Йосыф Җомгалы: БЕЗ ШУЛАЙ БАШЛАГАН ИДЕК...
("Шәһри Чаллы" (Чулман-Идел") гәзитен чыгару тарихыннан)
Чаллыда татар иҗтимагый үзәге оешкач (1989) аның эш программасына милли матбугатны торгызу мәсьәләсе дә кертелде. Ул вакытта шәһәребездә "Знамя коммунизма", "Камские зори", "Рабочий КамАЗа" гәзитләре чыгып килә, татарча исә бер генә басмасы да юк иде. Өстәвенә, шәһәрдә радио тапшырулары алып баручы "Шаги КамАЗа" да русча гына сөйли иде. Нәрсә, бу, тоталитар режимның милләтләрне кушу сәясәтенең бер алымымы, әллә нык тамыр җәйгән милли нигилизм нәтиҗәсеме? Бу хакта беренче булып милләтпәрварлар сорау куйдылар һәм шушы мәсьәләне уңай хәл итүне үзләренең бурычы итеп билгеләделәр.
Беренче адымнар... КамАЗда һәм Камгэсэнергостройда мөстәкыйль татар газеталары редакцияләрен оештыру турында карарлар кабул ителә. Дөрес, моңарчы КамГЭС берләшмәсендә "Камские Зори" гәзитенең татарча "Кама таңнары" тәрҗемәсе чыгып килде, ләкин ул милли ихтыяҗларны тулысынча канәгатьләндерә алмады. КамАЗда исә, эш бигрәк тә кыен иде. Чөнки ул, образлы итеп әйткәндә, "дәүләт эчендәге дәүләт"тә "олы агай" вәкилләре үзләрен аеруча иркен хис итеп, башка милләтләргә, бигрәк тә татарларга, "өстән" карарга күнеккәннәр иде. Әмма яңа заман, "интернациональ", ә чынлыкта колониаль фикердәге КамАЗ җитәкчеләрен татар халкының милли хәрәкәте белән исәпләшергә мәҗбүр итте.
Шулай итеп, 1990 елның 1 нче гыйварыннан шәһәребездә ике яңа татар гәзите: КамАЗда - "Нур" һәм Камгэсэнергостройда "Таң йолдызы" чыга башлады. Үзләренең чыга башлауларыннан алып бу гәзитләр милли яңарыш позициясендә торуларын ачык күрсәттеләр.
Шәһәр Советының 1990 елда сайланган яңа составы беренче сессиядә үзенең татарча һәм русча басма органнары булдыру турында карар кабул итә. Әмма кыенлыклар шактый булды. Әйтик, татар һәм рус редакцияләренең икесенә бер нәшрият комплексы алу өчен акча бүлеп биргәннәр иде, ул "Время" газетасы редакциясенә генә эләкте.
Шушындый авыр вакытта редакциягә "Полимер" заводы директоры, шәһәр советы депутаты Эльман Гасанов зур ярдәм күрсәтте. Бер елдан акчасын кире кайтару шарты белән ул өстәл нәшрият комплексы - заманча электроник җиһаз алып бирде.
...Гәзитебез исемен башта "Чулман-Идел" дип куйдык. Аннары, күпмедер вакыт узгач, атамада шәһәр исеме дә чагылырга тиеш дигән фикергә килдек. Аны "Шәһри Чаллы" дип үзгәрттек. 1991 нче елның 30 декабреннән соң без Чаллы шәһәр хакимияте органына әверелдек.
Максатыбыз изге - ул кешеләргә рухи азык бирү. Шул кыйблабыздан тайпылмаска ходай насыйп итсен. Амин, дибез.
"Аргамак" журналы № 1, 1992.