поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
26.04.2024 Җәмгыять

“Иртән уянырмынмы икән, дип уйлый идем”

Минзәлә кызы Эльмира Мөхәммәтшина белән безне 2021 елда “Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров таныштырды. Социаль челтәр алып баруда киңәш кирәк булгач, блогер Эльмирага мөрәҗәгать иттем. Шулай аралашып, дуслашып киттек. Эльмираның аккаунтына язылып, аның тормышын күзәтә башладым. Ул җырчы Гөлназ Сираеваның икетуган сеңлесе булып чыкты.

Бервакыт социаль челтәргә керсәм, Эльмира коточкыч яңалыгы турында хәбәр иткән: анда яман шеш тапканнар. Ул һәр көне, һәр хәбәре белән уртаклашып барды. Шул көннән башлап Эльмираның гомере өчен борчылып яшәдем. Хәле начарлана барды, хәтта сөйләме дә аңлашылмый башлады, әмма шулай да ул социаль челтәргә чыгарга үзендә көч тапты. “Бүген нихәл икән, исән булса гына ярар иде, йа Аллам”, - дип аның аккаунтына керергә курыккан көннәр дә булды.  Инде хәле бераз җиңеләйгәч, мин аны интервьюга чакырдым. “Килү түгел, сөйләшергә дә хәлем юк бит әле”, - диде ул. 
 
Бу сөйләшүдән соң 1,5 ел вакыт узды. Эльмира аякка басты, Аллаһка шөкер. Әйе, ул бу кәбахәт чирне җиңде һәм үз аяклары белән яныма килде. Күзеннән нур бөркелә, күзләр тимәсен. Могҗиза дими, ни дисең?!

-    Эльмира, бу чир кайчан барлыкка килде, ничек белдең? Моңа кадәр сәламәтлегең борчыдымы?
-    Миңа хәзер 41 яшь, ә яман чирне 40 яшемдә таптылар. Дүрт ел буе тән температурасы гел 37,3тә торды. Һәрдаим табибларга йөрдем, бөтен белгечләрдә тикшерендем, төрле анализлар тапшырдым. Бер клиникага гына 18 мең сум акча китте, башкаларын санап та тормадым. Сәбәбен беркем дә әйтә алмады, “була торган хәл, бетә ул”, - дип тынычландырды кайбер табиблар... 1 май көнне иртән юынганда, муендагы шешкә күзем төште. Тотып карыйм, авыртмый үзе. Җил бәргәндер дип уйладым, үзем белгән антибиотикны эчтем. Шеш бетмәгәч, 30 майда табибка бардым. Тикшерә торгач, июль аенда онкологиягә җибәрделәр. Шунда яман шешнең икенче стадиясе икәне билгеле булды. Диагнозны белгәч тә, дөньяның асты өскә килде. Бу бит иң явыз чир! Бетте, мин үләм, дидем... Минем алда ике юл бар иде: йә көрәшергә, йә бирешергә. Мин исә ятып калганчы, атып калырга кирәк дип уйладым. 

-    Ничек дәвалануыңны күзәтеп бардым, терапияләрне бик авыр кичердең. Химия терапиясе авырмы, әллә нур терапиясеме?
-    Химиядән соң бертөрле авыр, нур терапиясеннән соң икенче төрле авыр. Икесе дә бик кыен. Бигрәк тә минем очракта, тамакны яндырып бетерделәр. Авызымда бөтенләй төкерек юк, авызны чылатыр өчен үзем белән һәрвакыт су йөртәм. Нур терапиясе нәтиҗәсендә авыз эче гел янып тора. Калкынсыман бизләр юк, шулай ук терапия аркасында яндылар. Тешләрем бозылды, сөйләмгә зыян килде. Өч көн буе бер ризык капмаган чаклар булды. Тамактан үтмәде, су гына эчеп тордым. 53 килодан 39 килога ябыктым, тире белән сөяккә калдым. Хәзер мин 47 кило, авырлыкны бик әкрен җыям.

-    Хастаханә юлын таптаган вакытта бик күп авырулар белән танышуың турында сөйләдең. Хәзер дә аралашасызмы?
-    Күбесе бу дөньядан китте инде, кызганыч... Беренче тапкыр барганда танышкан бер кыз белән әле дә аралашабыз. Әмма ул терелеп китә алмый шул әле, тагын операциягә әзерләнә. Аның өчен бик борчылам. 
 
-    Эльмира, күпләр бу чирне яшерә. Ә син, киресенчә, бөтен дөньяга сөйләдең, һәр көнең, уй-кичерешләрең белән уртаклаштың. Каян көч таптың?
-    Башта барысын да ачыктан-ачык сөйләргә, гомумән, үземне чәчсез килеш күрсәтүе авыр булды. Әмма халыкка мондый кыяфәттә чыкканчы, башта үземне чәчсез килеш кабул итәргә өйрәндем. Эчемдә тотсам, миңа тагын да кыенрак булыр иде. Ә кешеләр белән уртаклашкач, хәлем бераз гына булса да җиңеләйгән кебек тоелды. Ләкин социаль челтәрдә нинди генә кешеләр юк, араларында гаеп табып утыручылар да табылды. Янәсе, тормыш болай да авыр, синең проблемаларың, күз яшьләрең кемгә кирәк? Мондый рухтагы смслар күп килде. Ә кемдер мине рухландырып, яшәргә көч биреп торды. 

