поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ХӘМИДУЛЛИН ЛИРОН

Тәрҗемәче һәм проза әсәрләре авторы Лирон Хәйдәр улы Хәмидуллин 1932 елның 10 ноябрендә Куйбышев өлкәсенең Кошки районы (хәзерге Ульяновск өлкәсенең Яңа Малыклы районы) Иске Төгәлбуга авылында колхозчы гаиләсендә туган. Җиде класс белемне туган авылында һәм Оренбург өлкәсендәге Искеавыл мәктәбендә ала. Бер ел колхозда эшләгәннән соң, 1949 елны Казакъстан ССРның Актүбә шәһәрендәге тимер юл техникумына укырга керә. 1951 —1954 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә, кайткач, яңадан техникумда укуын дәвам иттерә. 1956 елда техникумны тәмамлагач, 1960 елның ахырына кадәр Оренбург өлкәсенең Орск шәһәрендә тимер юл участогы бригадиры һәм өлкән мастер булып эшли. 1961 елның январеннан Л. Хәмидуллин Казанда яши. 1961—1967 елларда Казан трамвай-троллейбуслар идарәсендә үз белгечлеге буенча җитәкче эшләрдә эшли, ә 1967—1982 елларда СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры вазифаларын башкара. Ул — 1963 елдан КПСС члены.

Л. Хәмидуллин әдәби иҗат эшен алтмышынчы елларның ахырларында хикәяләр язудан башлый. Аның тимер юл транспорты эшчеләре тормышына, аларның авыр һәм тынгысыз хезмәтенә багышланган «Юлда» исемле хикәяләр җыентыгы (1968) һәм «Дала иртәсе» дигән повесте (1971), укучылар тарафыннан җылы каршы алынып, әдәби тәнкыйтьтә дә уңай бәягә очрый. Җитмешенче еллардан башлап, исә язучы үз иҗат эшчәнлегенең икенче тармагы булган әдәби тәрҗемә өлкәсенә, бигрәк:тә төрки телле әдәбиятларны тәрҗемә итүгә игътибарын күбрәк юнәлтә. Аның тәрҗемәләре арасында казакъ совет язучысы Ә. Әлимҗановның «Күкшел таулар итәгендә» һәм «Отрар хатирәсе» исемле ике повесте (1974), күренекле үзбәк прозаигы Ә. Мохтарның «Чинар» дигән романы (1976), казакъ әдәбияты классигы Абайның проза әсәрләренең тәрҗемәсе (1981) үзләренең профессиональ югарылыкта эшләнүе белән аерылып торалар.

Л. Хәмидуллинның милли әдәбиятлар арасындагы элемтәләрне ныгыту юнәлешендә алып барган әдәби-практик эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Аның Турыдан-туры катнашы белән татар телендә Абай Кунанбаевның күпчелек Әсәрләрен үз эченә алган бер томлык (1981), бүгенге казакъ язучыларының повестьлар җыентыгы («Ак дөя», 1979), каракалпак әдипләренең шигъри ләм чәчмә әсәрләре тупланган китабы («Арал дулкыннары», 1981) дөнья е. Шулай ук, үз чиратында, Урта Азия республикалары нәшриятларында ып чыккан «Татар повестьлери» (Алма-Ата, 1979 ел, казакъ телендә), «Ниллар ва йуллар» (Ташкент, 1981, үзбәк телендә), «Татар гурриңлери» («Татар хикәяләре», Нукус, 1981 ел, каракалпак телендә) исемле күләмле җыентыклар да басмага Л. Хәмидуллин тарафыннан әзерләнде.

1983—1984 елларда Л. Хәмидуллин күренекле белорус әдибе Василь Быковның Бөек Ватан сугышы темасын яктырткан ике повестен («Обелиск», «Дожить до рассвета») тәрҗемә итте.

Л. Хәмидуллин— 1977 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Юлда: Хикәяләр.—Казан: Таткитнәшр., 1968.—61 б. 9000. Рец.: Миңнуллин Ф. Җылылык хисе.— Казан утлары, 1969. №6, 177—179 б.
Дала иртәсе: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1971.— 136 б., ил. 7000. Рец.: Сарьян X. Өч төрле өч адым.—Кит.: X. Сарьян. Уеңны уйдырып сал. Казан, 1977. 37—46 б.; шул ук мәкалә.— Казан утлары, 1972, № 2, 183—184 б.
Мохтар Ә. Чинар: Риваять, хикәят һәм кыйссалардан торган роман/ .Л. Хәмидуллин тәрҗ.— Казан: Таткитнәшр., 1976.— 384 б. 15000. Чинара. Рец.: Миңлебаев К. Камиллеккә омтылу.— Казан утлары, 1977, № 9, 175—180 б.
Әлимҗанов Ә. Отрар хатирәсе: Ике повесть/Л. Хәмидуллин тәрҗ.-— Казан: Таткитнәшр., 1974.—207 б. 10000. Сувенир из Отрара. Рец.:Нурмөхәммәтов Т. Үз галәме, үз киңлекләре.— Казан утлары, 1975, № 11, 166—171 б.
Быков В. Һәйкәл: Повестьлар/Л. Хәмидуллин тәрҗ.— Казан: Таткит-яәшр., 1984.—224 б. 11000. Обелиск.

Аның турында

Фоат ГАЛИМУЛЛИН. ИГЕЛЕКЛЕ ЭШЛӘР
Шамов А. Лирон Хәмидуллин.— Казан утлары, 1978, № 3, 184—186 б. Гаффар Ә: Сүз дәрьясы кичешли.— Соц. Татарстан, 1977, 5 июнь. Миңнуллин Ф., Даутов Р. Җылылык хисе.— Соц. Татарстан, 1982, 23 дек. Нурмөхәммәтов Т. «Чуен юллар, күперләр аша».— Яшь ленинчы, 1982, 10 ноябрь. Әйди Т. Үз йөзен саклап.—Казан утлары, 1982, № 7, 162—164 б.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»