Сәхнә теләсә кем урыны түгел

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева татар эстрадасындагы хәлләргә объектив бәя бирү белән генә чикләнмичә, мәсьәләне хәл итү юлларын да күрсәтә. Юбилей көннәрендә халыкның яраткан җырчысы, шәкертләренең үткен остазы нинди уй-фикерләр белән яши? Әңгәмәдә ул шул хакта да бәян итте.

– Иҗатташ дусларыгыз Сезне хисчән, хәтта беркадәр дуамал, әгәр иҗатын чагылдырыр өчен яңа алым уйлап чыгарылса, ул, һичшиксез, аны башкарып чыгачак, диләр. Сез килешә­сезме?

– Иҗат кешесе эзләнмәсә, нинди дә булса яңалыкка омтылмаса, үсүдән туктар иде. Тавышка килсәк, ул ниндидер тембрны эзләү булыр иде. Йә булмаса үзеңне төрле жанрда сынап карап була. Менә шундый максатларың булмаса, тормышның кызыгы калмый. Максатыма ирешер өчен җирне сөреп алга барам. Уңышка ирешү юллары катлаулырак булган саен кызыграк. Төрле жанрда эшләү – тавышны бөтен яктан сынап карау дигән сүз. Ә нигә сынамаска? Опера җырчысы 20 елдан лаеклы ялга озатыла. Ләкин бит дәрт ташып торганда, эшләргә теләк булганда иҗатка нокта куеп булмый. Бу хакта алдан ук уйлана идем: опера сәнгате белән генә чикләнмичә, романслар, халык җырлары, классик һәм заманча әсәрләр дә җырладым. Иҗади тәҗрибәләр истә калырлык булды. Әйтик, Камал театрының легендар режиссеры Марсель Сәлимҗанов мине “Риголетто” премьерасында күреп алып, “Зәңгәр шәл” спек­таклендә Мәйсәрә роленә чакырды. Спектакльне Камал театрының яңа бинасы ачылу тантанасында куйдык. Бу – иҗатымны баеткан бик матур бер мизгел булды.
 
– Мәйсәрә – тавыш мөмкин­лекләрен, шул ук вакытта артистлык сәләтен сыный торган образ. Кызганыч, замана Мәй­сәрәләрендә тавыш булса, артистлык сәләте ярлы яисә киресенчә була...
 
– Артистлык сәләте бөтен кешегә дә бирелми. Ә бит җыр да кечкенә спектакльне хәтерләтә. Сәхнәгә чыккансың икән, синдә тамашачыны җәлеп итү, сихерләү сәләте булырга тиеш. Тамашачыны үз артыңнан ияртеп бару көче булмаса, сәхнәгә чыгуның кирәге бармы икән?

– Туган көн бәйрәмегез дәвам итә. Дусларыгыз, хө­күмәт тарафыннан бу кадәр игътибар булыр дип көткән идегезме?
 
– Яшәүнең бик матур чорына килеп җиттем. Миңа бик зур хөрмәт күрсәтелде. Дуслар, туганнар тарафыннан гына түгел, хөкүмәт тарафыннан да игътибар зур булды. Республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында кабул итте, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТӨРЕКСОЙ оешмасы тәбрикләде. Бу бит утыз елдан артып киткән иҗатыма бәя бирү, тәҗрибәмне хуплау дигән сүз. Гомер буе бюджет оешмаларында эшләдем һәм эшлим, бизнес белән шөгыль­ләнмәдем. Бүген мин опера театрында яшь та­лантларның кураторы, аларны спектакльләргә әзерләүдә катнашам һәм шушы эшемнән зур канәгатьлек алам. Мәдәният университетында шәкертләрем белән эшләү дә тормышымны баета.
 
