поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 
27.03.2017 Бәйрәм

Казанда Нәүрүз сылуны каршы алдылар (ФОТО)

Казанда гыйрак һәм төрек халыкларының кояш календаре буенча яңа ел килүен белдертүче — «Нәүрүз»не бәйрәм итү төгәлләнде. Казан ипподромындагы «Хан ишегалды»нда узган бәйрәмне йөзләгән Казан халкы һәм Татарстан кунаклары тамаша кылды.

Бәйрәм программасы башланып киткәнче әзербайҗан, әфган, башкорт, казах, кыргыз, таджик, төркмән, үзбәк милли-мәдәни автономияләре Казан ипподромы кунакларына үзләренең ишекалларын күрсәттеләр, милли тәм-томнар белән сыйладылар һәм көнкүреш әйберләре белән таныштырдылар. Төркиянең Казандагы генераль консуллыгы да төрек халкы мәдәниятын тәкъдим итте. Биредә һәркем төрек тәм-томнарыннан авыз итә алды.





Бәйрәм кыш белән иске елны озату һәм яз символы — Нәүрүз сылуны каршы алу белән башланып китте. Нәүрүз сылуны әлеге бәйрәмне уздыручы халыклар милли киемнәрен кигән яшьләр озата барды.



Ачылу тантанасында бәйрәм кунаклары каршында ТР Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов, Төркиянең Казандагы генераль консулы Турхан Дильмач, Иран Ислам республикасының Казандагы генераль консулы хезмәтен вакытлыча башкаручы Алибеман Эгбали Зарч, Казахстан Республикасының Казандагы генераль консулы Рабига Сәйфулмаликова һәм Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов чыгыш ясады.



Бу вакытта мәйданның икенче ягында чын үзбәк пылавын татып карарга теләүчеләр җыелды. Шуны әйтергә кирәк, барлык милли-мәдәни автономияләр ярты тоннага якын пылау әзерләделәр.

«Чын әзербайҗан пылавын әзерләү әзлеклелеге башка милләтләрнекеннән аерыла. — дип сөйләде ТР әзербайҗаннарының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Бәшир Бәширов. — Төп аермалыкның берсе — ул дөге һәм итнең башта аерым пешерелүе, соңыннан гына бергә болгатылуында. Шуңа күрә пылау җиңел үзләштерелә. Бу — үзенчәлекле десерт».



Нәүрүзнең төп ризыкларыннан берсе — сүмәләк.

«Бодайның шытып чыккан бөртекләре он белән майда тәүлек буе кайнатыла. Бу сүмәләккә безнең хатын-кызларыбыз кичә кичтән үк тотынган иде, бүген иртә беләнгә генә ул әзер булды», — дип сөйләде ТР үзбәкләренең милли-мәдәни автономиясе җитәчесе Абдуманоб Абдусатаров.



Нәүрүз бәйрәменең кайбер кунаклары бу көнне төрле милләтләрнең яшәү үзенчәлекләре белән беренче тапкыр танышты.

---
Addnt.ru
№ --- | 25.03.2017
Addnt.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы