• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 08 Июль Татьяна Веснянкина
  • 08 Июль Александр Курынов (1934-1973)
  • 08 Июль Раяз Фасихов
  • 08 Июль Габдулла Шәрифҗанов (1909-1978)
  • 08 Июль Сәгыйть Хәбибуллин
  • 08 Июль Рифат Сәлах
  • 08 Июль Әлмира Әдиятуллина
  • 09 Июль Гөлнара Сәмитова-Галкина
  • 09 Июль Фәйрүзә Мөслимова
  • 09 Июль Әбри Хәбриев
  • Холодильник сатыла, двухкамерный, биеклеге 1,80, яхшы эшли. Казан, ул. Губкина. Тел. 8 953 999 72 00
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Казанда эре Җир җиләге сатабыз 89518954298
  • шпаклевка,штукатурим оконные ,дверные откосы,плитка ,обои недорого.89178887212
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
  • Кулай бәядән шкаф-купе сатыла.Тел 89272488945
  • Казан шэхэренен Мэскэу районындагы ике булмэле фатирнын Бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле Кыз эзлим.Метро Яшлек,Тандем,Д.К.Химиков белэн янэшэ.89272469637
  • Сниму квартиру в Актаныше, без мебели на длительный срок. с.т.8-9534014521
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 15 мең сум. т.89274345719
  • Сдается комната в Казани ул.Можайского д.12 кв 4/1 (Кировский р-н),10кв/м,цена 7000р, Тел.: 89274298213
 
 

 
Архив
 

               

09.06.2010 Җәмгыять

МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВ: БЕЗДӘГЕ УНИВЕРСИАДА ИҢ ЯХШЫСЫ БУЛАЧАК

Татарстан Россиянең төп спорт төбәгенә әверелде. Моны хәтта көндәшләребез дә таный. Әмма уңышлар медальләр белән генә бәяләнми. Спорт – ул ышанычлы чынбарлык та, өметле һәм сәламәт киләчәк тә. Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән күптән көтелгән әңгәмәбез әнә шул хакта булды. Республиканың беренче президенты «Ак Барс» һәм «Рубин»ның җиңүләре китергән файданы аңлатып кына калмады, Универсиададан соң нәрсә буласын фаразлады, атларга булган мәхәббәтенең серен ачты.

– Минтимер Шәрипович, 2009 елда Казанда узган «Россия – спорт державасы» фо-румында Сез безнең республика моделенә тулысынча туры килә торган гыйбрәтле сүзләр әйттегез: «Спорт ул – дөньяда барлык халыкларны берләштерә торган идеология». Чынлап та, Татарстанда күптөрле милләтләр дус яшиләр, биредә спортның да өлеше бар, чөнки безнең барыбызны да Татарстан спортчыларының уңышлары белән горурлану хисе берләштерә. Һичшиксез, бу уңышлар – Сезнең күпьеллык хезмәтегез нәтиҗәсе, шуның өчен газета укучылар һәм барлык спорт сөючеләр исеменнән ихластан рәхмәтемне җиткерәм.

 

– Алайса мин дә сүземне сезгә рәхмәт сүзләреннән башлыйм әле. Үзебезнең татар егетләренең спортка багышланган газета чыгаруы – кыю егетләр адымы. Бу өлкәдә үзегезне табып, сәләтле егет-кызларны җыеп, татар халкы ихтыяҗларын истә тотып эшләвегез мактауга гына лаек. «Безнең спорт» кебек, Татарстандагы спорт тормышын яктыртучы газета юк иде. Кемдер аны башларга тиеш иде. Һәм бу гамәл барлык яктан да һичшиксез хупланырга тиеш дип уйлыйм.

 

Чынлап та, яшенә, милләтенә карамастан спорт бөтен кешегә дә ошый. Әгәр дә кемнеңдер кайчандыр спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлеге булмаган икән, димәк, шундый заман туры килгән. Ә менә бүген исә көндәлек эштә, хуҗалыкта, гаиләдә физик эшчәнлек кимеде, интеллектуаль хезмәт алга чыкты. Без бу шартларга да яраклашырга мәҗбүрбез. Шул вәзгыятьтән чыгып фикер йөрткәндә, бүген спортсыз яшәү мөмкин түгел. Ул һәр җирдә, һәр урында, һәр төбәктә кирәк. Шуңа күрә спортның киләчәге зур. Спорт белән шөгыльләнү җәмгыятьнең яшәү рәвешенә әйләнеп бара.

 

Бүген Татарстанда спортның алга китүе, спорт буенча Рос-сиянең башкаласы булып танылу үзеннән-үзе генә килеп чыккан нәрсәләр түгел. Аңа күпмедер дәрәҗәдә халыкның үзаңы да әзер булырга тиеш. Гомумән, тормышта нәрсә генә эшләсәң дә, аңа өлгереп җиткән булуың кирәк. Берәүне дә әмер биреп, спорт белән шөгыльләнергә мәҗбүр итеп булмый. Әгәр дә тиешле матди нигез барлыкка килгән һәм халыкның үзаңы өлгергән икән, аңа этәргеч бирү яхшы. Моның, һичшиксез, нәтиҗәсе дә булачак. Без спортны үстерү белән башкалардан алданрак шөгыльләнә башладык, спорт корылмалары төзедек, кирәкле вакытта тиешле этәргеч бирдек. Хәзер исә Россиянең башка өлкәләре дә бу эшкә тотына. Әлбәттә, моның өчен шартлар, тормыш дәрәҗәсенең тиешле югарылыкта булуы кирәк. Әйткәнемчә, акча гына түгел, халыкның рухи яктан әзерлеге дә шунда керә. Шул исәптән спортны үстерүдә дәүләт органнарына да зур эш йөкләнә.

 

– Минтимер Шәрипович, республикада спорт төрләре бик күп. Сезнең фикерегезчә, кайсыларына зуррак игътибар бирелергә тиеш?

 

– Миңа калса, һәркем үзе теләгән спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Әлбәттә, балаларга күбрәк укытучылары, лидерлары, әлеге спортның ул төбәктә ни дәрәҗәдә таралган булуы йогынты ясый. Сабыйлар нәрсә тәкъдим ителә, шуңа тартылып китә. Без үзебез, мәсәлән, эшләп кенә үстек, спорт та шул иде, башка уеннар булмады. Бар белгәнебез «шәпи сугу», ягъни тимераякта шуып, шар сугу иде. Ә гомумән алганда, спорт балалар ныгып, сәламәт булып үссен өчен кирәк. Иң мөһиме – сәламәтлек. Хәзер бит, Аллага шөкер, ашарга бар, өс бөтен, һәрхәлдә, болар хәл ителмәслек мәсьәләләр түгел. Әлбәттә, кемнеңдер мөмкинлекләре күбрәк, кемнекедер азрак. Әмма тән тазалыгына игътибар бирмәсәң, тормыш юлыңа алдан ук киртә салган кебек буласың. Сүз дә юк, белем алу мәсьәләсе дә бик мөһим. Соңгы вакытта бу юнәлештә дә зур эшләр башкарыла. «Белемле меңне егар» дип әйтелсә дә, хәзерге вакытта көчле булу да бик мөһим. Сәламәт булсаң, белемне дә күбрәк үзләштерәсең. Бүген физик тәрбия белән белем алу тәңгәл булырга тиеш. Хәрәкәт кирәк. Хәзерге компьютер, Интернет заманасында бу җиңел түгел, кайвакыт балалар гына түгел, үзебез дә компьютер каршыннан авырлык белән генә торабыз. Мин аны үземнән дә чыгып әйтә алам. Шуңа күрә нинди генә спорт төре белән шөгыльләнсәк тә файдалы.

 

Спортның тәэсир итү көче искиткеч зур. Футбол буенча дөнья чемпионаты барамы, Олимпия уеннарымы – дөнья халкы экраннар каршына утыра. Чыннан да, башка бер идеология дә кешегә шулчаклы тәэсир итә алмый. Үзебез дә шулай бит. Трибунада үз командаң өчен җан атып утырганда, кайвакыт хисләр ташып чыга, ни кыланганыңны да абайламыйсың диярлек. Әлбәттә, ата-бабаларыбыздан килгән милли уен төрләрен дә буыннан буынга җиткерү зарур. Бу юнәлештә дә эш бара. Моның төрле юллары бар. Әйтик, Сабантуй – мондый милли уеннарны үзендә туплаган бердәнбер бәйрәм. Анда спортчы булуың кирәкми дә, Сабан туенда һәркем катнаша ала. Ат чабышы, милли көрәш, кашыкка йомырка салып, капчык киеп йөгерү... Сабантуй, гомумән, гаҗәеп тамаша ул. Ул күңел ачу да, шул ук вакытта спорт ярышлары да. Сабантуй бит бер көн белән генә тәмамланмый. Уенда катнашкан бала киләсе Сабантуйга әзерләнә башлый. Анда туганнар җыела, баланың алар алдында үзен күрсәтәсе килә, ел буе шөгыльләнергә омтылыш барлыкка килә. Бала чакта үзебез дә шундый идек.

 

Әлбәттә, милли спорт төрлә-рен профессиональ юнәлештә үстерү дә бик әһәмиятле. Соңгы елларда Марат Әхмәтов (Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. – Ред.) һәм Җәүдәт Миңнәхмәтов татар-башкорт милли көрәшен үстерү белән турыдан-туры шөгыльләнәләр, ярдәм итәләр. Республикада менә дигән шартлар барлыкка килде, көрәш өчен махсус спорт сарае төзелде, әлеге спорт төре 2013 елда бездә узачак Универсиада уеннары исемлегенә кертелде. Көрәшне мондый югары дәрәҗәгә күтәргәнебез юк иде әле. Шәхсән үзем Рөстәм Мухамов, Илдар Аббасов, Вил Усманов кебек егетләрнең көрәшүен Сабантуйда рәхәтләнеп карыйм. Көчле егетләребез бик күп. Дөньякүләм гомуми спорт һәм милли спорт төрләре бергә үсәргә тиеш дип саныйм. Безнең әле ат чабышлары бар, үзегез беләсез, атсыз бер Сабантуй да була алмый. Без биш ел элек ат спорты комплексы – ипподром салдык, тик дөньякүләм призларга ат чабышлары уздыру – авыр эш, чөнки нәселле чабышкылар тәрбияләп, югары күрсәткечләргә ирешү бик зур чыгым таләп итә. Ул, гадәттә, бик алга киткән илләрдә киң таралган. Шулай да без, башкаларга караганда алданрак ипподром салып куеп, дөрес эшләдек, ягъни нигезен салдык, ә үстерү өчен вакыт кирәк. Бу эшкә әле җәмгыятьнең дә, яшь буынның да өлгерүе зарур. Һичшиксез, безнең республи-када бу спорт төренең дә киләчәге бар. Ат үрчетү, ат тәрбияләү татар халкының канына сеңгән.

