поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.03.2017 Шоу-бизнес

Продюсер Айдар Шәймәрданов: “Артистның киеме генә 300 меңнән артык тора” (ИНТЕРВЬЮ)

Татар эстрадасының камил булмавына һәм аңа карата бик күп тәнкыйть сүзләре юллануына, мөгаен, республикада продюсерлык эшчәнлегенең тиешле күләмдә оешмавы сәбәпчедер. Тамашачы гына түгел, хәтта күп кенә артистлар да әлеге хезмәтнең асылына төшенмичә, продюсерны бары тик җырчы өстеннән акча эшләүче дип кенә кабул итә.

Әмма җырчыны сәхнәгә чыгарыр өчен никадәр финанс нигез һәм профессиональ хезмәт кирәклеге турында беркемнең дә уйлыйсы килми. Ә бит сыйфатлы сәнгать саллы гына кертемнәр таләп итә. Сәхнәдә яңгыраган үзешчән такмакларны тәнкыйтьлибез, әмма бер дәрәҗәле җыр иҗат итү өчен дистәгә якын гомерен музыка өлкәсендә белем алуга багышлаган профессионалларга түләргә дә  кирәк. Зәвыклы клипны да тамашачы алкышларына гына төшереп булмый. Әлеге сорауларны хәл итү нәкъ менә продюсер җилкәсенә төшә. PIXELSOUND PRODUCTION продюсерлык үзәгенең генераль директоры, продюсер Айдар Шәймәрданов белән дә әнә шул хакта фикер алыштык.

— PIXELSOUND PRODUCTION продюсерлык үзәген булдыру, гомумән, продюсер булу фикере кайдан туды?
— Мин шоу-бизнес өлкәсендә 2002 нче елдан  эшлим. ТНВда эшләгән вакытта ук артистлар белән тыгыз элемтәдә тордык. Җырчыларга клиплар төшерү, аларның иҗатын күзәтеп бару, Рәсәй һәм чит ил эстрадасы артистлары белән аралашу нәтиҗәсендә Татарстанда продюсерлык эшчәнлегенең бик түбән дәрәҗәдә булуы ачыкланды. Продюсер Рифат Фәттәхов бер әңгәмәдә билгеләп узганча, Татарстанда җырчының администраторы ролен башкарып, билет сатып йөрүчеләр дә үзләрен продюсер дип атарга ашыга. Продюсерлык эшенең асылында нәрсә ятканын артист та, тамашачы да белми, шунлыктан никадәр финанс чыгымнар киткәнен, никадәр хезмәт һәм тырышлык кергәнен бәяли алмый. Финанс яктан зур югалтулар булуга карамастан, үз өстемә зур җаваплылык алып, шушы юнәлешкә кереп китәргә тәвәкәлләдем. ТР президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та: “Эстраданың дәрәҗәсен арттыру кирәк”, — дигән фикер белдерде. Гомумән, татар эстрадасында профессионализм төшенчәсе югала башлады. Музыкаль белем булу, Казанның зур сәхнәләрендә имтихан тоту һәм дәрәҗәле җыр бәйгеләрендә катнашу беркемне дә кызыксындырмый. Шуңа да татар эстрадасын тәнкыйтьләүчеләр күбәя. Татар мәдәниятенә һәм сәнгатенә карата барлыкка килгән тискәре мөнәсәбәт мине битараф калдыра алмый, шуңа да сыйфатлы музыкаль проектларны тормышка ашырып, эстрадага яңа юнәлеш кертү өстендә эш алып барырга тырышам.
— Артистларның продюсерлык эшчәнлегенә карашы  нинди? “Продюсер үз кесәсен генә кайгырта” – дигән фикер белән кисешкән булдымы?
— Сәнгать өлкәсендә күп еллар эшләгән профессиональ артистлар продюсерның әһәмиятен аңлый, ә тавышы да ачылып бетмәгән, имиджы да булмаган яшь башкаручылар  бик җайлы гына тулы заллар җыябыз да, танылабыз дип уйлый. Продюсер – үз өлкәсендә белем һәм тәҗрибә туплаган оста, эстрадага анализ ясап торучы, шоу-бизнес өлкәсендә элемтәләр булдырган кеше ул. Ә артист бу юлны берүзе утыз-кырык ел узарга мөмкин. Барыгызга да билгеле продюсер Бари Алибасов артистлар белән килешүне 15-25 еллык итеп төзи, ә Татарстанда контракт 5-7 елга гына имзалана. Димәк, тәҗрибәле продюсер фикере буенча, керткән тырышлыклар һәм чыгымнар шушы вакыт аралыгында гына каплана һәм нәтиҗәләр китерә башлый. Дөрес, төрле артист бар. Кемнеңдер җыры яңа гына ротациягә китсә дә инде концертлар сорый башлый. Ә сыйфатлы программа әзерләмичә концерт оештырып, тамашачыдан акча гына җыеп чыксаң, ул халыкны алдау булыр иде.

