поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.06.2010 Авыл

БӘРӘҢГЕ САТАМ, КЕМ АЛА?

Бу араларда авыл урамнарында «КамАЗ»лар шактый күренә башлады. «Нәрсәдер саталармы, әллә җыялармы икән?» – дип уйларга да өлгермисең, капкаңнан ук елмаеп кавказ чырайлы ирләр килеп керә. «Привет, дарагой! – диләр алар. – Әйдә, мин сиңа утыз-кырык капчык калдырам. Шуны кичкә кадәр тутырып бир. Бер төргәк акча тоттырырмын үзеңә!»

Җилкәңә дусларча кагылып ала, каш сикертә, күзләрен кыскалый – кыскасы, боларның «сайравын» һушың китеп тыңласаң, сихерләнгән кебек кушканнарын үти дә башлыйсың. Тик мөртәтләр «һай» дигән бәрәңгең өчен дә алты сумнан артыгын бирмәскә җан талашалар. «Үрә дә башлады, боларга биреп җибәрмәсәм, хайванга ашатыйммы, башка җыярга килмәсәләр нишләрмен», – дип, пошаманга калганнар шундук бәрәңге тутырырга керешә. Азрак сатулашканнар, бәясен бик азсынганнар да кавказлыларның сандугач теленнән тиз сына: «Дарагой, сине хөрмәт иткәнгә генә алты сум илле тиен, җиде сум итәм. Күршеләреңә әйтмә, бу бәя синең өчен генә». Инде дә шулай дигәч, ничек таш күңелле булмак кирәк – азрак мантырга ярдәм итмәсме дигән бәрәңгеңне юк бәягә тутырып озатасың. Кавказлылар исә канәгать: Казандагы базар-кибетләрендә, Россиянең башка төбәкләрендә кыйммәт бәягә сату өчен менә дигән бәрәңге төяп киттеләр бит!

 

Безгә дә керделәр алар. Һич котылып булмый үзләреннән. «Казанда аның килосын унбиш сумга саталар», – дип карышканымны бер дә өнәмәделәр: «Син карт бабайлар кебек. Егет кеше сүзен өзеп әйтергә тиеш ул. Әйдә, әйдә, тутыра башла». Боларның әрсезлегенә ачу чыкты. «Үзем белән Казанга бәрәңге алып китәм. Шуны иң кыйммәт бәядән сатып кайтам», – дип, атна башында өч капчык бәрәңге салып юлга кузгалдым. Максат – гап-гади авыл кешесе үз бәрәңгесен каршылыкларсыз сата аламы икәнлеген ачыклау һәм берничә базарда булу иде.

 

Дәрвишләр бистәсе. Халык телендә «Вагонстрой» дип йөртелгән базарга килеп урнашканда иртәнге җиде генә иде әле. Үзем кебекләрнең кайда басып торуларын карап әйләнгәләп килдем дә, бер бабай янына кысылып, чиләгемне куйдым. «Дүшәмбе базар көн түгел», – диде «коллегам», сүз башлап. «Килеп карадым инде аптыраганнан», – дигән булам. Сатучылар чыннан да күп түгел. Шимбә-якшәмбе көннәрендә сатучылар рәте әллә никадәр озынлыкка сузылганын элегрәк күргәнем бар иде. Мондагылар ун литрлы чиләктәге бәрәңгене 100 сумга саталар, мин, чиләгем 7 литрлы гына булгач, 80 сум дип куйдым. Хатыннарның барысы да диярлек тәмләткечтер, яшел сугандыр, чәчәктер ише әйберләр сата. «Һи, боларны кеше аламыни хәзер», – дип уйлап куйдым. Торабыз шулай бабай белән дөнья хәлләрен сөйләшеп. Ул балаларыннан зарлана, мин эшсез калдым, авылда эш юк, дип алдыйм, жәлләтәм. Тик бәрәңге сатып алучы гына юк. Ә теге апалар тирәсендә чират. «Әллә Казан халкы бәрәңге ашамыймы?» – дип сорыйм бабайдан. «Монда, энем, әллә ни мантый алмассың син. Мин үзем дә көне буе басып торып бер капчык бәрәңге сатам. Дәрвишләр бистәсе – үзе авыл ул. Казанга мен син». Бер сәгать үтте, ике – хет берәрсе бәрәңгенең күпме торганлыгы белән кызыксынсын. Бабай исә базар хәлләрен сөйли. «Монда бәрәңге саткан өчен берәү дә бәйләнмимени, акча сорамыймыни», – диюемә ул: «Көн саен бездән – базар читендә басып торучылардан биш сум акча җыеп китәләр», – дип җавап бирде. Бу базар тирәсендә бөтерелгән «текә»ләрнең башын төзәтү өчен икән. «Ә бирмәсәң?» – дим. «Бирмәсәң, ике-өч амбал җибәрәләр дә монда башка аяк басмаслык итәләр. Биш сум – ерунда. Әле күптән түгел генә бер егет кырык биш сум җыя иде. Явызның явызы! Үтереп ташладылармы үзен, күренми әле, шөкер».