-    Эльмира, якын кешеләр авыр вакытта сынала, диләр. Авыру хатынны ташлап киткән ирләр дә аз түгел. Синең гаиләң ни дәрәҗәдә сиңа терәк булды?
-    Әйләнә-тирәмдә яхшы кешеләр. Сүз дә юк, яман чир белән авырый башлагач, кайбер дуслар читләште. Ләкин иң якыннары һәрвакыт янәшәмдә булды. Гаиләмә, әниемә бик рәхмәтле мин. Әтием инде мәрхүм. Әниемнең минем өчен борчылып аяклары йөрмәс булган иде, хәзер инде барысы да җайланды. Иремә авыр булды, мин урын өстенә яткач, бөтен тормыш аның җилкәсендә калды. Акча эшләү, балаларны бакчага алып бару-алып кайту, мине табибка йөртү һәм башкасы. Әмма ул түзде, бирешмәде. Кызларым да ничек кенә авыр булса да, сер бирмәде, “тиздән тереләчәксең, әни”, - дип көч биреп торды.

-    Бу чирдән дәваланып, аны җиңгәннән соң, синнән киңәш-ярдәм сораучылар да барлыкка килде бит әле?
-    Кызганыч, яман чир белән күзгә-күз очрашмаган бер генә гаилә дә юк. Үзендә яки якыннарында яман чир ачыкланган кешеләр кая барырга, нишләргә, алга таба ни булыр, дип сорап яза. Мин узган юлны күргәч, күбесендә яшәргә өмет уянды. Мин табиб та, психолог та түгел. Үз башымнан кичкәннәрдән чыгып, үз мисалымда сөйлим. Шуны әйтәсем килә: күпләр яман чирле кешеләр белән аралашырга, күрешергә курка. Аны иярә торган авыру дип уйлыйлармы икән, белмим. Ләкин бу алай түгел! Без дә шундый ук кешеләр. Кайбер ягыбыз белән башкалардан яхшырак та әле (көлә). 

-    Хәзер барысы да артта калды кебек. Ә шулай да курку хисе бармы?
-    Әлбәттә. Сәламәтлек аз гына борчыса да, табибка чабам. Табиб әйтүенчә, мин хәзер миналы кырда яшәгән кебек. Бу чир теләсә кайсы вакытта һәм теләсә кайсы җирдә кабат барлыкка килергә мөмкин, Аллаһы сакласын. Миңа хәзер авырырга да, борчылырга да ярамый. Сакланып яшәргә кирәк. 

-    Яман чирдән дәваланганнан соң, тормышка карашың, фикерләвең үзгәрдеме?
-    Тулысынча үзгәрде. Бөтен кешене кочаклыйсы, барысына да рәхмәт әйтәсе килә. Булды шундый чаклар: йокларга ятканда, иртән уянырмынмы икән, дип уйлый идем. Авыртуга түзә алмыйча, төнге сәгать 3тә табиб чакырта идек. Сәгать 5кә кадәр түзә алсам, димәк, мин бүген яшим. Менә шул ике сәгать араны көч-хәл белән үткәрә идем. Мин якты көнне күрә алуыма шатлана идем. Һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыдым, аңа ялвардым. Бары аның ярдәме белән генә мин бу  явыз чирне җиңдем.
 

-    Син гаять кыю һәм үткен кеше. Күптән түгел матурлык һәм талант конкурсында икенче урын алып шаккаттырдың...
-    Гыйнвар аенда анализларым начарлангач, бик борчылдым, еладым. Шунда “Луч” хәйрия фонды җитәкчесе “сиңа уңай эмоцияләр кирәк” дип, шушы конкурста катнашырга тәкъдим итте. Бу конкурста “Луч” фонды исеменнән катнаштым. Аңа әзерләнгәндә, катнашкан вакытта үземнең онкопациент икәнемне дә оныттым. Шундый канатланып, илһамланып йөрдем, чынлап та, бик күп уңай эмоцияләр алдым, актерлык осталыгы буенча остаханәгә йөрдем. Минем тамак белән җырлау түгел, кычкырып сөйләшү дә мөмкин түгел иде сыман. Дөресен генә әйткәндә, чирләгәндә тавышсыз калу ихтималы да бар иде. Ә мин конкурста җыр башкардым! Мин җыр-моңга гашыйк, дәваланганда да миңа мәгънәле, тирән эчтәлекле җырлар ярдәм итте. 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 26.04.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»