Менә шул хезмәтемә бәя алу – ул алга таба эшләргә көч, дәрт бирә. Бик күп котлаулар кабул иттем. Америкадан, хәтта Австра­лиядән һәм башка илләрдән котлау телеграммалары килде. “Пирамида” күңел ачу комплексында узган концертыма да чит төбәк­ләрдән килгән кунаклар шактый иде. Шул көнне Теләче районының мактаулы гражданы иттеләр, анысы да күңелле булды. Әле дә котлыйлар. Игътибар кирәгеннән күб­рәккә китте бугай инде. Хө­күмәтебезгә, җитәкче­леккә, мил­ләттәшләремә бик зур рәхмәт. Бу – тагын да рухланып эшләргә этәр­геч булды. Шушы күтәренке рух 22 апрельдә М.Җәлил исе­мендәге опера һәм балет театрында узачак иҗат кичәмдә ярдәм итәр дип уйлыйм. Бу инде классик юнәлештәге чара булачак. Анда “Башмагым”, “Шагыйрь мәхә­б­бәте”, “Риголетто”, “Тра­виата” спектакльләреннән өзек­ләр тәкъ­дим ителәчәк. Кызыклы һәм эчтәлекле кичә көтелә. Бик дулкынланам. Чөнки күңелгә чал төс кермәсә дә, яшь дигәнең бара.

– Рөстәм Миңнеханов Сезне тәбрикләп машина ачкычы тапшырды. Утырып караганыгыз бармы әле?
 
– Аның төсе, җиңеллеге, уңайлыгы миңа бик ошады. Үзем руль артына утырмыйм. Иремә баштан ук, үземә үзем шофер буласым килми, әйдә, мин җырчы гына булып калам, дигән идем. Ул ризалашты һәм көндәлек эш графигын миңа җайлаштырып төзи башлады. Аңа ике энем дә ярдәм итә. Бу яктан мин бик бәхетле, өч шоферым бар (көлә). Алай да машинаны авылга кайтканда йөртеп карадым – бик ошады. Әмма машина йөртү – ирләр эше дип саныйм.
 
– Беренче остазыгыз Нәҗип Җиһановны искә алыйк әле. Сез аны язмышымда бик зур роль уйнады дип әйткән идегез.
 
– Нәҗип Җиһанов турында ярдәм итте дип әйтү генә аз булыр иде. Ул бит минем киләчәгемне хәл итте. Консерваториягә керү имтиханын “икеле”гә бирдем. Документларны кире алырга килгән җирдән күреп алды ул мине. Аның өметен акладым дип уйлыйм. Әйбәт укыдым, аннан опера театрына алдылар. Нәҗип Җиһанов белән очрашуны Аллаһ Тәгаләнең бер рәхмәте дип кабул итәм.
 
–  Сез үзегез дә шундый ук эш эшлисез бит. “Сандугач” республика бәйгесе оештырып, анда җиңүчегә бюджет урынына укыр­га керү мөмкинлеген би­рәсез.
 
– Һәрбер җырчы үз исемендәге бәйге оештырырга хыялланадыр инде ул. Ләкин аны башкарып чыгар өчен бик зур тәҗрибә таләп ителә. Оештыру җиңел эш түгел. Әмма ул саваплы гамәл. Быел “Сандугач” икенче мәртәбә узды. Узган елны Гөлсирин Абдуллина җиңгән иде. Быел Башкортстаннан Алия Карачурина шушы бәхеткә иреште. Катнашучылар күп булды, Россиянең төрле төбәкләреннән, хәтта Кытайдан да катнашырга теләк белдерүчеләр бар. Сәләтле балаларның барысын да барлап, билгеләп үтәргә тырыштык. Лауреат, дипломант булдылар, бүләкләр алдылар. Бәйгене оештыруга Мәдәният министрлыгы, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды ярдәм итте. Бу җәһәттән Әсгать Сәфәровка, Айрат Сибагатуллинга, мәдәният һәм сәнгать университеты җитәк­челегенә рәхмәтемне белдерәм.
 