 

Ниһаять! Озын ябык, күзлекле егет белән өлкән яшьтәге ханым, инде ике тапкыр сатучылар рәтен йөреп чыкканнан соң, минем каршыга килеп тукталды. Ханым, борынын җыерып, чиләктәге һәр бәрәңгене диярлек энә күзеннән үткәрде дә: «80 сум кыйммәт», – диде. «Шуннан да төшмим», – мәйтәм. Тагын бер тапкыр әйләнеп килгәч һәм фикерләшә торгач, алырга булдылар. Тик бер шарт белән: аларга эре бәрәңге кирәкми. Боларга сатуыма үкенә-үкенә, капчыктан иң вакларын тутырып бирдем. Аларны озатып, бераз басып торгач, Пионер урамы каршындагы базарга юнәлдем. Бабай да, калган «бәрәңгече»ләр дә сөенеп озатып калдылар.

 

«Пионер базары». Монда халык берничә тапкырга күбрәк. Чиләгемне тотып, базар уртасына урнашуым булды, төрле яктан авазлар яңгырарга тотынды: «Әй, парень, кит моннан. Бу базар түләүле. Бар, бар», – дип чәрелдәде кибетчектәге хатын-кызлар, усалланды кавказ чырайлы егетләр. Ярар, бигайбә, дип, базар читенә чыгып утырдым. Артымнан ук өч «кара» егет килеп җитте. «Дарагой, бүген базар көн түгел. Юкка азапланма. Бәрәңгеңне безгә сат та авылыңа кайтып кит», – дип киңәш бирделәр. «Ничә сумнан аласыз?» – дим. «Сигез», – диләр оятсызлар. «Үзегез унбиштән сатасыз бит әле. Менә мин дә тырышып карыйм. Булмаса, сезгә калдырырмын», – дим. Аның саен сагыз кебек ябышалар. Инде тугыз сумга менделәр. Юк дия торгач, болардан көчкә котылдым. Алар күздән югалуга, ак яулыклы сөйкемле татар карчыгы яныма килеп утырды. «Кай яклардан, кем баласы?» – дип сораша. Мәкалә язар өчен йөрим, дип булмый, телгә ни килсә – шуны әйтеп ялганладым. Бу базар дигәнең үзеннән-үзе алдарга өйрәтә, ахры. Әби ялгызы яши икән. Күңелсезлектән зарланды. «Авылда булсам, тавык-чеби карап, каз бәбкәсе саклап утырасы да бит. Менә болганып йөри димәсеннәр өчен, элеккеге әйберләрне сатарга алып чыктым», – ди. Тик алучы түгел, күңел өчен тотып караучы да юк икән. Шулай дисә дә, мин барында иске ботинкаларны илле сумга сатып җибәрде. Янымдагы хатын йомырка сата. Унысын кырык сумга кырылып алалар. Зур кәрҗине сәгать эчендә юк булды. Бәрәңге белән дә ара-тирә кызыксынып китә башладылар. «Бераз тор, улым. Халык авылдан килгән кеше бәрәңгесен яратып ала», – дип тынычландырмакчы була карчык. Аның сүзләре чыннан да рас килде. Берзаман китте сәүдәнең кәттәсе: рәттән ике капчыкны чират торып алып бетерделәр. Чиләккә салып куярга да өлгермим, акча сузыла. «Сдача»ны кайтарырга вак акча да калмады. Элеккеге заманнарда безнең авылдан бер абыйның ит сатып кайту вакыйгасы искә төште. Акча исәбен бик чамаламый икән абзый. Кич белән авылга кайтып төшкәч, хатынына сәүдәсенең нәтиҗәсен игълан иткән: «Ит тә бетте, акча да бетте».