 

– Сезгә бала чактан ук «ат җене» кагылган булуын бөтен кеше белә. Үзегезнең Сабан-туйларда атта чапканыгыз булдымы соң?

 

– «Ат җене» безнең нәселдән килә, авылда кушаматыбыз да Чаптын иде. Атларыбыз Минзәлә өязендә күп еллар беренчелекне бирмәгән. Безнең әти, колхоз рәисе булса да, чабышкы атны Сабан туена шәхсән үзе әзерли иде. Тик Сабантуйда атта чапканым булмады, аның өчен махсус җайдаклар бар иде. Дөресен генә әйткәндә, мин күбрәк уку белән шөгыльләндем. Атта чабу өчен күпмедер дәрәҗәдә башкисәрлек тә кирәк, ә мин исә төп игътибарны белем алуга юнәлттем. Вакыты да җитмәде инде: өйдәге хуҗалык эшләреннән, укудан баш чыкмады. Сүз уңаеннан, Пучы авылы китапханәсендәге барлык китапны да укып бетердем бит мин. Буранмы, яңгырмы, укыган китапны тапшырып, икенчесен алырга бара идем, чөнки тизрәк яңа китап укыйсы килә иде. Әлбәттә, атка атланып, атка утырып эшләргә туры килде. Чүмәлә тарттыру, печән, бәрәңге ташу – барысы да баштан үтте.

 

Хәзер менә борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәре музей-комплексларын торгызу эшенә тотындык. Анда да атлар булдыру фикере бар. Свияжскида да атлар тотар өчен урын билгеләнде. Ә Болгарда исә ачык һавада татар халкының авыл тормышын тулысынча күрсәтеп бирәчәк «Икмәк музее» корырга телибез. Бу эшкә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үзе тотынды. Әлеге музейны карарга килүчеләр үзләре дә, балалары да атка атланып карасыннар, дидек. Бу сабый хәтерендә мәңгегә сакланып калачак. Беренче мәртәбә ат өстенә утыргач кичергән хисләрне аңлатып бетереп булмый. Син тере җан иясе өстендә, биектә тибрәнеп утырасың, тирә-якта бар дөнья хәрәкәткә килгән кебек тоела, атның ялына тотынасы килә. Бу хиссият сабыйның киләчәгенә дә тәэсир итми калмас. Икмәкнең дә яңа мичтән чыкканын сындырып капсаң, аның хуш исеннән, искиткеч тәменнән хәйран каласың. Минемчә, һәркем бала чакта шундый тойгылар кичерергә тиеш. Алар аңа тормышны, тарихны аңларга ярдәм итәчәк. Дөнья минут саен үзгәреп тора, техника заманасында яшибез, ләкин кешенең җир, су, һава, табигать белән элемтәсе өзелмәскә тиеш.

 

– Улларыгыз автоузышчы буларак танылдылар. Нәселегезгә хас гади атларны корыч атларга алыштырдылар, димәк?

 

– Алар – замана балалары. Гомумән, яшьләр арасында машиналар белән мавыгу бик көчле. Ипподром ачылгач, анда ял көннәрендә халык күпләп йөрер дигән фикерләр бар иде. Тик замана шаукымы көчлерәк булып чыкты: халык күбрәк автомобиль ярышларына бара. Биектау автодромына беренче тапкыр баргач, исем китеп кайткан иде: анда яшьләр гаиләләре, балалары белән бергәләп ярышлар карарга йөри икән. Һичшиксез, без улларыбыз өчен бик борчылабыз, чөнки бу шактый куркыныч спорт. Хәер, һәрнәрсәнең үз вакыты, диләр. Айрат хәзер инде ярышларда катнашмый диярлек. Радик та соңгы елын гына катнашам дип вәгъдә бирде.

 

– Минтимер Шәрипович, Сез барлык спорт төрләренең дә тугры җанатары. Эшегез никадәр күп һәм вакытыгыз никадәр кысан булуына карамастан, үзегезне еш кына хоккей, футбол, баскетбол һәм башка матчларда күрәбез. Сез команда эчендәге хәлләрдән дә хәбәрдармы?

– Хәбәрдар. Дөньяда кем ничек уйный, кайсы уенчыларга игътибар итәргә, кайсыларын алырга, алмаштырырга, уенны камилләштерү өчен нинди адымнар ясарга – командаларның җитәкчелеге белән болар турында һәрвакыт сөйләшеп торабыз. Үземнең киңәш-теләкләремне җиткерәм. Әлбәттә, барлык командалар белән дә аралашып булмый, аның өчен вакыт та кирәк, тик хоккей һәм футболда кабул ителгән мөһим карарларда катнашам. Ләкин бу басым ясау яки кысылып йөрү дәрәҗәсендә түгел. Безнең алдынгы командаларыбызның җитәкчеләре акыллы остазлар, аларны өйрәтәсе юк. Ә гомумән алганда, барысы белән дә кызыксынам. Бүген яхшы тренерлар табу, гомумән, дөньякүләм проблема. Менә Түбән Новгородта узган хоккей сезоны барышында тренерны өч тапкыр алмаштырдылар. Яңа кеше бер белмәгән команда белән кыска гына вакытта нинди нәтиҗәләргә ирешә алсын, ди? Яхшы уенчыларны тәрбияләү өчен вакыт һәм түземлек кирәк. Төрле чаклар була, менә безнең «Ак Барс»ны гына алыйк. Яшерен-батырын түгел, инде ике ел рәттән сезон башында яхшылап уйный алмыйбыз. Тик Зиннәтулла Билалетдиновның сабырлыгы һәм профессиональлеге нәтиҗәсендә икенче ел рәттән Гагарин Кубогын яулап киләбез.

 

Дөресен әйтим, икенче тапкыр җиңә алуыбызга үзем дә ышанып бетмәдем. Әмма тренерга ышанычыбыз зур иде. Тренерның шәхес булуы мөһим. Зиннәтулла Билалетдинов кебек. «Ак Барс» матчларында минем бер күзем – уенда, икенче күзем Зиннәтуллада була. Сокланып та, горурланып та карап утырам мин аңа. Булса да була икән кешедә шулкадәр сабырлык! Бу аның акыллы, тотнаклы, төпле кеше икәнен дәлилләп тора. Мин бу сүзләрне күптән түгел «Ак Барс» командасына алтын медальләр тапшыру тантанасында да әйттем. Шулай ук Корбан Бердыев та, Владимир Захаров та, Владимир Алекно да – чын шәхесләр. Зур спорт ул хикмәтле нәрсә. Чыктың да җиңдең, дип әйтү артык гадиләштерү булыр иде. Зур спортта эзлекле казанышларга ирешергә теләсәң, моңа бала чактан ук гомереңне багышларга кирәк. Аннары команданы оештыру, туплау – бик олы эш. Командада үзара аралашу, дуслык, бердәмлек булмаса, югары күтәрелеп булмый. Ә төрле-төрле характердагы егетләрне бер йодрыкка берләштерер өчен нәкъ менә сабырлык таләп ителә дә. Кайдадыр уңышсызлыкка тап булган саен тренерны алыштыра башласаң, юньле эш чыкмый ул, аннан соң тиз генә яңасын, яхшысын табу да җиңел түгел бит әле. Минем фикеремчә, тренер шул уенда үзе уйнаган, тәҗрибәле, сабыр, көчле ихтыярлы, сәләтле кеше булырга тиеш. Ул бит әле тәрбияче дә. Әйткәнемчә, яхшы тренерлар ил буенча гына түгел, дөньяда да җитми. Быелгы илкүләм уңыш-сызлыкларның да төп сәбәбе тренерлар составына тиешенчә игътибар биреп җиткермәүгә бәйле. Канадада узган Олимпия уеннары моны бик ачык күрсәтте.

 

Безнең барлык төрләрдә дә уңган спортчыларыбыз бар: футболда да, хоккейда да, йөзүдә дә, волейболда да. Татарстан спортка зур акчалар түгә дип тәнкыйтьләүчеләргә әйтер сүзем шул: мич башында ятып кына халкыңны, илеңне дөньяга таныта алмыйсың. «Мин – татар» дип горурланып, күпме генә күкрәк суксаң да, дөньяга күрсәтерлек гамәлең, осталыгың булмаса, сине берәү дә белмәячәк. Буш куык шартлап китүчән була. Эш күрсәтә белергә кирәк. Читтән футболчылар, хоккейчылар сатып алганны да тәнкыйтьлиләр. Беренчедән, моңа республика бюджетыннан чыгым зур түгел, алар өчен алга киткән, уңышлы компанияләребез акча түли. Икенчедән, бюджеттан бирелә торган акчаны, әйтик, республиканың һәр кешесенә бүлеп чыксаң, һәркемгә 100 әр сум акча тияр иде. Әмма бер генә компания дә тиктомалдан акча чыгарып салмый, бу дөнья буенча да шулай. Хикмәт патриотлыкта һәм спорт сөюдә генә түгел, алар үз компанияләре мәнфәгатен дә онытмый. Команда, ярышларда җиңеп, дөнья күләмендә таныла, димәк, үзенә ярдәм итүче компанияне дә, үз шәһәрен һәм үз илен дә таныта. Нәтиҗәдә халыкны күтәреп кенә калмыйбыз, балалар өчен бик шәп үрнәк тә булдырабыз. Хәзерге базар шартларында үз акчаларын спортны күтәрүгә тотучы оешмаларга рәхмәт әйтергә, хөрмәт күрсәтергә кирәк. Шунысы куанычлы, Татарстанда андыйлар шактый: «Татнефть», «Нәфис», «Оргсинтез», «ТАИФ», «Татэнерго», «Газпромтрансгаз Казан» һәм башкалар. Башлан-гыч чорда командага шактый ак-ча тотыла, ләкин ул командалар, әкренләп күтәрелеп, үзләре үк табыш китерә башлый. Мәсәлән, «Рубин», Европа лигаларына чыгып, берничә миллион евро күләмендә акча эшләде.

 

– Яраткан спортчыларыгыз бармы?

 

– Татарстан спортчыларының барысы да минем яраткан спортчыларым. Дөньякүләм танылган татарларыбыз да күңелгә якын. Барысын да атап бетереп булмас, әмма берничәсен әйтеп китим. Владимир Чагин, Семен Якубов, Фирдәвес Кәбиров, Илгизәр Мәрдиев (атаклы «КАМАЗ-Мастер» командасы), Ирек Зиннуров, Вил Усманов, Алисә Галләмова, Артем Тимофеев, Данис Зарипов, Алексей Морозов, Сергей Семак, Сергей Рыжиков... Әле бит Алина Кабаева, паралимпияче Ирек Зарипов, Динара һәм Марат Сафиннар бар... Алар бик күп, һәм бу бик сөнечле хәл.

 

– Сез спорт дөньясын бик яхшы беләсез. Әйтегез әле, бүгенге көндә анда Сезне ниләр борчый?

