|
Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.
ХӘРӘМЗИ
XIV йөз урталарында Идел буендагы Сарай Бәркәдә яшәгән шагыйрь Харәзминең тормышы турында сөйләгән материаллар юк диярлек. Кушаматына караганда ул чыгышы белән шул вакытта Алтын Урдага кергән Харәзем төркиләреннән булуы мөмкин. Сарайда харәземле галимнәр булган. «Мәхәббәтнамә» авторы поэмада үзе турында кайбер мәгълүматларны бирә.
«Мәхәббәтнамә» сүзен монда йиттем,
Камугын Сыр йакасында битидем...
Бу дәфтәр, кем булубтур Мисыр канди
Йите йөз илли түрт ичрә төкәнди,—
ди шагыйрь.
Димәк, «Мәхәббәтнамә» 754/1353—54 елда язылган була. Әмма аңа кадәр менә нәрсәләр булып ала.
Әсәрне язып тәмамлагач, автор тагын бер хикәят китерә һәм анда үзе хакында сөйли. Харәзми сәяхәткә чыгып китә. Кулына таяк тоткан, аягына кәвеш кигән дәрвиш кыяфәтендәге шагыйрь атта һәм җәяү күп җирләрне үтә, диңгез кичә, Румны (Төркияне) бер чигеннән икенчесенә кадәр гизә. Аннан Шамга (Сүриягә) юнәлә. Аңа һәр җирдә хөрмәт күрсәтәләр, икмәк-су бирәләр. Шушы сәфәреннән ул Ак Урдага килеп чыга. Соңрак аңлашылганча, «Мәхәббәтнамә»гә шагыйрь менә шунда керешә дә. Алтын Урдага караган Сыр дәрьяның .түбән агымындагы төбәк белән ул вакытта Мөхәммәдхуҗа исемле бәк идарә иткән була. Ул 1342—1357 еллар арасында Сарайда тәхеттә утырган Җанибәк ханга кардәш булган: «...шаһиншаһ Җанибәк ханга тийәнсез»,— ди шагыйрь.
Мөхәммәдхуҗа бәк Харәзмидән үз янында кышларга калуын һәм шунда үзенә багышлап әсәр язуын үтеңә. Ул үзе дә, шигърият яратучы кеше буларак, Харәзминең фарсы телендә язылган әсәрләре булуын, исеме таралганлыгын телгә ала.
Тәбәссем кылды, әйде: и фәлани,
Китүргел безгә лайык әрмәгани.
Күңел бәхрендә күп гәүһәрләрең бар,
Аҗунда парсы дәфтәрләрең бар...
Теләрмен кем безнең тел берлә пәйда
Китаби әйләсәң бу кыш катымда.
Камуг — барысы. Канд — шикәр. Тәбәссем — елмаю. Әрмәган — бүләк. Бәхр — диңгез. Аҗун — дөнья.
©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 1нче том.
|
|