— Бер артистны сәхнәгә чыгару өчен никадәр чыгым таләп ителә?
— Мәсәлән, PIXELSOUND PRODUCTION җырчысы Илдар Әсхәтовның (Илдар әлеге тәхәллүс белән чыгыш ясый, чын исеме – Илдар Насыров) ике айга чыгымнары  527 500 сумны тәшкил итә. Танылган дизайнер Рөстәм Исхаковтан өч сәхнә костюмы тектерү генә 310 мең тора, җыр 15 000, клип төшерү кимендә 30 000 тора, аннан кала әле матбугат чаралары белән эшләү һәм башкасы җыела. Әлеге чыгымнарның барысы да продюсер кесәсеннән чыга. Дөрес, “Арзанга да эшләргә мөмкин бит”, — диючеләр табылыр, ләкин без алай үзешчән дәрәҗәсенә кире әйләнеп кайтабыз инде. Иҗатта бит эш нәтиҗәсенең 90%ы — тырышлык, калганы сәләттән тора. Билгеле, тырышлык дип һаман да бер үк ишеккә шакып торып була, ләкин аның нәтиҗәсе булмаска мөмкин, ә продюсер исә җырчыга эстрада ишегеннән кереп китәр өчен дөрес ачкыч табып бирә.
— PIXELSOUND PRODUCTION  продюсерлык үзәгенә артистларны ничек сайлыйсыз?
— Ауропа юнәлешендә эшли алырлык башкаручыларны сайларга тырышабыз,   чөнки татар эстрадасы Рәсәй, чит ил эстрадасы дәрәҗәсеннән, шул ук Казахстаннан шактыйга артта кала. Җырчының йөз чалымнары, башкару үзенчәлекләре Ауропа форматына туры килә икән, без махсус укытучылар һәм белгечләр ярдәмендә артистның иҗаты өстендә эшли башлыйбыз. Безнең хезмәттә бит анализ һәм мониторинг бик мөһим. Мәсәлән, без PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясендә клиплар төшерүче буларак, видео базарын карап һәм күзәтеп торабыз, ә артистлар исә үзләренең клипларыннан башка беркемнекен дә карамый. Клип төшерергә килгәндә дә кабатлана торган сценарийлар алып киләләр. Алар эстрада казанында кайнаучы буларак бигрәк тә башка артистларның эшчәнлеген күзәтеп, чагыштырып барырга тиеш, ләкин кайбер җырчыларның, кызганыч, фикер сөреше чикле.
— Кайсы продюсерның эшчәнлеген өлге итеп алырсыз?
— Өлге итеп мин Тиматины алыр идем. Аларның музыкаль лейблы астында чыккан кайсы гына җырны алма, барысы да халык арасында бик тиз популярлаша. Алар — тамашачы белән эшли белүче, журналистлар белән тыгыз элемтәдә торучы бик яхшы аналитиклар. Халыкка нәрсә кирәген беләләр. “Слышь, ты чё такая дерзкая?” кебек җырлар  бүгенге көндә сленг буларак кереп киткән образ сүзләргә әйләнде. Әлеге җырларның шулкадәр популярлашып китүе, алар белән һәркем таныш булуы продюсерның бик зур күләмдә башкарылган эшен исбатлый. Тамашачы да үсә, аның аң-фикерләү дәрәҗәсе арта. Артистның кайсы сыйфатлы, кайсы сыйфатсыз икәнен аера башлады, шуңа да профессиональ җырчыларга алга таба кытлык булачак.  Акча гына эшләүгә корылган артистлар сәхнәдә озак тоткарланмый.
— Җырчы белән продюсер арасында низаг купканда ни өчен тамашачы һәрвакыт җырчыны яклый?
— Тамашачы җырчының сәхнә образын гына күрә. Аның эчке дөньясын, тормышта үз-үзен тотышын белеп бетерми һәм сәхнәдәге матур, ямьле образга гына ышана. Ә аны продюсер тудыра. Барлык нечкәлекләргә төшенеп бетмичә, тамашачы үзенә якын булган, яратып тыңлаган артистны яклый, билгеле. Татар эстрадасында мин Elvin Grey — Радик Юльякшинны чын артист буларак үрнәк итеп куяр идем. Ул һәрвакыт тулы заллар җыя, билетлары кассадан сатыла. Популяр булуына карамастан, ул борынын да өскә чөйми, көне-төне эшли һәм продюсер сүзеннән чыкмый. Ә яшь артистлар аның җайлы гына акча эшләгәнен күрә дә, бернинди хезмәт куймыйча шундый ук дәрәҗәгә ирешмәкче була. Низагларга килгәндә, хәзер документлар заманы, барысы да контрактка бәйләнгән, һәркемнең үз вазыйфалары һәм эш кагыйдәләре төгәл билгеле.