 

– Нинди генә спорт төрен алсак та, ярышларда гаделсезлек күренешләре булуы борчый. Мәсәлән, кайвакыт судьялар кайбер командаларны ачыктан-ачык яклый башлыйлар. Андый очракларда мин мондый фикердә: болар безне кимсетергә ниятлиләр, әмма, киресенчә, шуның белән безне тагын да көчлерәк итәләр, чөнки бездә яхшы мәгънәсендә усаллык барлыкка килә. «Ничек кенә аяк чалсагыз да, без уйныйбыз, уйнаячакбыз һәм барыбер җиңеп чыгачакбыз», – дип үҗәтләнеп, тагын да тырышыбрак уйнарга тотынабыз. Үз-үзен хөрмәт иткән команда җиңел юл белән бармый ул. Судьяларның йомшаклык күрсәтүе ахыр чиктә команданы хәлсезләндерә генә. Гаделлек кирәк. Кайбер финал ярышларына судьяларны чит илләрдән чакыралар. Аларга карата бернинди сораулар тумый, чөнки алар ике якны да тигез күрә. Ни өчен Мәскәү командалары соңгы вакытта футболда да, хоккейда да, волейболда да әллә ни уңышка ирешә алмыйлар? Чөнки алар җиңел юл сайлыйлар. Ә авыррак юл узып чыныккан, көчәйгән төбәк командалары алга чыга башлады. Әлбәттә, гаделсезлеккә юл куярга ярамый. Миңа калса, быелгы кышкы Олимпиадада нәкъ менә шул сәбәпле җиңелдек. Командаларны туплаганда да, спортчыларны гадел рәвештә, осталыгына карап сайлап алырга кирәк. Спорт бит бу! Ул чиста нигезле, намуслы шөгыль булырга тиеш. Иҗади хезмәт шикелле. Менә шушы көннәрдә генә бөтен ил күләмендә Баскетбол федерациясендә булган гаделсезлекләр фаш ителде. Аның җитәкчесе Сергей Чернов эштән алынды.

 

Шулай ук Олимпиадага әзерләнү турында төрле сүзләр ишетелде. Ә бит биредә бер-нинди имеш-мимешләргә урын калмаска тиеш иде. Күпмилләтле Россиядә халык бик сәләтле. Әле СССР вакытында ук һәрва-кыт җиңеп килдек. Элек матди хәлләр авыррак та иде. Бүген исә Олимпиадага спортчылар санынча артистлар ияртеп бару, акчаны кирәкмәгән юнәлешләр-дә тоту – тискәре күренеш. Башта спорт, аннары гына күңел ачу турында уйларга мөмкин. Хәзер инде, «авыз бер пешкәннән» соң тотындылар, әмма бу эшне дә ахырына кадәр җиткерергә кирәк. Паралимпия уеннары исә менә шушы хәлне көзгедә сыман ачып салды. Анда катнашучыларга артык игътибар да бирелмәде, ә алар һич көтмәгәндә, дөньяны шаккатырып, Россияне бөтен дөньяга танытып, алтын медальләр төяп кайттылар. Димәк, артык ыгы-зыгы булмаган җирдә намуслы кешеләр җыелган, тырышып әзерләнгәннәр. Ләкин мин барыбер Олимпиададагы уңышсызлык өчен спортчыларны гаепләмәс идем. Уңышның нигезендә оештыру осталыгы, кадрларны гадел сайлау ята.

 

Сүз дә юк, без – патриотлар. Шул ук вакытта патриотлык хисләре чынбарлыкка нигезләнергә тиеш дип саныйм. Берәр төрдә уңышлар була икән, без аның белән ел буе мактанабыз. Безнең илгә хас нәрсә бу. Быел хоккей буенча Германиядә узган дөнья чемпионатын гына алыйк. Россия, әлбәттә, уңышлы чыгыш ясады, көмеш медальләр алды. Әмма шунысын истән чыгармыйк: башка илләр бу ярышка иң көчле составларын җибәрмәделәр. Канаданың, нигездә, яшьләр командасы уйнады һәм ничек шәп уйнады! Искиткеч зур тизлектә һәм шул ук вакытта ничек төгәл эш итәләр. Дөресен генә әйткәндә, мин үзебезнекеләр өчен борчылып куйдым. 2014 елда Сочи Олимпиадасына шушы команда киләчәк ләбаса! Аларны җиңәргә теләсәк, безгә бүгеннән үк ныклап әзерләнә башларга кирәк. Менә шуңа күрә үз-үзебезгә объектив бәя бирергә тиешбез. Нинди командалар белән уйнап чемпион булганыбызны яки югары урын яулаганыбызны аңларга кирәк.

 

– Минтимер Шәрипович, Казанда булачак Универсиадага да вакыт күп калмады. Бу вакыйга Татарстанда спорт үсешенә нинди йогынты ясаячак?

 

– Татарстанның, Казан шәһәренең Универсиада үткәрү хокукын яулап алуы гаҗәп хәл! Кайчакта, дөньяда әллә без генә микән, дип тә уйлап куям. Сүз дә юк, мондый дәрәҗәгә җитү – бик зур хезмәт нәтиҗәсе. Ашаган белми, тураган белә, дип әйтәләр бит. Моңа ирешү өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, спорт, туризм, яшьләр эшләре буенча элеккеге министрыбыз Марат Бариев, Казан шәһәре хакимияте, шәхсән Илсур Метшин күп көч куйдылар. Бу җиңү Татарстанны да, халкын да югары күтәрә, республика тормышында гасырның иң зур казанышы дип бәяләнерлек вакыйга ул. «Рубин»ның атаклы «Барселона» командасын җиңүеннән соң, «Интер» белән лаеклы уйнавыннан соң, Казан дөньяга ничек танылды! Минемчә, без бик дөрес юлдан барабыз. Әле менә Россия футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукы өчен көрәшә. Җиңгән очракта бездә төзеләчәк футбол стадионы да файдаланылачак. Республика Сабан туен да шунда уздырып булыр иде. Менә дигән уңайлы урында урнашачак ул. Күреп торасыз, Универсиада объектлары да бер-бер артлы сафка баса. Шунысы бар: гомер кыска, ә хыяллар күп. Иң мөһиме – без инде хәзер үк киләчәк буыннар өчен киң колачлы эшләр башладык. Бездәге Универсиада тарихта иң яхшысы булачак.

Әңгәмәне Илназ ФАЗУЛЛИН әзерләде
Безнең спорт
№ 11 |
Безнең спорт печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№64 (47669) / 17.06.2010 17:12:54

э халык таменэ шул! безнен жаннарыбыз каргалган курэсен,югыйсэ бу илдэ тумаган булыр идек....

№63 (47667) / 17.06.2010 17:10:01

Кигэвенсузлэрегез хак! минем жизни дэ шул боек в кавычках тозелештэ эшли!шулай ук оч ай хезмэт хакы алганы юк.апа баласына садикта урын таба алмый.Жизни эштэн китсэм хезмэт хакын ботенлэй курмэм дип йори инде хаман коне тоне эшлэп!ИРКЭ эйтуенчэ ботен кеше котуче булырга тели имеш!коченне сэламэтлегенне бетереп эшлэп йореп хезмэт хакынны алалмау минемчэ бер илдэ дэ юк мондый издевательство!хокемэттэ барда яхшы

№62 (47546) / 16.06.2010 20:15:49

Менә шул Универсиадага дигән акчларны да кабинетларда утыручылар үзләренә алып бетерделәр дә инде. Шуңа күрә дә аның Казанда узачагына түрәләрдән күбрәк шатланучылар булмагандыр, чөнки акчалар бит аларның кесәсенә керәчәк.

№61 (47331) / 13.06.2010 22:48:15

Иркә
Мин, әлбәттә, утопияга ышанмыйм.
Төп белемем 8 клас кына булса да, бүгенге тормыш корылышы Рәсәйдә(бигрәк тә) дөрес түгел икәнлеген аңлыйм.
Шулай булгач, башкалар да аңлый бит инде бүгенге халәтне.
Гадел тормышны(бүленешне, табышны) һәрвакыт, һәр заманда, һәр кабиләдә теләгәннәр - булдырганнар.
Тора-бара *гаделлек*не кланнар үзләштергәннәр.
Тарих кабатлана. Бүгенге алдарлар үзләренә ышаналар: - без дөньяның кендеге. Дөньяның үзебез теләгән почмагына барып, үзебез теләгәнчә яши алабыз,- дип .
..........................

№60 (47328) / 13.06.2010 22:14:15

Иркә
 Ысп. Капис ның җавабын карадым, ләкин, налогоплательшиклар акчасына миллиард сумнарга төшереп туп тибүчеләр командасы тоту белән, чиновник кызыннан көнләшү арасында тәнгәллек тапмадым. 

№59 (47323) / 13.06.2010 21:09:45

Ыспуртчы капис, кара зле , син моңа ни дип җавап биргәнеңне хәтерлисеңме???\"голубую женскую сумочку из крокодиловой кожи стоимостью 360 тысяч рублей, в которой лежали сотовый телефон Vertu стоимостью 150 тысяч рублей и духи Bond 9 за 9 тысяч рублей.//\"

Вәйт, бар нәрсә шуңа кайтып кала. Үзегез, үзегез ниэшләр идегез??? Монда кигәвен генә ышандыра, чын коммунистик идеяга ышануы турында. Тик ул да утопист, булмас әйберләр турында хыяллана. Тик революция, кан кою дигәннәре генә реалга әйләнүе барлыкны онытмаска кирәк кара-каршы якларга.

№58 (47321) / 13.06.2010 20:45:41

Соры корт
Әлбәттә башыгыз җитми дә, җитә дә. Күпләр шулндый халәттә.
Әмрикәнең бер президенты әйткән: "Бер кешене гөмер буе алдап була, халыкны да күпмедер вакыт алдап торып була, ләкин - гөмер буе алдап торып булмый(төгәл түгел, истә калганча).Аның сүзләрендәге хаклыкны тормыш исбат итеп килә. Һәм исбатлау кабатланаячак.

№57 (47316) / 13.06.2010 19:47:16

Ысп. Капис
Билбау асты буш булса, кәшәкә онтыла. Мин үзем гөмуми спортка каршы түгел, ләкин  мил. долларлар түли-түли команда тотуны аңларга башым җитеп бетми, әллә инде сарческий маразм?

№56 (47314) / 13.06.2010 19:30:15

Татарстанда мәктәпләр җитми, балалар бакчалары куркыныч хәлдә диләр, ветераннарга һаманда фатирлар биреп бетерә алмыйлар, авыл җимерелә, эшсезлек көннән-көн арта, Казанда җирле халыкка караганда фатир снимать итеп яшәүчеләр артыграк, ә хөкүмәткә Универсиада кирәк, имеш, без дә бар да яхшы, спортны гына кайгыртасы калды. Шул футбол матчларына халык та бара алмый бит хәзер, эшеннән акчасын бирмәгәч, күршесеннән бурычка йөз сум алып, гайләсенә ипи алып кайта, ә кемгәдер шушы мәлдә Универсиада кирәк. Ожирели бу түрәләр!

