поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
22.04.2024 Җәмгыять

Мөҗипне кызганып яшь түкмәгән кеше калмады

Ай буена котырган бураннар, урамнарны, басу-кырларны кар кибәннәре белән бизәде. Якынрак барып карасаң ак эскертләр эчендә печән бардыр сыман, ә чынлыкта бозлы кар гына. Мартның котырып буран туздыруы холыксыз ирләрне хәтерләтте – көнен-төнен белми ыжгырды.

Ташу көчле була, дип көтте гавам – чыннан да шулай килеп чыкты. Мәңгелек туң эрегәндәй дулады быелгы кар сулары кайный-кайный актарылып актылар. Кырларга, бакчаларга җәелеп күңелләргә шом салдылар һәм куркыныч җил сыман шашынып, авылларның тыйнак кына агучы, сай инешенә тулдылар. Чишмә суларыннан җыелып үзәнлектән агучы елгачыкны исеме белән атаучы да юк – инеш тек инеш. Ташу төшү, хәвефле күренеш булса да һәркемне ымсындыра. Яр буена якын килмичә генә, сыек, болганчык боткасыман агымны күзәтергә бала-чагалар кызык эзләп, карт-корылар яшьлекләрен искә төшереп, күзәтәләр...
 
Апрель иртәсе дә шул чамада башланды. Җилле булса да кояшлы көнгә алданган тавыклар җырлый, колгалардагы ояларына кайтып парлашкан сыерчыклар чутырдашалар, казлар дәртләнеп каңгылдаша, аранда ябылуда ятып хәлсезләнгән, яшел болын төшләренә кергән сыерлар мөгердәшәләр... Су тавышы өмет уята, яз җитүен белдерә. Инде кар-бураннардан арынып, чурлап аккан гөрләвекләргә, җылы кояшлы иртәгә сөенеп уянган авыл, кичкә дерт итеп сискәнәсеннән хәбәрдар булмыйча үз көенә кымшана.
 
Авыл халкы, кыш буена җыелган тиресне абзардан тышка чыгара, капка төбендәге бозларны чаба, көздән үк чәчелеп калып кар астында кышлаган чүп-чарны җыештыра. Балаларга да ял юк, кар суы исе килеп торган зәңгәр һавада әти-әниләренә булышалар. Әнә, чана җигелгән ат, кар катысын эзләп ферма ягына таба атлый...Кичке эшкә өлгерергә кирәк. Ат чыгымчылый, ныклыгын югалткан юлдан барасы килми. Ат тоягы өчен бураннары белән уйнаклаган кышкы чана юлы шәбрәктер шул! Җәйнең тузанлы сукмагы да әйбәт аның өчен, фәкать тайгак бозлы, яки сазлы кичү генә булмасын.
 
– На-а, малкай! Әйдә, атла, җанашым! – ди Мөҗип, кызыл турысының сыртына дилбегәсе белән җиңелчә генә суккалап. – Тагын беразга түзсәң юллар да кибәр, тузаннары да күтәрелер... Җәй бер саплам җеп сыман – тиз уза ул... Сабан туйлары җитә, җанаш! Ике ай гына калып бара бәйрәмгә!   – Әйдә, на-а, Васька!!! Абзарда тагын бер шәп атым көтеп тора, шөкер!
 
Авылда ат белән бер Мөҗип генә кешечә сөйләшә ала. Атлар телен белә ул! Тегеләре дә аңлый, колакларын тырпайтып тыңлыйлар, әле кайберләре:
– Иһа-һа-ай! – дип җавап та бирәләр...Мөҗип рәхәтләнеп көлә, малкайның яллары арасына йөзен яшерә. Гашыйк егет сыман булып бетә инде атлар күрсә...Кечкенәдән ат өстенә уйнап үсте шул ул. Иптәшләре җирдән йөгергәндә, велосипедта элдергәндә, Мөҗип ат сыртында җилдерде. Җилләрне уздырып куалый иде ут атларын. “Ат җене” дигән нәрсәгә ышана! “Җене” кагылмаса шулкадәр дә яратыр идемени ул озын керфекле, мөлдер күзле хайваннарны. Ат күзләреннән дә матур күзләр тагын кемдә бар икән? Хатыны – Зөлфиянең күзләре матур...
 
