поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ХӨСӘЕН МӘХМҮТ

(1923-1993)

Мәхмүт Хөсәен (Мәхмүт Хафиз улы Хөсәенов) 1923 елның 15 апрелендә хәзерге Казакъстан ССРның Көнбатыш Казакъстан өлкәсе Җаңакала районы Урда авылында эшче гаиләсендә туган. 1941 елда Петропавел (Кызылъяр) шәһәрендә татар урта мәктәбен тәмамлагапнан соң, берникадәр вакыт пионервожатый, «Ленинское знамя» газетасында әдәби хезмәткәр, «Экпенды» промартелендә культмассовик булып эшли. Бөек Ватан сугышы башлангач, М. Хөсәен үзе теләп армия сафларына баса. 1942 елда Әндиҗан шәһәрендә кыска сроклы артиллерия училищесын тәмамлаганнан соң, 1943 елның январеннан алып 1944 елның декабренә кадәр башта взвод, соңыннан артиллерия батареясе командиры сыйфатында фронтның алгы сызыгында сугыша, канлы бәрелешләрдә катнаша, берничә тапкыр яралана, шәхси батырлыклары өчен Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. 1945 елда Ленинградта Югары Артиллерия мәктәбендә укый, аннары 1947 елның июненә кадәр Ленинградта һәм Казанда командир булып хезмәт итә.

1947—1952 елларда М. Хөсәен — Казан дәүләт университеты студенты. Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, ул озак еллар Татарстан китап нәшриятында башта редактор (1952—1954), аннары матур әдәбият редакциясе мөдире (1954—1957) һәм өлкән редактор (1957—1975) булып эшли. 1976 елдан — язучы-профессионал, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Ул— 1942 елдан КПСС члены иде.

М. Хөсәен мәктәптә укыганда ук әдәбият белән кызыксына һәм шигырьләр яза. Беренче шигъри тәҗрибәләре сугышка кадәр «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналы битләрендә басыла. Бөек Ватан сугышы чорында патриотик эчтәлекле күп кенә шигырьләре фронт газеталарында («Ватан сагында», «Кызыл Армия», «Суворовчы» һ. б.) урын ала. Яшь шагыйрьнең беренче шигъри тупланмасы да («Туган ил өчен») бөек җиңү яулаган елны Ленинград хәрби нәшриятында дөнья күрә.
Сугыштан соңгы елларда М. Хөсәеннең иҗат активлыгы елдан-ел арта бара: бер-бер артлы шигырь җыентыклары, поэмалары, очерк китаплары басылып чыга. Хәзерге көндә ул — өч дистәдән артык китап авторы, Аный шагыйрь буларак үзенчәлеге, башлыча, кечкенә күләмле лирик парчаларында, сонетларында, балалар өчен язган шигырьләрендә («Чебиләр», «Назар һәм казлар» һ. б.), сатира-юмор әсәрләрендә һәм аеруча җырларында күренә. М. Хөсәен сүзләренә татар, башкорт һәм казакъ композиторлары, яшь һәм үзешчән музыкантлар тарафыннан ике йөз илледән артык җыр язылган. Шуларның, вакыт һәм заман сынавын үтеп, халык арасында киң таралганнары «Толымнарың» исемле музыкаль җыентыкка (1977) һәм «Әнием миләше» дигән китапка (1979) тупланган. Тынычлык өчен көрәш, ватандарлык хисләре белән сугарылган «Советлар Союзы — тынычлык терәге» (Ш. Мәҗитов музыкасы), «Яңа Казан» (А. Ключарев музыкасы), «Идел дулкыннары» (А. Ключарев музыкасы), яшьлек-мәәббәт темасына багышланган «Ашкыну» (Т. Вәлиев музыкасы), «Ак каеннар» (И. Хисамов музыкасы)» «Ак дулкыннар» (Р. Еникиев музыкасы), «Ләйсән» (Р. Еникиев музыкасы) «Бик сагындым» (Р. Яхин музыкасы), «Кара күзләр, кара кашлар» (Ш. Калдаяков музыкасы), юмористик рухтагы «Бәрәңге» (И. Хисамов музыкасы)» «Ярап булмый хатынга» (Р. Еникиев музыкасы), «Яшәсен кияүләрем (3. ХәбибуЛлин музыкасы), «Шинель» (3. Хәбибуллин музыкасы) кебек Җырлар Мәхмүт Хөсәеннең шигъри иҗатында күренекле урын тота. Иң яхшы җырларга уздырылган конкурсларда, яшьләр фестивальләрендә ул .берничә мәртәбә лауреат исеменә лаек була.

Шагыйрьнең аерым шигъри әсәрләре украин, үзбәк, литва, таҗик, кыргыз, удмурт, мари, чуваш, каракалпак һәм монгол телләрендә басылып чыккан. Рус һәм казакъ телләрендә исә аның өч мөстәкыйль җыентыгы бар (шуның икесе — казакъчага тәрҗемәдә). Шагыйрь үзе дә тугандаш республика язучылары әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү эше белән актив шөгыльләнә. Молдавия шагыйрьләренең сайланма шигырьләре М. Хөсәен тәрҗемәсендә аерым китап булып басылып чыга («Молдаван шагыйрьләре», Татарстан китап нәшрияты, 1972).

Әдәбият һәм матбугат өлкәсендәге хезмәтләре өчен М. Хөсәенгә 1983 елның апрелендә Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.

М. Хөсәен — 1973 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»