№55 (47300) / 13.06.2010 14:50:21

Җәмәгать, былтыр (кара: http://matbugat.ru/news/?id=1711) зур спортның бик файдалы булуын даулаган спорт сөючеләрнең тавыш-тыннары чыкмый, нишләптер (Мишәр әфәндедән башка). Әллә фикерләре үзгәргән инде?

№54 (47284) / 13.06.2010 10:36:19

Менә шушы кешеләр зарплата сорыйлармы?????Күрәсең эшкә йөрисездер генә ахры, эш башкарган кеше мондый нәрсәләр сөйләми.Миңа зарплатаны вакытында бирәләр, аңгыра сарык булгач, сезгә дә көтүче булырга хыялланудан туктарга тәкъдим итәм,, зарплата да ала башларсыз.

№53 (47276) / 13.06.2010 01:05:06

:sm22ИРКЗ :ИРКЭ ВСЕ О КЕЙ!

№52 (47270) / 13.06.2010 00:10:17

Хәерче хатын, мин дә укыйм, барысын да беләм.Эш шунда ки, сезнең дөньяга караш белән минем дөньяга карашымда аерма зур. Кердем сез әйткән җиргә, карадым, тик бернәрсә укымадым.Минем өчен анда кызыклы түгел.Үзләрен бүтән беръяктан күрсәтә алмаган кешеләр генә шуның белән шөгыльләнә, икенчеләре шуннан файдалана. Бу рух мәсәләсе. Духлес.Моның икенче кырые - Перельман.Анда рух кына.Аңа миллион нәрсәгә.200 ел буе беркем эшли алмаганны эшли алган кеше бит. Бу ситуация белән дә икенчеләр үз интересында яхшы файдалана.
Проблеманы хәл итү өчен ситуациягә караш икенче булырга тиеш.Сез кемнәрнеңдер байлык туплаганына битараф карарга тиеш. Нәфрәт туплану миндә һәрвакыт шикләр тудыра. Нәфрәтләнүчеләр үзләре дә шуны тели, ләкин булдыра гына алмый, көчләреннән килми генә. Бу күпчелек очрак өчен дөрес.Каршы як тели һәм булдыра да. Шунлыктан, әйтергә кирәк, дөньяда шушы мке караш кына булса, мин көчлерәкләрне сайлар идем. Чөнки икенчеләрендә көч тә, рух та юк дигән сүз.Үзем конкрет күпчелеккә(тик безнең ил өчен түгел) хас булган кешелек сыйфатларын хөрмәт итәм. Кеше үзенең башкаларга файдалы хезмәтләре белән генә хөрмәткә лаек була ала.Әйтик, яхшы сыйфатлы төзүчедән дә хөрмәткә лаек профессияләр күпме? Булсалар да, барысы бер дәрәҗәдәдер дип уйлыйм.Шунлыктан сорауны бары үз хокукларың турында гына куярга кирәк.Бездә коллык юк! һәркем үз эшенә бәяне закон нигезендә тәлап итәргә хаклы. Сорау менә шушы яссылыкта гына куелса проблема хәл ителәчәк дип уйлыйм. Гәҗитләр дә һәр проблеманы сәяси яссылыкка кайтарып калдыралар. Проблемалар кеше хокуклары яссылыгында күтәрелсә һәр гәҗит бастыра, сөйли алыр иде дә бит. Тик безгә властька бер яктан табыну, икенче яктан күрә алмау хас.Бездә һәр проблема сәяси яссылыкта гына карала. Нәкъ менә шуның сәбәпле власть курка сүз ирегеннән. Курку һәртөрле тыюлар китереп чыгара.Журналитслар язарга курка башлыйлар.Югыйсә проблемага карашның ракурсын гына алыштырырга кирәк. Ләкин бу беренче карашка гына җиңел, беренче дөньяга карашны үзгәртергә кирәк. Алдарак әйттем кайсы якка икәнен.Сәясәт, кемнеңдер байлык туплавы соңгы урынга калып, кеше, кешелек кыйммәтләре турында язарга кирәк. Кешелек кыйммәтенең беренче чагылышы - ул кеше хокуклары дигән әйбернең булуын тану
белү, шуны кайгырту.

№51 (47251) / 12.06.2010 19:22:31

улэм икэн укенечле тугел бу улемнен мина килуе боек жыр боек илен хэм улларын очен улуе!

№50 (47250) / 12.06.2010 19:17:10

Иркэ кайсы гэжит язсын инде? мин алароны гаеплэмим !мин куп укыйм Григорий Климовны укыгыз Kpe.ru га кереп Петров лекциялэрен тынлагыз барсын да анларсыз!

№49 (47249) / 12.06.2010 19:11:42

Безнен ирлэребез кон тон эшлэп бар акча бер кланга китеп бара! мина алтын унитаз да байлык та котеджлар да кирэкми! анлыйсызмы минем ирем кон тон эшли арып кайта анын уз сэламэтлеге бэрабэренэ эшлэгэн 15 мен акчасын да бирмилэр бит!кешелэр менэ сезгэ дореслек укыгыз белегез kpe.ru

№48 (47241) / 12.06.2010 11:11:21

Иркә
Бер туп тибүчегә 1,5 мил. доллар түли - түли футбол, хоккей камандасы тоту нормаль күрнеш дип санамыйсыңдыр бит? Минемчә, бу чын ахмаклык! Ул акчаны гомуми спорт үсешенә тотсалар, күпкә файдалырак булыр иде. Мисалга: шахмат мәктәбе тренерының хезмәт хакы 2000, ә бит ул җәмгыяткә ,1,5 мил. доллар торган туп тибүчегә караганда, күберәк файда китерә.
Футбол-хоккей командалары , Татарстанны танытмый, чөнки алар ялланган командалар. Үзебездә туып-үскән егетләр уйнаса, башка хәл булыр иде.

№47 (47236) / 12.06.2010 10:33:22

Земфира, сез сөйләгәннәр, ул икенче проблема. Хоккей, футбол булмаса, икенче сәбәп булыр иде. хәтерлисезме, элегрәк, начаррак яшәгәндә просто урам бандалары кара -каршы арматура белән сугыша иде. бу юлы, шулар ук спорт уены караган башта, аннары сугышканнар. Спорт -монда беренчел түгел. Бу тулаем җәмгыять проблемасы.

№46 (47235) / 12.06.2010 10:27:27

Кайсы татар гәҗитене ООО "Универсиада"да өч ай зезмәт хакы тхләмиләр дип язып чыгарга көче җитә????
Күке, әлбәттә, сез дә, хәерче хәленә төшкән хатын үз исемен әйтергә тиеш. шунсыз берни эшләп булмый.Монда мәсәләне чишүнең ике моменты бар. Былтыр җәй бездә шуның сыманрак булган иде. Офиска бардым да, ярар, шушы көннәрдә бирмәсәгез, мин эшкә чыгудан туктыйм, ике атна узган,ач яши алиыйм, баламны да ач яшәтә алмыйм, икенче җирдә эшләп торырмын, сезнең акчагыз булганчы дип. Башкаларга ничек булгандыр, миңа икенче көнне үк шалтыратып бирделәр.Бу беренче очрак, мин уверенный в себе специалист, мондый позицияне тоту миңа бик җиңел.шунлыктан стремиться к совершенству надо. Щмма тцзелешикенче тцрле щцбер, гастарбайтерлар бар, шунлыктан берләшеп, килешеп, бер-берегезне сатмыйча эш итүдән бүтән бер юл юк.Хәзер мөмкинлекләр юк түгел. Хотя бы шушы сайт! Матбугатны алар укымасалар да, хөкүмәт акча түләүче татар ңурналистлары укый. Без моңа ирештек. Әгәр конкрет исемнәр белән бердәм язсагыз, максатыгызга ирешәчәксез. Универсиаданы вакытына өлгертү, сыйфатлы эшләү алар өчен дә проблема.Аларның сул кулы ни эшләгәнен уң куллары белми, шундый яхшы менеджмент!Шунлыктан бәлки рәхмәт тә әйтерләр әле, барыбер алар цчен дщ файдалы гамщл булачак. Тик проблеманы килеп чыгуга, нәфрәткә барып җитмичә, законда (кзот)язылган хокуклпрыңа таянып кына башкарырга кирәк.

№45 (47227) / 12.06.2010 00:09:19

Менә сезгә бер булган хәл. \"Ак Барс\" кубок алган көнне булды бугай. Безнең күрше малае кичке сәг.10да кибеткә чыккан. Көнбагыш алырга, күрәчәген дә эзләп чыккандыр инде. кибет алдында хоккей уенын карап, җиңүгә әсәрләнгән ике \"фанат\" басып торалар икән.Муеннарында таныш шарф-язулы, егет шикләнергә, куркырга уйламаган да. Үзе дә телевизордан уенны карап кына чыккан бит Каннары кызган теге бәндәләр, суынырга диптер инде, тиктомалга 16 яшьлек малайны кыйнап ташлаганнар. \"Ник башыңны иеп узмыйсың безнең яннан\", имеш. Малай башы белән ташка җайсыз төшеп, башы ярылган. Алга таба ни булганын аңлыйсыз инде - \"Ашыгыч ярдәм\", травматология хастаханәсе. Шул малайның әнисе сөйли, килеп кердек, елап, ялынып йөрим, зинхар тизрәк тегегез башын дип, ди, селкенмиләр дә, үз вакытлары җитмичә әйләнеп тә карамыйлар. ди. Кичке 11 белән 12 арасы, палатада бездән башка бер генә ир-ат бар, малай янында кунып калып, саклап чыгармын, йоклап алырга урын да бар дип кайтмый калдым, ди. Берзаман. 12дән соң, ташый башламасыннармы кул-аягы сынган, башы ярылган кешеләрне, ди. төнге 2гә кадәр травмотология палаталары коридорлары белән бергә хасталар белән тулган. \"Ачуың да килмәс иде, авызлары җимерек, куллары, аяклары гипска катырылган. Үзләре җүләр кебек: \"Ак Барс\" - чемпион дип кычкырып яталар ди күрше хатыны. Малае 2 атна чамасы ятып чыкты тегендә, унитазны гына өйдән алып бармады, калганы- бинттан башлап - үзенеке. Шул көннән бирле безнең ул күрше хатыны Татарстан спорты турында сүз чыкса үзеннән-үзе сүгенә башлый. Спорт белән кемнең дуслыгы ничек бит. Ник ул \"бик большой спорт\" бәндәләрне начарлык кылыр өчен әсәрләндерә. Ә велосипедка килгәндә- шәп инде ул, Илфат, әгәр берәр гонщик бәреп китмәсә.Мин сезнең ,бәхәскә катнашмадым, бары үзем белгәнне генә сөйлисем килде.