– Иң яраткан партияләр янәшәсендә күңелгә бик үк ошап бетмәгәннәре дә була. Шуларны искә төшерик әле.
 
– Нинди генә партиягә алынсаң да, син шуның эчендә яши, шул образ кебек кылана, фикерли башлыйсың. Бер караганда, бу бик җиңел, шул ук вакытта авыр эш. Мәсәлән, Джильда ролен уйнаганда мин Венера Ганиева түгел инде. Виолетта, Марфа, Разина һәм башка рольләр белән дә нәкъ шулай ук. Сәхнәдә башка язмышны уйнау, җырлау бик зур җаваплылык таләп итә. Син тамашачыны Джильда бул­ганыңа инандырырга тиеш. Кайвакыт рольгә шулкадәр биреләсең ки, бер генә мизгелгә “уянып” китеп, абау, Венера, синме соң бу, дип сискәнеп китәсең. Рольгә ачкыч таба белү – остазларымның да хезмәте. Нияз Даутов, Валентина Лазько, Клавдия Щербинина – алар барысы да миңа ышанды һәм көчләрен кызганмады. Бүген ирешелгән кадәресендә аларның да өлеше зур. Күңелгә ятып бетмәгән образ исә Римский-Корсаковның “Снегурочка” операсындагы Кар кызы иде. Табигатем белән кайнар кеше булгач, хисле рольләрне үз итәм. Ә бу – салкын, дөньяга бернинди хис белдерми, мәхәббәтнең нәрсә икәнен дә белми торган образ. Мәхәб­бәтнең асылына төшенгәч кенә эреп юкка чыга. Йә, нинди партия инде бу? Эчке халәтемә бөтенләй туры килми, холыкны чагылдырып булмый. Шулай да, тора-бара бу партия дә ошый башлады. Ә иң яраткан рольләрем исә – “Травиата” операсында – Виолетта, “Риголетта”да – Джильда, “Царьская невеста”да – Марфа.
 
– Ә “Шагыйрь мәхәббәте”?
 
– “Шагыйрь мәхәббәте” – ул аерым бер тарих. Мин бу әсәрне үзгә бер хис, наз белән кабул иттем. Зәйтүнә роле миңа бик якын. Ул минем соңгы партияләрнең берсе иде. Дөрес, аны әле дә җырлый алам, ләкин җырламыйм. Чөнки Зәйтүнәгә 13 яшь, ә Венера Ганиевага 60 инде... Яшь арасы бик күп, шуңа күрә аерым кичәләрдә “тәм­ләп” өзеген башкару белән генә чикләнәм. Гәрчә яшьләргә караганда хислерәк, образны аңлабрак җиткерә алсам да. Минем бурыч  татар халкына якын Зәйтүнәне иҗат итү иде. Ә бу телнең бөтен нечкәлеген тоеп, милләтеңнең үзенчәлеген белеп, үткәнен-бү­генгесен күзаллаганда гына барып чыга. Сүзнең бер иҗеген генә дөрес әйтмә, мәгънә үзгәрә, татар хәрефләрен әйтә белмәсәң, җыр имгәнә.
 
– Үзегез кебек үк тәҗри­бә­дән курыкмаган, кыю шә­керт­ләрегез бармы?
 
– Шәкертләргә, җырчы мобиль булырга тиеш, дип гел әйтеп киләм. Уңышка ирешәсең килсә, бер өлкә белән генә чикләнергә ярамый. Эстрадада гына да күпме жанр бар: ретро җырлар, классик әсәрләр, заманчасы һәм башкалар. Әмма тавыш классик әсәр­ләрдә ныгый. Укучыларымның һәрберсе үзенчәлекле. Опера театрында, дәүләт хорында, җыр һәм бию ансамблендә, фольклор ан­самблендә эшләүче шәкертләрем байтак. Эстрада юнәлешен сайлаган укучыларым Раяз Фасыйхов, Марсель Вәгыйзов, Лилия Муллагалиева, Алсу Хәбибуллина һәм башкалар – һәрберсе үзенчәлекле, төрле алымнарны уңышлы кулланалар. Әйтик, Раяз халык җыр­ларын да, заманчасын да үтемле башкара, классик әсәрләр, романс­ларны да яратып җырлый. Мөнир Рахмаевны карагыз: сикерә-си­керә тамашачыны кыздыра да акапелла башкарып уйга сала, Рөстәм Яхин әсәрләре белән сокландыра.
 