Кызы Гөлүзәнең күзләренә күз тимәсен...Улы – үзе сыман кара чутыр - Илфаты бар! Әнисе Хәния исән-сау! Бай, бик бай ул Мөҗип! Илфатының 15 яшенә күп акчалар түгеп чын чабышкы бүләк итте бит Мөҗип! Улыма биргән сүземне үтәдем, дип шатланды. Быелгы Сабан туенда Илфаты беренчелекне бирмәс, иншалла! Бөтен халык машина дип котыра, ә ул тотты да ат алды! Урыс ягыннан махсус кайтартты бит кызыл яллы, карасу - көрән чабышкыны. Бәкәлләре уйнап тора, тояклары җиргә тими! Менә, ташулар узып юллар гына төшсен. Улы белән бергә шул атта рәхәтләнеп йөрерләр, ярышка әзерләнерләр. 10 яшеннән Сабан туйларында беренчелекне бирмәде Илфаты. “Асыл ирләр иярле булыр”, - диләр! Быел улы белән сүз куештылар – тирә якта узачак бер Сабан туен да калдырмаска. Чабышкысы да чабып рәхәтләнер, атка җилдерер өчен иркенлек кирәк! 
 
– Мөҗип! Буа күперенә кермә! Ташу әкәмәт көчле китте!
Мөҗип елмаеп, аскы урамнан узучы авылдаш апасына әйләнеп карады. 
– Чыгам мин аннан!!!Буа үзе китмәде бит әле! Чыгабыз, кайгырма!
 
Күмәк хуҗалык аты, өйрәнгән юлы су белән бүленгәнгә, аптырап карады. Тоякларына көчле агым бәрелде...Каерылып, шомланып тәртә аша бакты ул хуҗасының күзләренә.
 
– Әй, Васька! Әллә курыктыңмы? Әйдә, ике генә сикерәсең! На-а!
– А-а-а!!!!
 
Су тавышын басып кычкырган тавышка, инде ары киткән авылдаш апасы борылып карады. Мөҗип, аты-ние белән елга уртасыннан йөзеп бара иде...Менә ат күмелде, менә Мөҗипне дә кантарлы боз каплады...
– А-а-а!!! 
Хатын, бар көче белән йөгереп килеп күрше капканы какты:
 
– Чыгыгыз тизрәк!!! Мөҗип аты белән ташуга акты! Ай, Аллакай гынам! Мөҗип суга батты-ы!!!
...Фермага ике юлдан барып була. Берсе әйләнгеч – анысында карлар эреп беткәнгә күрә, чанага көйсез, атка авыр булыр дип, буа аша барды Мөҗип. Әле ул көнне, шаулап су акса да, буа аша машиналар үтеп йөргәнен искәрде ул. Кызганычка каршы, агымның көчәюен чамаламый калды шул! Кичкә таба кар суларының атлы чананы агызырлык егәрләнгәнен абайламады. 
 
...Шулкадәр тиз килеп чыккан фаҗигадә ат югалып калды, бик тиз батты. Куркак иде ул ат. Сап-салкын бозлы суга чумуга, бичара малкай, дөнья белән хушлашкандай бер тапкыр кешнәргә өлгерде әле. Болганчык шарлавык булып аккан агымда атның сырты күренеп-күренеп алды да юкка чыкты. Ярсу дулкын, атның дугаларын, тәртәләрен каерып атты. Мөҗип исә, судан бер мәртәбә дә калкып чыкмады.
 Авыл халыкына яман хәбәр СМС тизлегендә таралды. Яр буена, Сабан туена җыйналган сыман кешеләр тулды. Һәрберсе Мөҗипне исән күрергә теләп йөзеп чыкканын көттеләр. Ләкин, бу юлы Аллаһы Тәгалә могҗиза ясамады, бары тик үле ат кына табылды...
 
Елга ярлары элекке сыман чиста түгел шул хәзерге заманда. Ничек үсәсе килә, кайда тамыр җибәрә ала – шул рәвештә күтәрелгән агачлар белән капланган. Тамырлары инеш ярына тотынып, тирә-якны учарлары белән әйләндереп, чәбәләнеп бетәләр. Суда кондызы, күсесе үрчеде. Татар авылында урыс исемен йөрткән “Васька” кушаматлы ат, чаналары, тәртәләре белән 300 метрлап йөзгәч, шундый куелыкка эләгеп калды. Районнан чакыртылган коткаручылар төркеме, тончыгып үлгән мескен хайванны бульдозерлар белән, баулар ярдәмендә тарттырып чыгарганчы караңгы капты. Төн карасын ярып яктырткан машина фаралары, атның зур булып ачылган күзләрендә тонык ялтырау хасил итте дә сүнде. Сәгатьләре түгел, минутлары кадерле вакытның ычкынганын барысы да аңладылар. 
 