№44 (47218) / 11.06.2010 19:17:38

Универсиада авылын төзүдә катнашучыларның күбесе акча ала алмыйча йөриләр, чөнки ул "бабки"ларны башкалар әллә кайчан үзләштергән инде. Ә инде Мәскәүдән тагын да күбрәк акча алу өчен, Путин килгәндә бөтен Казан урамнарын ябып, аңа корылмаларны күрсәтәләр. Икенче көнгә ул корылмалар янәдән ябыла һәм анда эшләнеп бетмәгән 50% эш эшләнә.

№43 (47210) / 11.06.2010 17:11:31

Кактус
Сезнең белән тулысынча килешәм, практиктический футболны да, хоккейны да караган юк (30 ның өстенә чыккач) 

№42 (47208) / 11.06.2010 16:59:12

Монда язып тормам дигән идем дә, бер фикерне язмыйча булмас ахры.
Бер хоккейстны яисә футболистны 1,5 мил. долларга сатып алалар. Үзебез акча юк дибез. Командаларның яртысыннан күбесе лигионерлар. Иксез-чиксез акча түгәбез, кубок шул акчаны кире кайтарамы???? Ә менә берәр кеше яисә бигрәк тә бала чирәп аны чит илдә дәвалар өчен 100мең доллар кирәк диләр. Ни өчен шул 100меңне җыяр өчен халыкка мөрәҗәгать итәләр? Ни өчен дәүләт туп тибеп уйнаучыларны үзенең гражданнарыннан күп тапкырлар артык күрә. Димәк дәүләт үзенең гражданының арт ягына тупка типкән кебек тибә дигән сүз. Ни өчен махсус шундый очракларда үз ватандашыңны дәвалар өчен бөджет булдырмаска? Без телевизор алдында үзебезнең артыбызга типкән өчен шатланып кул чабып утырабыз түгелме?

№41 (47207) / 11.06.2010 16:41:13

Мишэр, миңа сәпид кирәк шул. Якты планнар, хыяллар белән арзан булмаган 2 сәпид алдым. 21 скоростьлы. Таудан да җилдереп менә ала. аякларны совсем арытмый. Ә йөрергә юл юк. Неужели основной трассларга гына булса да, великлар өчен 1 метр сукмак җәл. Юк, без ялкаулар, машинага гына утырырга чамалап торабыз. 100 м җәяү атларга лень... Шуңа юллар корганда бу хакта башыбызга да кертмибез. Ә минем шикеллеләрне тиле, педаль әйләндерергә атлыгып тора, дибез. Югыйсә, вакыт педаль әйләндерсәң дә үтә, әйләндермәсәң дә үтә. Беренчесе сәламәтлек, икенчесе авыру...
Миңа кала бары тик спортзал. Менә барып кайттым. Ә анда ялкау булмаганнарның да барысы да йөри алмый. Ул бизнес урыны, кыйммәт. Спорт паркта, урамда йөгереп йөрү генә түгел. Комплекслы булырга тиеш сәламәтләнү. Хәтта, шул ук паркта йөгерүнең дә тәртибе бар. Теләсә ничек ярамый. Газета профильле бит, шул хакта да, язар дип өметләнәм. Невропотологлар, тренерларга сүз бирегез. Популярлашытруга сәламәт яшәү рәвешен өлеш кертегез. ТВ каршында, я стадионда җанату сәламәтлек түгел, үзең уйнау шәбрәк... Мин монда шуны аңлатырга тырыштым, никтер бәхскә кереп киттек. Югыйсә килешә торган нәрсәләр иде бугай инде...
Менә массовый спорт мопуляр булса, чит илләрдән спортчылар сатып аласы булмас иде, үз балаларыбызны тәрбияләр идек. Һәм спорт ярышлары убыточный да булмас иде... кызганыч, мин бу нәрсәне әле аңладым. балаларым инде үсеп җитте. Алар белән бергәләп элегрәк килгән булсам спортка...

№40 (47200) / 11.06.2010 14:06:47

гомере кыска анын э хыяллары куп! минем дэ балаларымнын хыяллары куп э алар иртэгэ нэрсэ ашарга я акча юктан башканы ишетмилэр!килер кон аллабирса кайнар коннэр килер!!тик без курербез микэн?

№39 (47199) / 11.06.2010 13:40:06


Байлар арта - хәерчеләр арта
Аптеклар арта - чирлеләр арта
ВУЗлар арта - наданнар арта
Эшчеләр кими - түрәләр арта
Җитештерү кими - товар арта...


№38 (47198) / 11.06.2010 13:15:40

OOO,Универсиадастрой,менэ шул адресс!аннан алда 3 жирдэ тозелештэ эшлэде анда да хаман бирмилэр!бирмэслэр дэ инде аны!судлашып та карадылар толк юк!ботен татарстан ике кланга гына эшлэгэч безгэ ни кала?сонгы ел ярым эчендэ чэчлэрем ап- ак булды инде! Тукаебыз язганча бай хэерче заманына барып життек!

№37 (47192) / 11.06.2010 12:18:15

Иркә! ул адресларны язуда файда юк шул. Ул "кечкенә" адреслар барсы да бер "зур" адреска карый!

Ирем соңгы хезмәт хакын -февраль өчен, апрель аенда алды. ул да төзүче.

№36 (47184) / 11.06.2010 09:10:49

Илфат эфэнде, кеше сузне мина да нипачуп, яздым бит инде, йогереп тэ, чангыда да йордем, спортзалга атнага 5 тапкыр йоргэн чаклар да бар иде. Эш оялуда тугел - ялкакулыкта. Менэ сэпит белэн йорергэ урын юк. Шуна курэ сэпиттэ йормим, мона бик борчылмыйм да, башка спорт торлэре белэн шогеллэнергэ була. Кызганыч, сезгэ именно сэпит кирэк икэн.
Менэ авылда печэн чабалар, ялларда Алла телэсэ берэр машина печэн чыбып килэсе була эле, чалгы ботен ибир-сибирне куа тэннэн, только так!!!! ))))

№35 (47183) / 11.06.2010 08:15:51

Менә бу төзелешнең исеме, адресы язылса, бу бик кыйммәтле булыр иде дә бит. Болай бер якта нәфрәт тупланган, хәзер икенчесендә дә адекват реакция тудырмаячак.

№34 (47178) / 11.06.2010 02:33:36

менэ минем ирем универсиада тозелешендэ эшли эше авыр сварщик! уз эшенен остасы тырыш э 4нче ай инде хезмэт хакын бирмилэр((( иртэгэ кесэдэ акча юк бурычка баттык!утырып тычам мин универсиадага!балаларны ашатырга киендерергэ кирэк!

№33 (47171) / 10.06.2010 23:55:43

Сүз Кытай турында түгел иде, ну ярар инде анысы гына. Ә бит безнең илдә уза торган Универсиада һәм Олимпиада дөньяда иң кыйбатлылары. Аларның файдасы түрәләрдән башка беркемгә дә юк һәм булмаячак та! Бу откатлар өчен эшләнелә торган бер нәрсә, хәзер спорт юк, ул хәзер шоу гына.

№32 (47166) / 10.06.2010 23:44:31

Кытайда да бар ул легионерлар, футбол буенча чемпионатларын карагыз, хэтта безнекелэр дэ уйнады хэм тренерлык итте. Элбэттэ, уз спортчылары кубрэк дилэр (башкача момкин дэ тугел, Кытай бит ул!). Лэкин бер нэрсэ ап-ачык: кытайларда тренерлар чит илнеке хэм нигездэ элеккеге СССРнын атаклы тренерлары

№31 (47135) / 10.06.2010 22:42:02

Спортка дип миллиардлар түгү бик аяныч хәл. Әйтерсең, илебездә башка проблема юк. Менә Малайзия дәүләтенең бер футбол командасы да, хоккей төркеме дә юк, ә Рәсәйдән матуррак яши, чөнки акчалар халык мәнфәгатен яклауга китә. Бездә исә, Универсиаданың илебездә үткәрелүе чинушалар өчен генә бик әйбәт. Шту син, миллиардларны кесәгә салырга була бит, әлбәттә мин шатланам Универсиаданың Казанда үткәрелүенә, шулай дип уйлый безнең түрәләребез.

№30 (47132) / 10.06.2010 22:37:21

Фәрхәт, сокландырасыз. Минем позициям әзерәк аерылса да.бу спорт ,әлбәттә эре капиталны рекламалау. Аның бүтән функциясе юк, фанатланасы килгән кеше, бүтәнен таба инде ул.Соңгы елларда Россиядә капитализм урнашудан Төркия генә отты шикелле. Россиядә дә, Татарстанда булмаган урта классны тудырды Россиялеләр хисабына.Һәм менә Израиль белән сөйләшә ала. Бурычлары юк дәрәҗәсендә. Әлбәттә, Татарстанда урта, вак капталны булдыру Мәскәү каршылыгына да очрыйдыр. Бөтен төшемле бизнес акчалары Мәскәүгә ага бит.Әмма татарларда хәйлә һәм тырышлык җитәрлек, сәяси теләк булса, булдырып булыр иде әлбәттә.Шул вакытта акыллы татарлар потенциал булып кына калмас, Татарстан престижын күтәрүгә багышларлар иде үзләрен.Электрон правительство хөкүмәтне генә модернизацияләү чит ил кампанияләр тарафыннан.Чынлыкта җзмгыять тормышын модернизацияләргә кирәк,
Эре капитал уңышы гына безне һаман да шул Африка илләре тирәсендә калдыра бирә. Аларда да алга ыргылучылар бар инде.

№29 (47126) / 10.06.2010 21:47:53

мишәрләр)))) Сез кеше сүзеннән курыкмагыз. Утырыгыз Ләсәпидләргә, чаңгыларга, конькиларга.... Кеше сүзе дип яшәп булмый бит инде. миңа мәсәлән пофик кеше сүзе. Әйдәгез ләйсәпидллеләр клубы оештырабыз. Сезнең физкультура белән шөгыльләнүегезне нәкъ менә 30 яшьтән 50 яшьлек булып күренгән, аннан әби-бабайларга әйләнгән, кайчандыр булган сылу формаларын карточкадан гына юксына торганнар осуждать итә. 60–70 яшьлек бабайларны спортзалда күреп сокланам. Сәламәтлек һәркемнең үз кулында, билгеле яман нәрсәләр аяктан екмаса. Әнә узган ярты ел эчендә 2 абыем, 1 сеңлем китеп барды. Йөгереп йөргән җирдән)))2 очрак буенча спорттан ерак иделәр. Бәхетсезлек булмас иде дип уйлыйм.

№28 (47121) / 10.06.2010 20:53:37

Мишэр мин татарча мишәр(клавиатура буенча).Синең белән килешмичә булмый,мин уйлаган фикерләр шалт синең авыздан чыга да китә.Менә минем дә лисапитым бар,районда чыгып кара аның б/н ,хәзер тотыналар-моңа ни җитми инде машинасы бар фәлән-төгән.Исәнлек турында уйлыйдыр кеше,шулай бит.

