Чәршәмбе, 08 сентябрь 2010  

Яшәр өчен озак вакытка
2 бүлмәле фатир кирәк.
Т. 89510623024. Тәртипле егетләр.

Башлангыч бит итүCайланмага өстәүRSS



 

 

Матбугат-инфо





























Эпицентр – Мобильные телефоны, Ноутбуки, Телевизоры, Фотоаппараты, Компьютеры, и многое другое по Самым низким ценам и бесплатной доставкой !

 

 

 

 



Ураза тотасызмы?
OK Ел саен тотам
OK Быел тәвәкәлләдем
OK Юк, сәбәпләрем бар
OK Беркайчан тотмыйм

 

Рубрика: "Җәмгыять"

  • 07.09.2010 Җәмгыять
СҮЗ АРТЫНДА ХӘЙЛӘ БАР
Җанисәп алу вакытында ничек алданмаска? Бу кампаниянең никадәр мөһим икәнлеген халыкка ничек аңлатырга? Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров шушы уңайдан узган атна азагында “Казан” милли мәдәният үзәгенә зыялыларыбызны җыйды.
Фикерләр (18) | Караулар (236) Рәшит МИНҺАҖ | Ватаным Татарстан

  • 07.09.2010 Җәмгыять
«КАЙДА СЕЗ, ЧЫН ИР-АТЛАР?!»
Бүгенге хатын-кызларыбызның роле зурайганда, ир-атларыбыз файдасына бер генә җитди тәрбияви канун кабул ителмәгәндә бу проблеманың алга таба тагын да тирәнәеп, җөмһүриятебездә чишелмәслек проблемага әйләнүе мөмкин.
Фикерләр (8) | Караулар (247) Римир СӘЛИМГӘРӘЕВ | Шәһри Казан

  • 06.09.2010 Җәмгыять
ФАИЛГӘ ЯРДӘМ ИТИК
Фаил Гаязовны күпләр белә. Матбугатта язмалары чыгып тора, радиодан җырлары яңгырый. Мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, өйдә тик утырырга күнекмәгән ул. Зәңгәр “Ока”сына утыра да, Усад авылыннан хәтле Казанга килеп җитә. Иҗади мохиттә яшәргә аңа шушы “Ока” ярдәм итә дә инде. Тик соңгы вакытта машина шактый тузган. Әле бер җире, әле икенче җире ватылу җитмәгән, инде төбе дә тишелгән. Фаил аяк астында хәзер урам күренә. Ремонт өчен 30 мең сум акча кирәк ди. Дөрес, бу машина үзе дә 30 мең тормыйдыр. Тик, нишләмәк кирәк, инвалид егетнең бу машинадан тыш башка өмете юк. Дуслар, әйдәгез, Ураза гаете алдыннан бер изге эш эшлик – Фаилгә ярдәм итик. Тамчыдан күл җыела ди – бергәләшеп алынсак, “Ока”ны ремонтларлык акча җыяр идек, ә?
Фикерләр (20) | Караулар (490) admin | Матбугат.ру

  • 06.09.2010 Җәмгыять
МИН НИ ӨЧЕН ШОРТЫ КИМИМ?
Татарстан башкаласында шаулап-гөрләп Бөтендөнья татар яшьләре җыены булып узды. Казан мондый чараны быел үзендә дүртенче мәртәбә үткәрде. Әлеге форумның соңгылары август ахырында үткән иде, монысы да искәрмә булмады. Тарихка 90нчы елларның милли күтәрелеш вакыйгаларын үз эзен салган чорга да ниндидер нәтиҗәләр ясарлык вакыт җитте. Нәрсә дисәң дә, ул вакытта дөньяга тәүге аваз салган бала бүген егермене тутырды бит инде.
Фикерләр (3) | Караулар (225) Нияз САБИРҖАНОВ | Тatar-islam.ru

  • 06.09.2010 Җәмгыять
КАТНАШ НИКАХНЫҢ КИЛӘЧӘГЕ...
Газетаның узган бер санында Сания ханым катнаш никах мәсьәләсен күтәргән иде. («Үз юлыңны үзең сайла икән…») Олы улы алдында үзләрен уңайсыз хис итәбез, дип язган ул.
Фикерләр (25) | Караулар (487) Рузилә ШАКИРОВА | Шәһри Казан

  • 06.09.2010 Җәмгыять
ҖАНИСӘП ЯКЫНЛАША: ҺӘР ХАЛЫК ҮЗ КИЛӘЧӘГЕН КАЙГЫРТА
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җанисәп алдыннан татар халкына мөрәҗәгать кабул итте. Кайбер чиркәс оешмалары да җанисәп вакытында үз милли төркемнәрен чиркәс дип язылырга чакыра. Заманында Сталин аларны бүлгәләп төрле җирләргә урнаштырды. Хәзер алар бу хатаны төзәтмәкче.
Фикерләр (2) | Караулар (112) Ландыш ХАРРАСОВА | Азатлык

  • 05.09.2010 Җәмгыять
ЯЛГЫЗ АККОШ
Фикерләр (3) | Караулар (191) Рамилә ВАҺАҖЕВА | Бердәмлек

  • 03.09.2010 Җәмгыять
КОЕЛАРНЫ ЧИСТАРТЫРГАМЫ, КҮМӘРГӘМЕ?
Телефон номерымны каян табалардыр, белмим, әмма халыкны борчый торган проблемалар еш кына хат формасында түгел, нәкъ менә кесә телефоным аша килеп ирешә. Бу юлы да шулай булды.
Фикерләр (5) | Караулар (201) Эльвира ФАТЫЙХОВА | Безнең гәҗит