 

Бу базардан мин унбердә чыгып киттем. Акча сорап бәйләнүче булмады. Әби: «Ник китәсең, улым, төш вакыты җитте, халыкның иң сатып ала торган вакыты бит», – дип сөйләнеп калды.

 

Даурия урамындагы базар. Монда да эчтә саттырмыйлар. Базар читендә исә «бәрәңгечеләр» берничә генә күренде. Алай да өченче капчыкның калган чиләкләрен шушында сатып бетерә алдым. Моның өчен сәгать ярым вакыт китте.

 

«Океан базары». Ахырдан эш янындагы бу базарны да бер әйләнеп чыктым. Монда да базардагы кибетчекләр арендага бирелә. Инде унөч ел сату иткән үзбәк егете базар читендәге кечкенә кибетчеге һәм ачык «өстәл»е өчен аена биш мең түли икән. Зур һәм үзәктәге кибетләргә унике мең түләргә кирәк, ди. Үз белдегең белән базар уртасында сәүдә итә алмыйсың – аренда өчен түләп торучылар шундук буза куптара.

 

Нәтиҗә. Авылда кырык килолы капчыгың өчен 240 сум түлиләр. Монда исә аерма ике тапкырдан да күбрәк! Оста сатучыларның чиләкне куыш итеп тутыруларын барыбыз да белә. Мин чиләкне намус белән, тыгызлап тутыргач, зур капчыктан 7 литрлы чиләк белән җидәү булды. Димәк, бер капчыгын 560 сумга сатканмын.

 

Базарда бәрәңге сатып утыру һәр кешегә дә туры килә торган эш түгел. Гел эшләргә, тик утырмаска күнеккән, алдый белмәгән авыл кешеләре өчен ул бигрәк тә ят күренеш. Аннары көненә берничә капчык бәрәңге сату ерак районнар өчен бөтенләй файдасыз. Вакыт исәбеннән дә, матди яктан да. Ә авылдагы бәрәңгене иң түбән бәягә җыюларын исәпкә алсаң, бу яшелчәне табыш алу максаты белән үстерүнең әһәмияте юклыгы аңлашыла.

 

Бездә инде кайчаннан бирле авыл районнары өчен Казанда махсуслашкан базар төзү турында сөйләшәләр. Ләкин монда да бит авылдагы теләгән һәркем килә алмаячак. Әгәр бу базарны авыл кешеләре өчен дип оештырып, аның эшен киләчәктә гөрләтеп җибәрергә җыеналар икән, ул авыл кешесенә чыннан да файда китерергә тиеш. Ничек итеп? Шул ук бәрәңгене генә алыйк. Мәсәлән, базар һәр районга һәм аның авылларына, кавказлылар һәм башка шундый арадашчылар кебек үк, зур «КамАЗ»лар җибәрсен һәм бәрәңгене халыктан хәзергечә өч тапкырга диярлек арзанга түгел, ә Казандагыдан ике-өч сумга гына арзангарак җыйсын. Бу очракта авыл кешеләре дә ышаныч белән һәм кызыгын табып, файдасын күреп, бәрәңге җирләрен арттырыр иде. Базар да даими «чыганак»лары булуын белеп, тыныч күңел белән эшләр иде. Тик бездәге арадашчылык, эшләмичә генә акча юнәтү чәчәк атканда, бу хыял гына булып кала бирә.


Рөстәм ГАЛИУЛЛИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»