№27 (47113) / 10.06.2010 19:19:52

Фәрхәт,
килешәмен!

№26 (47111) / 10.06.2010 18:19:10

Фәрхәт,

№25 (47109) / 10.06.2010 17:17:33

бик кйбатка төшә шул спорт комплекска йөрүләр. безнең җилкә күтәрерлек түгел

№24 (47108) / 10.06.2010 17:15:13

фәрхэт

№23 (47106) / 10.06.2010 16:57:53

Спортка төрле яктан карарга була билгеле.Борынгыдан килгәне,хакимнәр тарафыннан әйтелгәне-халыкны кулда тоту өчен ипи белән кәмит кирәк дигәне .Тормыш ачтан үләрлек түгел,яшьләрнең энергиясен стадионнарда чыгарырга,сәясәттән читкә юнәлдерергә кирәк.Профессионал спортка басым ясау,массовыена мөмкинлекләр булмау шулай уйларга мәҗбүр итә.Хәзерге спорт әлегә телевизор кебек үк кешене пассив карап утырып вакыт уздыручыга әверелдерә.Фанатизм тәрбияли.Бер чит илдә ике авыл арасында махсус велосипед юлы күреп шаккаткан идем.Бу илнең олимпия уеннарында җиңәм дип тилергәнен күргән юк. Рәсәй төбәкләре арасында( 2008 елның Росстат мәгълүмәтләре буенча) Татарстанның уртача пенсия буенча 51 урында булып та спортка чит җирләрдән килгәннәргә акча түгүе кәмит әлбәттә.Имеш спосорлар акчасы.Ул алар тарафыннан түләнеп бетмәгән хезмәт хакы.Моның барсын да халык җилкәсе күтәрә Минтимер агай.Рәсәйдә,бигрәк тә Татарстанда пиар ясап дан казанырга тырышу,ыштансыз күткә каеш буу безнең каныбызга сеңгән.Чабата киеп космоска менәбез,татар авылларын инвесторларга талатып рекордлы уңыш үстерәбез,Меңнән артык мәчетебез бар дип шапырынабыз да, дуңгызлар санын миллионга җиткерәбез дип йөкләмә алабыз.Чувашиядәге Тукай, Шыгырдан һ.б.кебек берәр авылың булса иде Татарстанда сөйләшергә сүз булыр иде спорт турында.Федоровтан үрнәк алырга була.Болгар мәчетен үзләрендә торгызганнар, Әле без җыйналабыз гына.Свияжск чиркәвеннән акча калса төзербез.

№22 (47103) / 10.06.2010 16:12:18

Мишэр, Болай да быстырм ходом по жизни шагаю мин)) Именно минем аяклар өчен велик кирәк шул. күп йөрергә ярамый җәяү. Иң мөһиме тик кенә басып торырга ярамый. аякта кан оешмасынга.

быел трассага чыккан юк әле. узган ел трассада 40км.сәг. белән барып буласын күреп шаккаттым. Китайский великның спидометры бар. Берьюлы 2 велик алдым. семья белән йөрергә. Улым белән гел талаш, беребезнең дә машинага утырасы килми, велик хочется... Тик менә машиналар комачау итә, кешегә санамый. әле сүгенеп китәләр. Бер айзер калдырча җигули белән карбыз төягән, тәрәзәсе ачык. \"Нашул тут ехать даругу\", дип миңа кычкыра. куып җитеп кысмакчы идем, булмады))) Калдырчасы җитезрәк булды, хәлем бетте...

ИХ, аны без, журналистлар сөйләргә тиеш. Чиннар элеп алып планга кертеп эш оештырырга. шуны да белмисеңмени?)))спорт мәктәпләренең хәлләре турында языйк. Волейбол тубы алырга акчалары юк. 3–4 меңгә йөрүче тренер турында... Тик моның өчен журналистның үзенең дә "ычкынган" булуы кирәк шул, минем кебек.
без сөйлибез. Инде оныттым да чутын бу темага язмаларның.
Менә берничәсе, тиз тапканнар монда.
http://www.beznen.ru/news/?id=1042
http://www.beznen.ru/news/?id=1071

№21 (47100) / 10.06.2010 15:31:07

"Кыскасы, барны бар, юкны юк, дияргә өйрәник. все плохо дию дә ялгыш, все хорошо да дөрес түгел" - менэ монын белэн тулысы белэн килешэм. Лэкин халыкта условий нет дигэн уй бик кин таралган. Моны ничек бетерергэдер - белмим. Мина анлатмасалар да була - бик эйбэт анлыйм, лэкин уз=уземне мэжбур итэргэ коч таба алмыйм эле.

Врач великта йорергэ кушкан икэн - курыкмыйча быстрым шагом жэяу йорегез - файдасы ким булмаячак, белеп эйтэм. )))))

№20 (47098) / 10.06.2010 15:24:19

Илфат абый, кем анлатырга тиеш сон аны?

№19 (47097) / 10.06.2010 15:18:54

Мишэр, теләгәндә шартлар бар анысы. Мин юк димим. Ләкин попуялрлаштыру кирәк. Менә шул җитми. Спорт ул шоу гына түгел, үзеңне сәламәтләнедрү дә. Шуны аңлату җитми дим мин. Ә шартлар кызыктырырлык түгел. Мин баларымны ияртеп великта алып чыга алмыйм. паркка кадәр барасы бар ич әле. каян барыйм?

Финляндиягә баргач, парламент рәисе (хатын-кыз, исеме авыр, хәтерләмим) эшкә великта йөрүен әйткән иде. Сорарга кыймадым, велигыгыз мигалкалымы, дип. Бу мине бик борчый. Врач великта йөрергә куша. Кайда йөрим. Паркта да халык тулагн, сыра чөмерәләр. Кыскасы, барны бар, юкны юк, дияргә өйрәник. все плохо дию дә ялгыш, все хорошо да дөрес түгел.

№18 (47096) / 10.06.2010 14:40:57

Онытканмын: Кытайлар турында тэгаен белмим, эйтэ алмыйм. Болай узем очен генэ аларда уз спортсменнары гына уйныйдыр дим йорим. Лэкин эйттем бит инде, куп кенэ иллэрдэ бездэге кебек ук легионерлар (читтэн килучелэр) бар, хэм алар монардан проблема ясамыйлар, э акча ясыйлар, шул ук Овечкиннан, мэсьэлэн.

№17 (47095) / 10.06.2010 14:36:58

Илфат эфэнде, мин сезгэ каршы тошмим бит. Эйе, килешэм сезнен белэн - шарталар житеп бетми. "Оптимизация" белэн дэ сезнен кебек ук килешмим. Авылда мин укыган мэктэп ике ел элек ябылды, халык каршы чыкты, ТНВдан журналистлар килгэн иде, куп хатлар язылды, лэкин файдасы булмады.
Минем фикерем - булган момкинчелеклэрдэн дэ куллана белмибез. Менэ эле берничэ ел элек кенэ авыр атлетика белэн шогеллэнэ идем, спорт мастеры кандидатына чут кенэ калды. Тулай торакта торганда атнага 2-3 тапкыр йогерэ идем, кышын чангыда быел 1 генэ чыктым, элек 10-15 була торган иде. Барысына да узем генэ гаепле, шартлар юк димим мин! Мина шартлар бар, житэ. Йогерэсе килми, спортзал яныннан хэр кон утеп йорим, керэсе килми, бары да ташланды, авырлык та 5 килога артты, ялкаулык бетерэ. Мин монын начар булуын анлыйм, спорт белэн шогеллэнудэн лэззэт алган кеше буларак, анын тэмен, файдасын белэм. Минем кебеклэр буа буаларлык! Мин ялкау диясе урынга - шартлар юк, барысы да зур спортка китэ дию жинелерэк, узенне аска калган, гаепле итеп санаудан жайлырак бит. Безнен аннарда, башта шартлар юк - гаеп менэ шунда гына. Э хокумэт хэлдэн килгэнен эшли бит, бигрэк тэ Казанда.

№16 (47093) / 10.06.2010 14:08:56

Мишэр, җәяү йөрер өчен дә юллар җитәрлек дисезме әллә? машиналар тротуардан, җәяүлеләр трассадан элдерә... Ә парклар күпме алар. Ташландык, чүп баскан паркта йөрисе киләме? Аннан, халык өлгермәгән әле дигәнне анламыйм. кайчан өлегерәчәк ул, кем өлегртәчәк аны? безнең илдә кампаниячеллек модада, кирәк булса, момент өлгертәләр. Берәр түрәнең велосипедка утыруы белән, баскыч буйлап төшкән буйсынуындагы нәчәльство шунда ук великка атланачак. Кстати, атлар үрчетү популяр бит. Чапкыларга йөрүчеләр аз булса да. Президент яраткач мин дә яратам, түгелме бу?! Ә миңа дуракка караган кебек караучылар великка утырып шулай сәфәр кылыуыма аптырамады, велик белән бүгенге юлга чыгуымны "самоубийство" белән тиңләде. Монда аерма бардыр. Сәламәтлек мөһимлеген бар да аңлый. шуңа өлгермәгән дип көтеп тормагыз, языгыз, чакырыгыз, бәйрәмнәр оештырыгыз. Узган ел без эзли торгач, великлылар өчен стоянка булдырган предприятиене дә табып яздык. Авыручылар аз дип сөйләделәр... Кыскасы, кызыксыну бар, шартлар юк. Балаларны кечкенәдән спорт белән укмаштырып үстерсәк, халык та өлгерер. Мин ник миңа каршы төшкәнегезне аңламыйм. кайсы фикерем хата? Зур спортка каршы түгелмен. Бай ич без, акча җәл түгел. Тик менә шул зур акчалар әйләнгәнгә ул мине борчый. Шундый ук акча массовый спорт өчен тотылса иде... Бәлкем больницаларны бүгенгедәй оптимальләштереп тә булыр иде.

Аннан җавап көтәм: кытайлылар арасында чит ил спортчылары бармы? Алар сатып аламы чит илдән Кытай данын яклар өчен спортчыларны? Мин белмим, бәлкем белүчеләр бардыр?

№15 (47090) / 10.06.2010 13:33:25

Ыспуртчы Капис, мин алтын медаллэр Нобель премиясеннэн купкэ мохимрэк димэдем. Спортчы булу да жинел эш тугел дидем.
Э фэн дисэк, анда да толькл так акча отмывают - менэ нанотехнология дигэн нэрсэ генэ купме кешене баетты, хэм баетуын дэвам итэ, шуна курэ дэ бу олкэдэ нанонэтижэлэр буген бездэ.

