(1901-1945)
Заманында Хәсән абый Туфан белән якыннан аралашкан чакта, ул миңа атаклы татар шагыйре Исхак Хәйруллин турыңда шактый сөйләгән иде. Алар Туфан Ерак Көнчыгышта яшәгән чакта танышалар һәм озакламый дуслашып та китәләр.. И. Хәйруллин 1920-21 елларда Харбин шәһәрендә яши. (Ничек анда барып чыккандыр—анысы миңа мәгълүм түгел). Татар телендә Харбинда чыга торган «Ерак шәрык» исемле журналда шигырь һәм поэмаларын бастыра. (Соңыннан бу журнал газета рәвешендә чыгуын дәвам итә ). Хәсән абый дустының «Төш», «Корбанлык», «Газраил» исемеңдәге поэмаларын аеруча мактап телгә ала иде.
Егерменче еллар башында И.Хәйруллин туган иленә әйләнеп кайта. Башта Ерак Көнчыгышта, Верхнеудинск (хәзер Улан-Удэ) каласында яши, бераздан Казанга күчә. Хәсән абый сүзләренә караганда, 20—З0нчы елларда аның биш-алты шигырь җыентыгы басыла. Соңыннан И. Хәйруллин әдәбият күгеннән югала, күрәсең, каядыр читкә китеп, язучылык эшен ташлап тора. «Татар энциклопедия сүзлеге»ндә аның турында шундый мәгълүмат бирелгән: «Хәйруллин Исхак Нәбиулла улы (1901—1945)—шагыйрь. Иҗаты: «Тамгалар» (1927), «Утлы төннәр» (1928), «Безнең җәй» (1929) исемле җыентыклар. Бөек Ватан сугышында һәлак була».
Исхак Хәйруллин исеме «Татар әдәбияты тарихы» хезмәтенә дә кергән (IV том, 106 бит ). Монда аның белән бәйләнгән шундый вакыйга телгә алына. 1930 елның көзендә ТАПП членнарын «тазарту» кампаниясе үткәрелә. 52 кеше чакырылып, шуларның 10ысы «тазарту»ны үтә алмый. Иң беренче итеп ТАППтан Исхак Хәйруллинны чыгаралар. Сәбәбе: «комсомолда була торып та эмигрантлар матбугатында катнашу, пролетариат идеологиясенә ят булган әсәрләре булуы, тазарту вакытында үзенең хаталарын әйтеп бетерергә теләмәве өчен» (беркетмәдән).
ТАППтан куылганнан соң, И.Хәйруллин әдәбияттан читләшә һәм, репрессияләрдән качып булса кирәк, каядыр читкә китеп, тавыш-тын чыгармыйча гына яши. Кыскасы, татар шигъриятенә азмы-күпме өлеш керткән зат буларак, И.Хәйруллин да бу җыентыкта урын алырга тиеш иде.
Рафаэль Мостафин. "Казан утлары" № 9, 2010.
Габдулла Тукаев
Үз милләтен сөйгән кеше,
Милләт өчен көйгән кеше,
Аһ-ваһ итеп йөргән кеше —
Бар иде бер Габдулла.
Шигырь язды — ялыкмады,
Язудан һич тарыкмады,
Яза гына бирде, язды —
Милләтен сөйгән Габдулла.
Нәрберләрне тигез сөйде,
Татарлар өчен ул көйде,
Иртә торып ул тотынды
Шигырь язарга Габдулла.
Ләкин алай булса да ул,
Татарларга салса да юл,
Арды аның бервакыт кул —
Каберлеккә китте Габдулла.
Милләтенә сөйгән кеше,
Милләт өчен көйгән кеше,
Аһ-ваһ итеп йөргән кеше
Үлеп киткән инде хәзер.
Татар килененең зары
Нигә килдем бу дөньяга, һич тә рәхәт күрмәгәч,
Рәхәтләнеп, иркәләнеп, һич хәсрәтсез йөрмәгәч?
Һичкайда чыгу юк миңа, мин бу өйдә ябылып ятам,
Бераз гына булса да хәл җыймыйм эштән ичмасам.
Миңа бу өй зиндан инде — мин гүя мәхбүс кеби,
Читлектә ябылып яткан бичара, зәгыйфь кош кеби.
Мәхбүс шул мин! Мәхбүс шул мин! Мин бу өйнең мәхбүсе.
Ник иттең мәхбүс мине, әй юктан бар иткүче?
Шулай булсам да, кайнанам мине һич кызганмыйдыр
Нинди хәле авыр мескинәнең дип сызланмыйдыр.
www.Shigriyat.ru