|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.05.2017 Шоу-бизнес
Ренат Ибраһимов: «Бала табу өчен иң кулай урын - мунча, чөнки биредә өч «т» бар»Язылачак китабында Татарстан һәм Россиянең Халык артисты Ренат Ибраһимов мунчада бәби табуның кулай якларын бәян итәчәк. Бу хакта ул Казанда оештырылган юбилей кичәсендә сөйләп узды. «Бала табу өчен иң кулай урын - мунча, чөнки биредә өч «т» бар, - ди танылган артист. Беренчедән, «тепло»; икенчедән, «тихо»; өченчедән «темно». Сигез бала атасына ышаныгыз, бу уңайлыклар замана хастаханәләренең берсендә дә тәэмин ителмәгән. Хатыным Светлананың тулгагы башлангач, бабай яккан мунчага киттек (бабай - Светлананың әтисе, миннән ун яшькә яшьрәк ул). Кабартылган балалар бассейнына җылы су агыздым. Алдан сөйләшеп куелган акушерны чакырдык. Кендек кисәргә дип аптектан кайчы һәм кендек бәйләр өчен теш җебен дә алдан алып куйган идем.
--- |
Иң күп укылган
|