Сочи ОУ турында да бер генэ суз. Мин моны гупчем анламыйм. Русская зималары белэн дан тоткан илнен ин коньяк шэхэрендэ кышкы олимпиада. Бернэрсэ булмаган тау-таш арасында. Шуна курэ 39 млрд. Объектларнын ОУ сонгы хэле - ресторан, гостиница, болар тагын акча талэп итэчэк. Башка бер шэхэрдэ булса шул ук 39 млрд. ка экият ясап булыр иде.

№14 (47088) / 10.06.2010 13:15:19

Илфат эфэнде,  сэпит белэн эшкэ йору очен халык эзер тугел (узегез эйтеп торасыз, дураклар дип карыйлар), халык сэпиттэ йормэячэк, бэлки бик азы гына. Менэ жэяу йорер очен урын бар, йогеру очен урын бар, чангыда йорер очен урын бар - э шогеллэнуче сирэк. Булганын да куллана белмибез.

№13 (47085) / 10.06.2010 13:08:43

//Сила есть - ума не надо... А сила есть - ул жинел генэ дип белэсезме эллэ. Жинел булса ник ОУ барып алтын медаль алып кайтмыйсыз.//
Эйе-эйе, мин дэ эйтэм: нэрсэгэ безгэ фэн дигэн нэмэстэ, нобель-шнобель премиялэре. Безнен очен ОУнын алтын мидалы купкэ мохимрэк.

№12 (47082) / 10.06.2010 12:53:02

"Чөнки без ялкау. 1 тукталышны да җәяү атламыйбыз, трамвай көтәбез. Гел утырып торабыз".
Илфат абый, узен ук эйткэнсен бит массалы спортнын ни очен юклыгын.

№11 (47079) / 10.06.2010 11:58:47

Мин спорт белән шөгыльләнәм. Ләкин паркларга кадәр барып великта йөрергә вакытым юк. ә эшкә йөрер идем. Берочтан спорт та булыр иде. Узган ел Казаннан 40 км ераклыктагы авылларга хатыным белән икәүләшеп великта 2 тапкыр кайттык. Беләсезме, молодцы диюче булмады, бар да дураклар дип бәяләргә тырышты... Беләсезме, юлда велик белән ничек куркыныч?! Машиналар ачу белән эштеренеп китә... Төзелеш ген.планында кырыйдан бер сукмак калдырып булмыймыни великлар өчен. Безнең илебез кризистан тиз генә чыга алмас, чөнки без ялкау. 1 тукталышны да җәяү атламыйбыз, трамвай көтәбез. Гел утырып торабыз... Дөресен әйтим, үзем дә почти шундый идем. Авырмасам акыл керми иде. Кытайлар, вьетнамнар ник алга китә. Бар халык велик педале әйләндерә. Арзан, җиңел... Тырыш халык ыкна шулай эшли ала. Без дә бернигә карамый быел 110 кмлы авылыбызга кайтырга җыенабыз.
Зур спорт ул шоу. Ә массовые – сәламәтләндерү. Шул ук паркларда күмәк ярышлар оештырырга, бәйрәмнәр булдырыга була. Бу популярлаштыру булыр иде. Андагы кафеларга сыра эчәргә генә йөрмәсләр иде бәлкем. Массовый спортны пропагандалау җитми. Ә дворовый клублар бар, стихияле оешкан. без дә янәшәдәге мәктәп мәйданына кереп коньки шуабыз. Дөрес, быел баса алмадым, аяк авырта, узган ел бернигә карамый шудык бөтен күршеләр белән җыйнаулашып. Ә бүген исерекләр бйәрәменә әйләнеп бара җиңүләребез. Җиңү көнне борчылып торам, баларыбыз кйатып җиткәнме, дип. Юлларына очрасаң фанатларның, алла сакласын?!. бу патриотизм түгел, ялган ...изм. Ә һәр “изм”нан куркырга кирәк, тарих сабаклары җитәрлек.
Әйе, җиңел эш түгел зур спорт. Хәтта ул сәламәтлек тә түгел. Зур спорт еш кына гомерне кыскарта. Шуңа аларынң акчасын санау бер дә күркәм эш түгеллеген дә беләм. Ләкин мин барын да чагыштырмача карыйм. Авылдашларым кайда дәвалана, кайда укый, кемгә хезмәт итә бушка? Шулай да ул ТВдан карый әле спорт ярышларын. Зарланмый. Үзе исә “литробол” белән шөгыльләнә. Игътибар итәсездер, авылларда балалар көрәшендә күпме бала катнаша, азарт, кызыксыну нинди? Ә инде үсеп җиткәч, әле армиягә дә барып кайткач, көрәшчеләр сафы бушап кала, чөнки башка "спорт төре" – литробол үзенә тарта... Монда ата-ананы, физкультура укытучысын, секцияләр оештырыга акча таба алмаган дәүләтне гаепләми булмый. Кечкенәдән дингә, спортка җәлеп итеп үстерсәк балаларыбызны, аларны литробол кызыксындырмас иде. Ә аек башлы кеше барыбер спортка тартыла ул. Шуңа күрә халык үзе ялкау дипгән позиция гражданлык позициясе түгел. Без тәрбияләргә тиеш аны. Генофонд югалып бара. Спорт ул Овечкиннар өчен генә түгел, халык өчен. Халык тамашачы гына түгел, спортчы да булырга тиеш. Кызганыч, мин моны үзем дә соң аңладым. Вакытында аңлатучы булмады. Авырмаган да булыр идем, төрле авырлыкларга чыдам булган булыр идем. Ләкин үскәндә спортка мәхәббәт тәрбияләүче агалар булмады. Бик слабый, авыру булып үстем. Физкультура дәресләренә врачлар йөртмәскә тырыша иде.
Бу зур проблема. Дәүләт югарылыгындагы ниндидер глобаль фикер йөртү, программалар, һәм әлбәттә финанслар кирәкле гамәл. Бу аек тормыш өчен көрәш тә булыр иде. Алайса, бу нисбәттән көрәшебез аракыга каршы көрәш булып кала, я булмаса, сезнең кебек халык үзе ялкау дип утырабыз. Эчсен, бетсен, кырылсын, димәк... Алай булмый. Бу минем эчемне бик пошыра торган күренеш.
Рәхмәт.

№10 (47077) / 10.06.2010 11:39:09

Мишэр,

№9 (47074) / 10.06.2010 11:06:33

Илфат эфэнде, по большому счету зур спорттан акча ясау халыкнын хэерчелегенэ бэйле. Билет, атрибутика сатып алырлак кеше юк, стадионнар буш. Шуна курэ дэулэт акчасы тугелэ. Бер генэ мисал: НХЛ нын Вашингтон Кэпиталз командасында безнен Овечкин уйный. Былтыр бугай клуб анын белэн 10 (!!!) елга контракт тозеде, 134 млн. долларга!!! Ни очен бер уенчыга шул кадэр акчамы??? Чонки Овечкинга дип халык хоккейга йори, ТВ карый, реклама карый, атрибутика сатып ала - болар барысы да клуб сата торган эйберлэр - 10 ел очендэ бу 134 млн., берничэ тапкыр артып кайта клубка. Э бездэ андый культура юк - халык битараф, спорт карарга йорми, аритбутика алмый - анын акчасы да юк, телэге дэ юк. Менэ Морозовка Татнефть акча тули, шунын купмесен кайтара ала ул, бик эзендер дим. Зур спорт ул зур акча эшлэу ысулы - алга киткэн иллэрдэ, э бездэ ясалма рэвештэ клублар тотыла, акча тугелэ. Бу чыннан да проблема. Лэкин акча тукмэсэн илдэ спорт булмаячак, бу тагын да хэтэррэк проблема.
Массовый спорт очен ботен шартлар бар дип уйлыйм. Эйттем бит инде, паркка чыгып йогерер очен шартлар кирэкми, акча кирэкми, телэк кирэк, ихтыяр коче кирэк. Хэм мондый кешелэр бар - дэулэттэн беговая дорожкалар котеп ятмый алар. Мэктэп балаларына, студентларга шартлар тудырылган, э алар табиблардан справка китереп бирэ- негодный. Эле монын очен табибка акча тули. Болардан нинди массовый спорт булсын???? Аякларында кочкэ басып торалар, ялкаулык баскан, лучше алар кайтып компта рубииться итэ.
Велосипед юллары булудан халык сэпиткэ утырмас дип уйлыйм. Никтер парклар, йогеручелэр белэн тулмаган бит эле. Телэгэн кешегэ спорт белэн шогеллэнеп була. Хэзер Казаннын хэр ишегалдында диярлек хоккей коробкалары тора. Башкаларын белмим, лэкин безнен яндагысы бер дэ буш булмады кыш коне, узлэре карын чистарталар, бозын заливать итэлэр, лэкин шул ук балаларнын дуслары арасында "шартлар юк, Шэймиев акчаны Морозовка биреп бетергэн, безгэ сэпиттэ йорергэ урын юк" диючелэр дэ бар, алар ойлэрендэ пожып ята. Андыйлар куп.
Сила есть - ума не надо... А сила есть - ул жинел генэ дип белэсезме эллэ. Жинел булса ник ОУ барып алтын медаль алып кайтмыйсыз. Спортчы тормышы - нормаль тормыш тугел ул - анын балачагы да, усмер чагы булмаган. Кем профессиональ спорт белэн шогеллэнэ шулардан сорагыз. Кеше кесэсеннэн акча санау - рэтле эш тугел, лэкин жинел эш.

№8 (47069) / 10.06.2010 09:53:01

Ысп. Капис, килешәм. Сила есть, ума не надо...
Бүген Сабантуйлардагы көрәшне карыйсым килми. Профессионалдь спортчылар бай бүәкле урыннарны бүлешә. Әле яклашу... тагын каршы диярсез, каршы түгел. Көрәшсез Сабантуй Сабантуй түгел... Ләкин кешене төртеп еккан өчен машина!!! Ә тәкә чүп. Элек тәкә мөһим иде. Тәкә алучы дусларын сыйлап киресенчә расхудлана, әмма шул тәкә өчен җән фәрман тырыша. Менә данның кыйммәте. Чынлап та белем белән егалмыйбыз шул әлегә. ЧИттән сатып алынган спортчылар ярдәмендә егабыз, үзебезнекен тәрбияләмибез. баларыбыз мишәр әйткән ялкаулык чирен йоктырган, уянмаган... Чөнки әти әниләре дә врачтан таблетка йотып яши...
кстати, спецлар соравым бар иде: Кытайдан чит ил спортчылары чыгыш ясыймы ул. Никтер бу сорау белән кызыксынганым юк икән. Әле башыма килде...

