поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
03.05.2024 Шоу-бизнес

Айрат Ильясов: «Әти йөрәгенә тотынган килеш карда ята иде»

“Авылга, авылга, шәһәрдән таярга”, - дип җырлаучы Казан егете “Эссе” төркеме солисты Айрат Ильясов бүген дә сәхнәдә еш күренә. Үзенең юмор хисе, ихласлыгы белән аерылып торучы Айрат тормышта да шундыймы? Аның нинди үкенечләре бар? Бу сорауларга җавапларны әлеге интервьюда таба аласыз.

- Балачакта кем булырга хыялланган идегез?
- Кечкенәдән машиналар белән кызыксындым, шуңа күрә шофер булырга теләдем. Хәзер инде машина йөртсәм дә, шофер була алмас идем дип уйлыйм. Аеруча троллейбус кебек транспортны.

- Әтиегез 2021 елның кышында бакыйлыкка күчте, аны искә алуыбыз да рухын шатландырсын. Ул авырдымы?
- Безнең гаилә өчен бу, гомумән, көтелмәгән вакыйга булды. Авырган булса, бер хәл бит. Әти сау-сәламәт, үз аягында йөреп торды. Үлгән көнне ашарга әзерләп куйган да, әнигә: “Бакчага барып кайтам әле”, -  дигән. Базга су кермәсен өчен, алдан хәстәрен күрәсе булган. Караңгы төшә башлагач, каравылчы борчылып әтине эзләп килгән. Әти өзелгән булган... Әтинең үлеме турында апа шалтыратып хәбәр итте. Ул вакытта бер түрәнең юбилей кичәсен оештыруны сөйләшеп утыра идек. Бер мизгелгә: “Җавап бирергәме икән?” - дип икеләнеп тордым да, телефонны алдым. Очрашуны бүлеп, бакчага ашыктым. Әти йөрәгенә тотынган килеш карда ята иде.

- Кеше үлемен алдан сизә, диләр. Әтиегез соңгы көннәрендә үзгәрмәдеме?
- Бар да яхшы иде. Яңа ел көнне кунакка барып, котлап килдем. Әти мине метрога кадәр озата барды, аны видеога төшердем, тамашачыларга матур теләкләр дә җиткерде әле. Бу хәлне күз алдына да китерә алмадык. Аяз көндә яшен суккан кебек булды. Әтинең үлеме тормышның астын өскә китерде. 

- Әниегез бу югалтуны ничек кичерде?
- Үлем бер кеше өчен дә бәйрәм түгел. Әни безнең бик көчле шәхес, тик шулай да юатырга, аңа терәк булырга тырыштым. 2-3 ай олы кызыбыз әни белән яшәп торды. Ралина анда булгач, әни өчен дә күңел тыныч иде. Әти киткәч, әни белән мөнәсәбәтләребез якынайды. 

- Әтиегезне соңгы юлга озаткан көнне еладыгызмы?
- Еладым. Мин, гомумән, бик эмоциональ кеше. Һәр елны әтинең туган көнендә Раяз Фасыйховның “Әткәйләргә булыйк рәхмәтле” җырын  радиода куйдыра идем. Хәзер тыңлап булмый. Ул җырны ишетсәм, күңелем тула.

- Холкыгыз буенча сез кемгә охшаган?
- Кызулыгым белән әтигә, калган сыйфатлар әнидәндер. Әни уйлаган эшен шунда ук тормышка ашырырга алына торган кеше. Дәү әни дә ипигә чыккан җирдән, Мамадышка барып кайта ала иде.  Мин дә шундый. Ләйсәнгә: “Бу өч көнгә планнарың бармы?” - дип шалтыратам. Шул ук көнне билет алам да, сәяхәткә чыгып китәбез. Озаклап планлаштырырга яратмыйм. 

- Хәзер артистларга концертлар оештыру өлкәсенә кереп киттегез. Нинди авырлыклар белән очрашырга туры килде?
- Элек “Барс-медиа”да эшләгәндә Радик Артемьевны аңлап бетерми идем, ул кырысрак кеше булып тоелды. Ә хәзер эш нечкәлекләрен үз җилкәмдә  татыгач, аны аңладым. Һәр артист - ул йолдыз. Һәрберсенең үз холкы бар, һәрберсе үзенчә көйләмәкче була. Элек җырлап йөргән вакытта тормышка ашыра алмаган идеяләремне хәзер чынга ашыра алам. Үзем алып баручы булгач, сәхнә теле буенча да, җырчыларга киңәш бирү җиңел. Әлегә бу өлкәдә кайныйбыз.
 
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 03.05.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»