  • 02.09.2010 Җәмгыять
“БӘЙРӘМДӘ ИСЕРЕКЛӘР ТАШЫДЫМ”
Милләттәшләрем, хөрмәтле татарстанлылар, 30 август – суверенитет көне ничек узды соң? Кайларда булдыгыз, ниләр күрдегез, нинди гамәлләр кылдыгыз? Мин, мәсәлән, төне буе исерекләр ташыдым, ягъни такси вазифасын үтәдем.
Фикерләр (10) | Караулар (468) Лилия ЙОСЫПОВА | Безнең гәҗит

  • 02.09.2010 Җәмгыять
КАЯ ШУЛАЙ АШЫГАБЫЗ?!
Мин еш кына үзебезнең Арча каласы үзәгенә төшәм. Шунда, безнең йорттан ерак та түгел урам чатында, юл буенда чәчәкләр куелган зур ваза тора. Эре-эре, кан төсендәге җете-кызыл, сагыш төсендәге сары чәчәкләр.
Фикерләр (12) | Караулар (221) Радик ФӘИЗОВ | Шәһри Казан

  • 01.09.2010 Җәмгыять
ФРАНЦИЯДӘГЕ АЯНЫЧ ХӘЛЛӘР
Француз милли ассамблеясы хатын-кызларга никаб (күздән башка, хатын-кызның йөзен каплаучы кием) киеп йөрүне тыя торган законны раслады. 70 % француз раслаган законга хокук саклау оешмалары, илнең миллионлаган мөселманнары каршы чыктылар.
Фикерләр (42) | Караулар (495) Диния ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА | Тatar-islam.ru

  • 01.09.2010 Җәмгыять
“КИЛӘЧӘК”СЕЗ ТАТАРСТАН
2010 ел Русиядә һәм Татарстанда Укытучылар елы булды. Тагын дүрт айдан яңа елга күчәчәкбез, илбашлары яңа юнәлеш билгеләр, яңа “ямауларны” сипләргә ябырылырбыз. Ә хәзергә укытучылар елы тәмамланып килә. Ел азагына якынлашса да, мөгаллимнәр аннан әллә ни файда күрмәде кебек. Шушы көннәрдә яңа гына университет тәмамлап мәктәпкә эшкә урнашкан танышым шатлыгын уртаклашты. Дәресләре, класс җитәкчелеге белән бергә аена 5 мең сум акча чыгып барса, әйбәт санала икән. Әле андый эшне дә табуы авыр, ди... Танышлык эзләргә туры килгән үзенә. Бәлкем, авыл җирендә 5 мең җитәр дә иде, ә шәһәрдә... Кеше фатиры өчен генә дә ким дигәндә 7-8 мең түләргә кирәк булганда, ничек яшәргә?
Фикерләр (59) | Караулар (807) Сәйдулла КУТУШЕВ | Безнең гәҗит

  • 31.08.2010 Җәмгыять
ТАТАРСТАННЫҢ ШВЕЙЦАРИЯСЕ
Тау ягыннан без. Бөек Болгар җиреннән. Бездә чал Кама белән киң Идел очраша. Шуңа да безнең районны Кама Тамагы дип атыйлар. Бездә чиркәү белән мәчет янәшә салынуына берәү дә гаҗәпләнми. Ә Сабан туенда татар, рус, мордва халкы бергәләп бәйрәм итә. Шушы көннәрдә Кама Тамагы районы үзенең 80 еллык юбилеен каршылый.
Фикерләр (4) | Караулар (172) Лилия КАДЫЙРОВА | Матбугат.ру

  • 31.08.2010 Җәмгыять
ЖУРНАЛИСТ – ГОЗЕР ҮТӘҮЧЕМЕ?
Соңгы вакытта бигрәк тә гади халык журналистларны проблема хәл итәргә тиешле кеше дип кабул итә башлады. Янәсе, әгәр син кемнең дә булса гозерен үти аласың икән, бу вакытта син – чын журналист. Ә болай, каян да булса мәгълүмат чүпләп, мәкалә язуыңны андыйлар бар дип тә белми. Газетабыз республика районнары буенча оештырган “Өйдән-өйгә” акциясе вакытында безгә әнә шундый гаеп ташлаучылар күп булды.
Фикерләр (15) | Караулар (396) Сәрия САДРИСЛАМОВА | Ватаным Татарстан

  • 30.08.2010 Җәмгыять
ТУФАН МИҢНУЛЛИН: «МИН ЯЗУНЫҢ ӘЛЛӘ НИНДИ ИМ-ТОМНАРЫН БЕЛӘМ»
Фикерләр (79) | Караулар (1079) Рузилә МӨХӘММӘТОВА | Сәхнә


[1] 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 
21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 
41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 51 52 53 54 55 56 57 58 59 60 
61 62 63 64 

Бренд-инфо























 

Иң күп укылган язмалар

Архив


 

Соңгы фикерләр

Матбугат.ру коймасы

Якташыңны тап

 

© 2008-2010 "Матбугат.ру"

Безне ай саен уртача 16000 компьютердан 158000 тапкыр ачып карыйлар!
Реклама һәм хезмәттәшлек: 2-666-788, matbugat@mail.ru, "МАТБУГАТ.RU"