Кешеләрнең өметләре акланмады – Мөҗипне ат чанасындадыр, дип уйлаганнар иде. Чанага бозлы су гына ияреп чыкты. Якыннары үкереп елап яр буйлап йөгерешеп йөрделәр дә, тулган ай яктысында өйгә кайтып егылдылар. Икенче көнне водолазлар чакырттылар. Инеш, берничә чакрымнан Чулманга кушыла! Мөҗипнең гәүдәсе олы суга кадәр агып китсә табылуы тиз булмаячак!  Бөтен авыл белән, озын резин итекләр киеп, багорлар, күсәкләр тотып көн саен яр буенда актарындылар. Кайгыда авыл халкы тагын да бердәмләшә!
 
Көннәр бер-бер артлы тиз генә үттеләр. Иртә белән көн туса бер уй, бер сорау – Мөҗипне бүген табарлармы? Буш вакыты булган һәр кеше инеш буена төшә. Мөҗип батканан соң икенче көнне ташу тагын да көчлерәк килеп, булгач булсын инде, дигәндәй, буа аркылы салынган күперне агызды. Сулар тына башлагач, дулкын белән чыккан һәр карамчык янына йөгерделәр. Ләкин, елгага әверелеп масайган инеш юеш куенын ачмады, корбан итеп алган ир затын чыгарырга ашыкмады...
 
Сулар шул рәвешле олы хәвеф алып килде. Шул көннән авылының тыныч кына барган яшәеше урталайга бүленде. Мөҗип аккан көнгә кадәр, яисә Мөҗипне тапканнан соң, дип сөйләделәр...
Кайгы йортка керсә йокы чыгып кача, диләр. Аңкы-тинке килеп, хәлдән таеп, яшәгән сыман иттеләр. Зөлфия өйдә еламады, әле күптән түгел генә инсульт кичергән кайнанасың хәле начарланыр дип курыкты. Хатын, Мөҗибе улына бүләк иткән чабышкының муеныннан кочып, үкседе дә үкседе. Ат акыллы – юаткандай итеп хуҗабикәсенең битенә йомшак иреннәре белән кагылды. Улы белән кызының җан халәтен әйтеп аңлатып булмый, авылда бер зирәк, шаян әтиләренең юклыгына ышанмадылар. Акбай атлы этләре, хуҗа югалган көннән уларга керешкән иде, аптырагач бәйдән ычкындырырга мәҗбүр булдылар. Эт, гел су буенда иснәнеп йөрде, төнгә кайтмыйча инешне саклады.
 
Соңгы өметләре – багучыларда! Чистай күрәзәчеләренә кадәр барып җиттеләр. Тегеләре “тынычландырдылар” – табасыз, диделәр. Әле берсе, исән, яр буенда адашып йөри, дип тә белдерде. Ә менә авылда яшәүче бер апа төгәл көнен әйтте – 5 тәүлек дигәндә табылыр, диде. 
 
Болганчык су тиз генә тоныкланмады! Водолазлар таба алмадылар - ике көн буена суны айкагач китеп бардылар. Янәсе, суда берни күренми, боз катыш туфрак кына. Чынлыкта, Чулманга җитү түгел, авыл эченнән чыгып китмәгән иде Мөҗип! Авылның аргы урамы очыннан аккан инеш турысына басма салынган. Шул басманың суга нык итеп утырткан торыкларына, казыкларына эләгеп калган җансыз гәүдәгә, багорлар белән ләмне актарып йөри торгач, үз туганнары юлыктылар...Мөҗипнең гәүдәсен ярга өстерәп чыгардылар. Йөзләре дә сыдырылмаган ир бик матур, ап-ак булып ятты. Күзләрен дә, иреннәрен дә чытырдатып кыскан - эчемә су кермәсен, күзкәйләрем күрмәсен, дигәндәй. 
 
Бозлы суда нәкъ 5 тәүлек, ягъни 120 сәгать яткан Мөҗипне кызганып яшь түкмәгән кеше калмады.  Бичараның җаны, тәненнән аерылып чыккач, куе булып чәбәләнгән талларга бәргәләнеп йөргәндер. Тик җанны күреп булмый шул...
 
Фәридә Ибраһим.
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 22.04.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»