– Киң кырлы шәхес булып ирешсен өчен булачак артист белән ничек эшләргә, нинди алымнар кулланырга соң? Юкса тавышы белән остазын кабатлаудан узмаучылар байтак бездә...
 
– Аның юлы бер генә: укучыны шәхес итеп кабул итү, табигать тарафыннан салынган күркәм сыйфатларны үстерергә тырышырга кирәк. Гадәттә кешене ватып, аны яңача төзергә омтылалар. Сындырылган кешедән артист әвәләп булмавы ахырда ачыклана үзе. Тик ул вакытта соң була инде.
 
– Эстрада хәлен халыкара бәйгеләр аша аңлап була. “Евро­видение”гә омтылу, “Тө­рек­видение”дәге чыгыш халә­тебезгә анализ ясарга мөм­кинлек бирде. Сез нинди кимче­лекләр күрдегез, киләсе елда катнашсак, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк булачак?
 
– “Төреквидение” бәйгесе беренче тапкыр Төркиядә үткәрел­гән иде. Анда минем шәкертем Алинә Шәрипҗанова дүртенче урынны алды. Узган ел Казанда Айдар Сөләйманов икенче урын алды. Беренче урынны алган Казахстан кызы белән чагыштырганда, ул башкарган җырда тавыш мөмкинлеген күрсәтү аз иде. Ә бит ул – бик сәләтле, музыкаль егет. Шуңа күрә бу бәйгегә бүгеннән әзерләнә башларга кирәк дип саныйм. Юбилей уңаеннан кабул иткәч, Рөстәм Миңнеханов та эстрада турында сүз кузгатты. Икенче урында торган зур милләт дип әйтәбез икән, безгә эстраданы күтәрергә һәм аның дәрәҗәсе төрки кардәшләр алдында горурланып күрсәтерлек булырга тиеш. “Төреквидение” мисалында мин мәсьәләне болай хәл итәр идем: җырчылар арасында кастинг үт­кәреп, аларны башкару осталыгы, артистлык җәһәтеннән бик зур өйрәтү эшләрен башлап җибә­рергә.  Артист бит ул тама­ша­чы­ның күңелен ачудан бигрәк, тәр­бия эшен башкарырга тиеш. Зә­выкны исә җырлый белгән һәрбер кеше дә тәрбияли алмый. Без – моңлы һәм җырлый белә торган халык. Әмма җырлый бел­гән бар кеше дә сәхнәгә менә алмый. Тиеш тә түгел. Кызганыч, бездә әлегә әзерлеклесе дә, чиле-пешлесе дә сәхнәдә. Болай дәвам итә алмый. Фонограмма мәсь­әләсен генә алыйк, югары сыйфатлы фонограммалар бармак белән генә санарлык. “Төрек­видение”гә килсәк, кием дизайнерлары, ша­гыйрьләр, композиторлар, аран­жировка ясаучылар арасында да бәйге үткәрмичә булмый. Арзанлы такы-токы җырлар, ташка үлчим башкару, зәгыйфь тавышлар чоры үтте инде.
 
– Бу мәсьәләне хәл иткәндә үзегез ничек катнашыр идегез?
 
– Президент кабул иткән көнне дә бу мәсьәлә күтәрелгәч, аны хәл итүдә катнашырга бурычлымын дип саныйм. Худсоветның рәисе булыр идем һәм бөтен көчемне, тәҗрибәмне кулланыр идем.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ 56 | 17.04.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»