поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.07.2017 Тарих

Истәлек чарасы хәтерне яңарта

Пашат белән Семочки арасындагы мемориаль комплекс каршында үткән Хәтер көне быел яңгыр астында узды дияргә була. Шуңа да карамастан, матәм чарасын алып барган Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров әйтүенчә: “Яңгыр түгел, таш яуса да, тарихын белгән һәм хөрмәт иткән нижгарлы милләттәшләребезнең шәһитләрдән киткән һәм шунда җирләнгән дин кардәшләрен яд итәргә җыелачагына, иманым камил, шик-шөбһәм юк”, - диде һәм Әнгам Атнабаевның “Туфрак” шигырен укыды.

Ә анда менә шундый юллар бар:

Арыш үскән җирнең хуҗасы без,
Килмәгәнбез аңа кунакка.
Тереләр дә атлый шул туфрактан,
Үлеләр дә - шул ук туфракта.


Әйе, 1919 елның 13 январендә хөкемсез атып үтерелгән 50дән ар¬тык якташ-милләттәшебезнең якты истәлегенә куелган таштагы исем- фамилияләрне укып чыгып, белгән догаңны кылып тирән хатирәләргә бирелми мөмкин түгел. Шундый хәтер ташлары тарихыбызны оныт¬маска һәм хәтеребезне яңартырга мөһим чыганак булып тора. Семоч¬ки авылы мәхәлләсенә рәхмәт, алар ел да биредә яткан шәһитләрне аш чалып, мәҗлес корып, Коръән укып искә алалар. Быел да бер көн алдан бу изге гамәлгә мәчет исәбеннән корбан итеп сыер бугазланды. Аның бер өлешеннән ир-атларга һәм хатын-кызларга аш табыны корсалар, күбрәк өлешен аз тәэмин ителгән гаиләләргә һәм Уразавыл¬дагы картлар, Салгандагы балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә Аллаһы ризалыгы өчен таратты¬лар.

Хәтер көненә кайтканда, иң баш¬тан Пашат имамы Марат хәзрәт Са¬лахетдинов Коръән укыды һәм алып баручы сүзне олы кунакларның берсенә - Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Әббәсовка тапшырды. Ул, үз чиратында, динебезгә тугры калып, гомерләрен фида кылган, яңа хөкүмәтнең корбаннары булган дин әһелләрен истә тотып, менә шундый Хәтер көне уздыручыларга зур рәхмәтләрен белдерде һәм Рос¬сия мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил Гайнетдинның мөрәҗәгатен ирештерде. Өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров та дин өлкәсенә кагылган актуаль тема¬лар белән сугарылган чыгыш ясады. Мәскәүнең Тарихи мәчете имамы Рамил хәзрәт Садеков Пашат белән Семочки халкының диндарлыгын билгеләп үтте, хак динебезнең бөеклеге турында сөйләде һәм изге Коръәндә язылган сүзләрнең һәр мөселман өчен төп кагыйдә булуын ассызыклады. Нижгар та¬тарлары автономиясенең башкар¬ма директоры Рамил Салихҗанов белән К.Октябрь район администра¬циясе башлыгы Халит Сөләйманов үткәннәргә аек караш белән карарга чакырдылар һәм халкыбызның үрнәк сыйфатларын үстерүдә динебез уй¬наган рольне югары бәяләделәр, бу юнәлештә җирле масса-күләм ин-формация чараларының да шактый эш алып баруларын әйтеп үттеләр. Матәм митингын йомгаклап, Се¬мочки имамы Рәшит хәзрәт Хай¬ретдинов барча җыелган халыкка рәхмәтләрен җиткерде һәм авыл¬дашларына мәчеттән хәйрия бүләге булган концертка дәште.

Шуннан соң олы кунаклар Па¬шат мәчетендә иртәнге ашны ашап, Уразавыл сабан туена ба-рып чыктылар. Рушан хәзрәт мил¬ли бәйрәм сәхнәсеннән барчасын ислам сәламнәре белән кайнар тәбрикләде, изге теләкләрен юлла¬ды һәм Россия мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил Гайнетдинның үтенечен тормышка ашырып, дине¬без юнәлешендә мөһим эш башка-ручыларны истәлекле медальләр белән бүләкләде һәм бәйрәм өлеше алып, дин әһелләребез төшке ашта Семочки мәчетендә ку¬нак булдылар. Рушан хәзрәт бирегә дә буш кул килмәгән. Ул шәех Ра¬вил Гайнетдин исеменнән Рәшит Атауллинга, Әббәс Насруллинга, Рамил Феткуллинга Рәхмәт хатла¬ры, ә Мөбин һәм Таһир Каюмовлар¬ га истәлекле медальләр тапшырды, олы рәхмәтләрен белдерде.

Ике сәгать дәвамында йөзгә якын ир-ат Зөһрә һәм Румия Дәүләтхановалар, Нәфисә апа Хайретдинова, Нурия апа Арифул¬лина һәм Наҗия Хөсәинова белән Рамилә ханым Хөснетдиновалар (фотода) тырышлыгы белән бай иттереп корган табын артында Семочки шәһитләрен хәтем-дога белән искә алдылар һәм туйганчы сыйланып утырдылар. Динебезне бала чагыннан үз иткән яшүсмер Илнар Абдулкаюмов бик матур иттереп һәм күпләрне таң калды¬рып Коръәннән сүрәләр укыды һәм барысы да хуҗаларга олы рәхмәтләрен белдереп таралыш¬тылар. Ә югарыда гына телгә алын¬ган ханымнар сызганган җиңнәрен тагын да өскәрәк күтәреп, яңадан өстәлләр кору мәшәкатенә чум¬дылар, чөнки аларга нәзер корбан итеннән хатын-кызлар өчен дә мәҗлес табыны төзисе бар иде...

Әлеге язмамны Мөтеравылның талантлы шагыйре Әхмәт ага Бәю- совның “Семочки фаҗигасе” исемле шигыреннән алынган дүрт юллык белән тәмамлыйсым килә, әлбәттә, Рәшит ага Сабиров үрнәгендә:

Горур татар тарихын онытмый,
Шәһитләргә һәйкәл салынган.
Аллаһыдан башка Аллаһы юк дип,
Хәтерләр аларны сагынган.


Олег ӘНДӘРҖАНОВ
Туган як
№ --- | 14.07.2017
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»