поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
20.11.2017 Язмыш

"Ничек исән калганмындыр..."

Аралашырга, сөйләшергә яраткангамы, бик күпләр миңа күргәннәрен, язмышларын сөйлиләр. Кемдер шул рәвешле эчен бушатырга, кичерешләрен уртаклашырга теләсә, кемгәдер бер җылы сүз, киңәш кирәк. Нәсимә апа да күпне күргән икән. Тормыш юлын, анда очраган авырлыклары турында сөйләгәндә авызына каратты да куйды мине әлеге мөлаем татар апасы.

Бик күпне бәян итте ул, ләкин укучыларны ялыктырмас өчен, аның белән булган бер хәлне генә язып үтәм.

Харисова Нәсимә Гариф кызы 1939 елда Азнакай районы, Урсай авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланып, әтисе сугышка киткәндә 2 яшьлек булып калган ул. Гариф ябый яу кырыннан кайтмаган. Әбисе һәм әнисе тәрбиясендә үскән сабыйга кечкенәдән нужа камчыларын күп татырга туры килгән.

Нәсимә апа туган авылында җиденче классны тәмамлагач, Бөгелмә медицина училищесына укырга кергән. Аның миңа бәян иткән вакыйгасы менә шул студент елларында булган.
 
1955 елның 6 ноябре. Дәрестән соң студентлар бәйрәм ялларына туган якларына кайтырга ашкына. Нәсимә дә кайту юлына чыгып баса. Кызның бәхетенә, аңа юлдаш булып, бер ир белән хатын да килеп кушыла. Сөйләшеп китәләр болар. Әлеге пар кечкенә балаларын авылда әти-әниләре карамагында калдырып, үзләре Бөгелмәдә эшлиләр икән. Бәбекәчләрен өзелеп сагынуга түзә алмыйча, туган якларына — Мишәр Мөслиме авылына кайтып барулары икән аларның. Хуш, алар бергәләп Азнакайга кайтып җитү бәхетенә ирешәләр. Бу вакытка инде караңгы төшкән була. Урамда нык салкын, кар да явып тора. Ярты юлда туктап калып булмый бит инде, авылларына таба җәяүләп кузгалалар болар.
 
Шактый атлыйлар, инде төн урталары җитә. Нәсимәнең өстендә юка гына бишмәт, аягында резин итек. Бераздан буран котыра башлый һәм алар юлны югалтып, адашалар. Теге ир заты: “Берәр эскерт табып, шунда ышыкланыйк”, — дигән фикер җиткерә. Нәсимә куркудан өшегән аякларын тыпырдатып елап җибәрә. “Шул эскерт эчендә катып үләрбез дә, язын эскертне тарттырганда гына табып алырлар инде безне”, — дип кайгыра кыз бала. Күз ачкысыз буранда, кая барганнарын да белмичә, билгесезлеккә таба бераз атлагач, кибәк эскерте очрый аларга. Аны да кар каплап киткән була. Куллары бик нык туңса да, өчәүләп шунда куыш ясыйлар. Нәсимәне эчкә үк кертәләр, аның артыннан теге хатынны. Соңыннан гына ир кеше керә. Аңа юньләп урын да калмый.
 
Иртән таң беленә башлауга туңып беткән юлчылар кабат юлга кузгалалар. Буранның туктарга исәбе дә юк. Зур сынаулар үтеп кайта торгач, Мишәр Мөслименә җитү бәхете татый аларга. Чәйләр эчеп, эчкә җылы кергәч, Нәсимә елга буйлап кына үзенең туган авылы Урсайга кайтмакчы булып, юлга кузгала. Ләкин юлларны көрт басу сәбәпле, юлдашлары йортына кире әйләнеп кайта. Көнозын колхоз идарәсендәге телефонга чылтырата торгач, көчкә элемтәгә чыгып, кич белән туган авылыннан ат белән килеп алалар аны.
 
“Теге чакта балалыгым белән юлдашларымның исемнәрен дә сорарга онытканмын”, — ди Нәсимә апа. Бәлки шушы язманы укып, үзләрен танырлар дип тә өметләнә ул.
 

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА, Азнакай
Татарстан яшьләре
№ --- | 19.11.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»