— PIXELSOUND PRODUCTION  продюсерлык үзәге  нинди юнәлешләрдә эш алып бара?
— Безнең продюсерлык үзәге беренче чиратта вокал ягына бик нык басым ясый. Артистларга профессиональ укытучылар, шәхсән минем энем Динар Шәймәрданов вокал дәресләре бирә. Аның белем арттыру өлкәсендә никадәр күләмдә эш алып барганын бик яхшы беләм. Шулай ук тавыш яздыру студиясен булдыру өстендә эш алып барыла. Җырчыларга сыйфатлы җырлар, аранжировкалар яздыру өстендә эшлибез. Башкаручыларны кабул иткәндә дә, халыкка тәкъдим иткәндә дә катгый таләпләр куела. PIXELSOUND PRODUCTION һәм PIXELFILMS PRODUCTION үзара хезмәттәшлек итә. Шулай ук Татарстанның күп кенә гаммәви мәгълүмат чаралары, шул исәптән GONGTV спорт һәм музыка каналы белән тыгыз элемтәдә торабыз.
— Татарстанда продюсерлык юлын беренче булып Рифат Әхмәт улы Фәттәхов ярды. Сезнең өчен кем ул?
— Рифат Фәттәхов — минем укытучым, журналистика факультетында укыганда әлеге һөнәр серләренә төшендерде һәм аудитория белән эшләргә өйрәтте. Мин шәхсән аның ничек продюсерлыкка кереп киткәнен беләм. Ул бер тиенсез, үз көче белән бүгенге дәрәҗәгә ирешкән шәхес. Рифат Әхмәт улы белән якыннан таныш булганга, аның никадәр акчалар сарыф итеп, зур тырышлыклар куеп артист белән эшләгәнен эчтән белгәнгә, мин аны  үзем өчен үрнәк итеп куйдым.
— Чыгымнардан кала бу өлкәдә тагын нинди каршылыклар туарга мөмкин?
— Һәрбер эштә диярлек шәхси мөнәсәбәтләр бик мөһим. Әгәр дә җырчы белән продюсер арасында ышаныч юк, артист әйткәннәрне үтәми икән, димәк, бергә нәтиҗә дә күрсәтеп булмаячак. Продюсер үз өстенә бик зур җаваплылык ала. Артистның иҗатына керткән акчаларның кайчан кире кайтачагы билгесез. Тамашачы бит җайлы гына концерт куйдың да акча эшләдең дип уйлый. Бүгенге көндә матур бизәлешле, халык ошатып, икенче тапкыр килерлек итеп сыйфатлы тамаша эшләү өчен 900 000 акча кирәк. Шуңа да мондый кертемнәр белән эшләгәч, шәхси ышанычларсыз булмый. Артистның үз тәрбиясе булырга тиеш.
— Продюсерлык эшендә дәүләт катнашырга тиешме? Аннан ярдәм көтәсезме?
— Продюсер – ул бизнесмен. Дәүләт синең чыгымнарыңны каплап, син акча эшләсен дип янып тора торган оешма түгел. Дөрес, андый дәүләт оешмалары булды, алар берничә ел дәвамында билгеле кешеләр өчен акча бүлеп бирделәр, ләкин файда кермәгәч әлеге ярдәмне туктаттылар.  Дәүләт бу очракта иң зур продюсер булып чыга. Әгәр дә  син аңа файда китерә алмыйсың икән, нигә ул бюджетны сиңа сарыф итәргә тиеш?! Шуңа да продюсерның бурычы —  акча эшләргә өйрәнү һәм акча эшләргә өйрәтү.
— Бүгенге көндә PIXELSOUND PRODUCTION нинди нәтиҗәләргә иреште?
— Бүгенге көндә без 60-70 нче еллар стратегиясе  буенча эш итәргә тырышабыз. Элек телевизор да, радио да киң таралмаган, ләкин халык мәшһүр җырчыларның иҗаты белән якыннан таныш булган, чөнки алар үзләре халык арасында булган, вакытларын кызганмыйча һәрбер тамашачы белән шәхси элемтәләр барлаган.  Безнең продюсерлык үзәге дә, мәгълүмати технологияләр заманы булуга карамастан, тамашачы белән шәхси элемтәне булдыру өстендә эшли. Күптән түгел без Ижау каласында шундый очрашу оештырып кайттык. Андагы милли оешмалар  PIXELSOUND PRODUCTION артисты Илдар Әсхәтовның кем икәнен белде. Шулай ук халыкара “Сандугач-Соловей” конкурсында да безнең продюсерлык эшчәнлеген югары бәяләп уздылар, Илдар анда беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Без татар эстрадасында гына түгел, шулай ук рус эстрадасында да сәләтле җырчыларны тәкъдим итәбез. Шушы арада гына яшь башкаручы Иван Громов белән иҗади хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Иван Громов — И.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен төгәлләгән, Н. Г. Җиһанов исемдәге Казан дәүләт консерваториясенең соңгы курсында белем алучы профессиональ җырчы һәм вокал укытучысы. Әлеге нәтиҗәләрне берләштереп алга таба тагын да зуррак максатларга ирешергә исәплибез.


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 28.03.2017
Gong-TV печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»