№7 (47068) / 10.06.2010 09:44:12

/...читтэн килеп уйнаучы спортчылар ботен доньяда, шул исэптэн алга киткэн иллэрдэ дэ кин таралган хэм алар моннан проблема ясамый, э акча ясый - зур акча/
Мин спортчыларны сатып алуга каршы түгел. Әгәр бай булсак. Тик шунысы иң зур акчалар бездә әйләнә... Әнә Олимпиада корылышына беркайда да булмаган акча тотыласы... кырыйдан карасаң без иң бае... Бу кем акчасы соң? Шул ук вакытта авылымда больница ябыла.... Оптимизация однако. Район үзәгендә койка-местоны арттырмадылар, анда да оптимизация... Без спорт белән генә түгел, медицина хезмәте, мәгариф дәрәҗәсе, социаль өлкә белән дә танылсак иде.
Ә массовый спортка килгәндә ялкау барыбер ялкау булачак. минем кебекләр күп. Аларга кирәк ул. Ник шәһәрләребездә велосипедлар өчен сукмак булдыру турында беркем авызыннан сүз чыкмый, былтыр берничә чиновник "служебный машианлардан баш тарту көнендә" троллейбус белән эшкә барды да, великларны искә төшерделәр дә оныттылар. Без күп чыгар идек, великта эшкә йөрер идек. Бу спорт, сәламәтләнү, шәһәрне газдан чистарту... бу бер гнеә мисал.
Массовый спорт бар, ләкин ул кыйммәт. Фитнесларга, бассеиннарга һәркем йөри алмый. Ул акча эшләү чыганагы, бизнес.
Зур спортка тотылганнан аз гына өлешне дворовый клублар оештырырга калдырасы иде. Балаларыбызга (сәләтлеләргә генә түгел) бушлай тренерлар булдырасы. Бүген бар, диярсез. анда тренерларның хезмәт хакы күпме икәнен беләсезме? Кыскасы, зур спортта җиңүләребез шатландыра. мин дә шатланам, җиңү яулангач, башкалар кебек үк үрле кырлы сикерәм. Аннан уйга калам, гел "ләкин" искә төшә...
Аннан врачларыбызны да агартасы бар, аларга химикатлар гына "пичкать" авыруга. Мин инде кайбер авыруны кеше үзе дә җиңә ала дигән фикеремне гел аңлатып йөрим. әллә ничә кеше инструкция алды инде... Аллага шөкер бүген инвалид түгел, күз тимәсен, энергиям ташып тора. Киресенчә биолгик яшемне оныттым бар яктан да)))
"Безнең спорт" зур спорт турында гына кайнамыйчы, массовый спорт, сәләмәтләндерү спорты турында белгечләрчә язса ул супер популяр булачак. уңышлар егетләргә. Чынлап та моңарчы беркем орынмаган нишага алынганнар, зур эш, файдалы эш башлаганнар.
Уңышлар!

№6 (47066) / 10.06.2010 08:24:00

//Татарстан спортка зур акчалар түгә дип тәнкыйтьләүчеләргә әйтер сүзем шул: мич башында ятып кына халкыңны, илеңне дөньяга таныта алмыйсың.//
Опять 25... Элбиттэ, татарлар акылы чамалырак халык буларак узлэрен спорт аша гына таныта ала. Кая безгэ фэн...

№5 (47065) / 10.06.2010 07:58:41

Икенче мишэр - башка мишэр.))))

Илфат эфэндегэ, читттэн килгэн спортчылар турында шуны эйтэсем килгэн иде. Спорттан ерак булмаган кеше икэнсез, белэсездер - читтэн килеп уйнаучы спортчылар ботен доньяда, шул исэптэн алга киткэн иллэрдэ дэ кин таралган хэм алар моннан проблема ясамый, э акча ясый - зур акча. Тагын да сез эйтеп киткэн Олимпия уеннарын алыйк: Канада жинде анда. Бигрэк тэ хоккей буенча безнен команданын хурлыкка калуы, э Кададаныкы 1 урынны алуы истэ калды. Белэсездер канадалылар НХЛда уйный. Лэкин шул ук НХЛда, канадылылар, чехлар, финнар, шведлар, маерикалылар белэн бергэуйнаучы безнен Овецкин, Малкин, Дацюк, Ковальчуклар хэтта канада уенчыларыннан эйбэтрэк уйный дип санала, Канада белгечлэре тарафыннан да. Командада булган башка хоккейчылар да алардан ким тугел иде, лэкин жинелдек. Ин кочле уенчыларыбыз була торып олимпия уеннарын да оттырдык, аннан куптэн тугел генэ уткэн донья чемпионатында да шул ук команда белэн без Чехиянен КХЛ (Россия) хэм уз Чехия чемпионатларыннан алынган хоккейчылардан тупланган командасына оттырдык. Безнекелэр канадага барып уйнау да, чехларнын безгэ килеп уйнауы да безнен файдага булмады. Донья Кубогында пьедесталдан тошмэгэн биатлончыларыбыз берни курсэтэ алмады ОУ. Аннары тагын фристайл, сноубординг кебек спорт терлэре безнен илдэ гомумэн юк дэрэжэсендэ, э бит бу торлэр буенча да медаллэр уйнатыла. Шуна курэ, минем уйлауымча, безнен оттыруларыбызга бездэ читтэн килеп уйнаган спортчылар гаепле тугел.Киресенчэ, эгэр алар булмаса, бездэге спортта конкуренция булмас иде. Э менэ бу мохим як. Чонки футболда да, хоккейда да, башка спорт торлэрендэ дэ читтэн килгэн уенчылар белэн бездэ ускэннэренен кубесе, шул конкуренция шартларында эшли алмый, менэ бу проблема. Э масовый спорт - зур спорттан аерыла инде ул. Бу гомумэн икенче мэсьэлэ. Лэкин массовый спорт булсын очен зур спортта зур унышлар кирэк, э алар юк буген. Бу беренчедэн. Икенче ягы - сэламэтлеге очен спорт белэн шогеллэнергэ телэгэн кешелэргэ шартлар бар буген. Монын очен гомумэн котеп ятасы да тугел. Паркка чыгып йогеру очен, кышын чангыда шуар очен дэулэт программалы кирэкми, болай дип эйту - ялкаулыгыбызны аклау гына. Кем тели - ул сыкранып ятмый. Бар ул массовый спорт та бар бездэ, кышын Казаннын берничэ жирендэ булганым бар - эбидэн алып бэбигэ кадэр бар анда, лэкин оендэ пожып яткан ялкуаны Шэймиев урамга остерэп чыгарга тиеш тугел, телэми икэн, юк инде. Бу анын юлы- димэк ул спортнын асылын анламый, анын тэмен белми, э таблеткалар тэмен могаэен белэдер.

№4 (47058) / 10.06.2010 00:01:23

Җылы, “домашний” интервью. Минтимер Шәрипович күп эшләде. Сәяси темага эшләгән тележурналист буларак соңгы 30 еллык тарихның шаһиты булдым. Республикабызда Чечня булмый калды.
Ә спорт буенча... Элек карый, җан ата идем... Бүген юк. Авылымда больница ябылып ята. Акча юк. Арчага барырга кушалар. Анда “көтеп торалар, имеш”. Мәктәпләр оптимальләшә... Акча юк бит инде. Аңлыйм.
Мин яшь чакта ишек алларында спорт клублары бар иде. Бүген иске кварталларда җимерек эскәмияле ниндидер таш будкалы мәйданчык күрәсездер. Анда кинолар күрсәткәннәр. Бәйрәмнәр оештырганнар. Гүзәлия Минкина Мәскәү районы хакиме вакытында аны торгызып маташты...
Аннан Күн туп призына ярышлар, һ. Б. Барысы да популяр иде. Массовый иде... Өлкәнрәкләр хәтерлидер. СССР дигән держава бар иде. Аның исеменнән бары тик СССР граждданнары гына чыгыш ясый иде. Ә бүген? Әллә кайдан акча эшләргә килгән негр (моны мисал гына итәм) Татарстан данын балкыта... Мин шуңа бүген спорт белән кызыксынмыйм. Моны яшереп тә маташмыйм, модага иярмим. Үзем шөгыльләнәм. Куркыныч авыру кичердем. Врачларны тыңламый, фитнеска барып, андагы врачлар белән киңәшләшеп, иренми шөгыльләнеп аякка бастым. Ник соң без шул хакта сөйләшмибез. Ник мәктәпләрдә физкультура дәресләре турында, аннан врачлар справкасы белән азат ителгән балаларның күп булуы, армиягә яраксыз җебек буын үсүе турында сөйләшмибез, ата-аналарга аң бирмибез. Бар авырудан да акыллы файдаланганда спорт ярдәм итә ала. Ник бүген Казан (башка шәһәрләр дә, трассалар да аерылмый) урамнарына велосипедта чыгу куркыныч. Бу бит экологик проблеманы да хәл итәр иде. Великка атланырга теләүчеләр күп, мин генә түгел...
Гомердә булмаган хәл: олимпиядәге провалга кем гаепле? Үз мәктәбебез булмау. Спорт шоубизнеска әйләнде. Нефтедолларга спортчы сатып аласың да эше бетте. Шул негрлар ярдәмендә җиңгәч урамда дурак дебоширлык оештырасы, һәм шуны патриотизм дип тасвирлыйсы... Ә бу дебоширлар хилый, эчкече балаларыбыз. Алар ТВ каршында гына спортсмен... Дөресрәге спиртсмен...
Ә татарча көрәш белән, әйе, килешәм. Кызыксыну бар. Ул популяр. әмма аның белән сирәкләр шөгыльләнә. Массовый спорт кирәк. Бу сәламәтлек. Районнарда моңа мисаллар бар. Аерым хакимиятләр эшли. Хоккей, футбол ярышлары оештыра. Яңа газета шуларны истә тотса, үтә популяр булыр. Зур спорт зурлар өчен дигән фикер бар миндә. Кечкенәләр өчен булган спортны пропагандаларга кирәк. Интервьюда ишетәсе килгән кайбер сораулар шулар иде....
Рәхмәт.

№3 (47052) / 09.06.2010 23:16:21

Иң яхшысы,иң яхшысы:һаман мактанабыз да мактанабыз!Уздырыйк иң элек:аннары чит илләр ни әйтерләр,алар дөресен әйтерләр.

№2 (47030) / 09.06.2010 20:13:07

Безнең барлык төрләрдә дә уңган спортчыларыбыз бар: футболда да, хоккейда да, йөзүдә дә, волейболда да. Татарстан спортка зур акчалар түгә дип тәнкыйтьләүчеләргә әйтер сүзем шул: мич башында ятып кына халкыңны, илеңне дөньяга таныта алмыйсың. «Мин – татар» дип горурланып, күпме генә күкрәк суксаң да, дөньяга күрсәтерлек гамәлең, осталыгың булмаса, сине берәү дә белмәячәк. Буш куык шартлап китүчән була. Эш күрсәтә белергә кирәк.

Шэп эйтте! Афэрин!!!

№1 (47017) / 09.06.2010 18:36:09

– Улларыгыз автоузышчы буларак танылдылар. Нәселегезгә хас гади атларны корыч атларга алыштырдылар, димәк?----Шэп сорау!

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте