|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.04.2024 Җәмгыять
Ике яшьлек сабый тәрәзәдән егылып төшкәнУфаның Сипайлово бистәсендә ике яшьлек кыз бала тәрәзәдән еглып төшкән. Вакыйга бүген иртәнге сәгать алтылар тирәсендә Баязит Бикбай урамында теркәлгән. Уфаның гражданнарны яклау идарәсе мәгълүматы буенча, бала өйдә әти-әниләре белән булган. Ниндидер мизгелдә сабый, тәрәзә янына килеп, москит челтәренә таянган һәм икенче кат биеклегеннән егылып төшкән. Ашыгыч ярдәм табиблары аны дәваханәгә алып киткән. “Балаларны караусыз ачык тәрәзәләр янында калдырмагыз. Москит челтәре егылудан саклап калмый, ул аның өчен тәгаенләнмәгән. Тәрәзәләрне махсус блокираторлар белән җиһазлагыз яисә аларны ябык тотыгыз, бала аны ача алмасын өчен тоткаларын салдырып куегыз”, – дип кисәтәләр Гражданнарны яклау идарәсендә.
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|