поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.07.2013 Спорт

Халыклар бердәмлеге тантанасы (ФОТО)

Мин, “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин һәм фотохәбәрчебез Хәмзә Мортазин, Универсиада аккредитациясе узып, Казанга журналистлар буларак килдек. Машинабыз белән бөкеләрдә утырмабызмы, дип берникадәр курыксак та, Казан безне ачык урамнары белән каршылады.

Һәр чатта кизү торучы волонтерлар ярдәмендә кунакханәбезне дә бик тиз таптык, аккредитацияләү үзәгендә тиешле документларны да рәсмиләштердек һәм 6 июльдә кырык биш мең тамашачы сыйдырышлы яңа гына төзелеп беткән “Казан-Арена” стадионында узачак Универсиада-2013нең ачылу тантанасын көтә башладык. Менә ул минутлар, ниһаять, килеп тә җитте.

Чит илләрдән, Россиянең төрле почмакларыннан Универсиаданың эшен яктыртырга килгән 1200дән артык журналист өчен “Казан-Арена” стадионында ук элемтә, компьютер, интернет җиһазлары белән тәэмин ителгән Медиа-үзәк булдырылган. Биредә хәтта дин тотучыларның ихтыяҗларын үтәү өчен дә шартлар тудырылган. Мөселманнарга, мәсәлән, намаз укырга аерым урыннар бар. Нәкъ менә шунда, төшке намаз алдыннан, Татарстан һәм Россия мөселманнарының Диния нәзарәтләре рәисләре, мөфтиләребез Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Тәлгать хәзрәт Таҗетдинны очраттык та инде.

Ә халык тантанага агыла да агыла. Шулар арасында күп кенә дәрәҗәле шәхесләрне шәйләп алабыз – танылган спортчылар һәм тренерлар Николай Валуевны, Зиннәтулла Билалетдиновны, Корбан Бердыевны... Күзләр үзебезнең самаралы якташларыбызны, милләттәшләребезне эзли. Бардыр алар да, тик күп меңле тамашачы арасында югалып, эреп беткәннәрдер, күрәсең. Ә менә аерым делегация булып килгән ульянлылар әллә кайдан безне күреп, сәлам биреп үттеләр.

Тантана башланыр алдыннан яңа төзелгән аэропортка Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның очкычы килеп төшүе турында хәбәр килеп иреште. Һәм менә тантана башланып китте. Һәр тамашачыга Универсиада символикасы төшерелгән рюкзак бирелеп, аның эчендә ак һәм кызыл төстәге кечкенә фонарьлар, яшел төс биреп янучы түгәрәк шар, кыңгырау бар иде. Алып баручы аңлатуынча, шулар ярдәмендә безгә, тамашачыларга, бер кабызып, бер сүндереп, галәмәт матур бер шоуда катнашу мөмкинлеге биреләчәк. Рюкзактагы тюльпан чәчәге рәвешендәге факел макеты парадта катнашучы спортчыларны сәламләү, ә махсус күзлек экранда күрсәтеләчәк фотосурәтләрне, кинокадрларны 3D форматында карап, тәэсирләрне көчәйтү өчен кулланылды.

Гигант стадион аренасына Россиядә яшәүче 215 милләт вәкилләрен һәм әкияти, фольклор персонажларны, әкәмәт җанварларны тасвирлаган костюмнарга киенеп чыккан катнашучыларны шоуда күреп, тамашачылар шаккаттылар: каһарманнар, тәва кошлары, бөркетләр, канатлы барслар, аждаһалар... Кемнәр генә юк иде икән биредә?!

Театральләштерелгән тамаша рәвешендәге парадта катнашкан төрле милләт вәкилләре дәртле милли музыкага биеп, җырлап, зур түгәрәк мәйданны берничә тапкыр урап уздылар. Кыскасы, бу парадның асылын сүз белән генә сөйләп тә, аңлатып та бетерерлек түгел, аны үз күзләрең белән күрергә кирәк.

Парадта төрле милләтләргә хас көйләр тезмәсе яңгырады. Әлеге тезмәдә татар, рус халыкларының гына түгел, аз санлы милләтләрнең көйләренә дә урын табылган иде.

Татарның мәшһүр җырчысы Әлфия Авзалова башкаруындагы “Күбәләгем” җыры язмасы белән милли бәйрәмебез Сабан туе күренешләрен күрсәткәндә күңел халкыбыз өчен горурлык хисләре белән тулды. Татар бар, яши һәм яшиячәк әле ул!

Менә стадионда утлар белән яктыртылып эшләнгән ФИСУ эмблемасы пәйда булды. Аренага Казанның җиде яшь спортчысы Россия әләмен күтәреп керде, һәм ул тиздән флагштокта җилферди башлады. Нәкъ шушы мизгелләрдә стадион өстендә Россия гимнының беренче сүзләре яңгырады. Аны җырлаучы хорны аягүрә басып тыңлаган тамашачыларның күпчелеге кушылып җырлагандыр, мөгаен. Алып баручы шушы минутларда стадионда тантананың мәртәбәле кунаклары Россия Президенты Владимир Путинның, Халыкара студентлар спорты федерациясе президенты Клод-Луи Галльенның булуы турында белдерде. Бу хәбәрне тамашачылар көчле алкышларга күмеп каршыладылар.

Универсиада кунакларын Татарстан башкаласы белән таныштыру “Казан - Идел йөрәге” ролигын күрсәтүдән башлана. Сәхнәдә - 120 барабан бәрүче. Алар, суда басып торган хәлдә, дәртле ритмнар яңгыраталар. Ә арена үзәгендәге зур экранда әле ут балкышлары, әле борынгы барельефлар күренеп китә. Болгар ханлыгы чорында барлыкка килгән Казан шәһәре исеменең килеп чыгуы турындагы риваятькә нигезләнеп эшләнгән күренешләр “Идел суы” көенә бер-берсен алыштырып тора.

“Казан риваяте” барышында татарның мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров башкаруында яздырып алынган “Ак калфак” җыры яңгыраганда, сәхнә өстенә алтын төстәге зур казан күтәрелә һәм аның тирәли бию башкарыла, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның һәр татар кешесенә балачактан ук яхшы таныш булган, милләтебезнең гимнына әверелгән “Туган тел” шигыре яңгырый, ә күз алдыннан туган җиребезне, матур табигатебезне тасвирлаучы күренешләр уза. Шигъри юлларны татарларга гына түгел, башка милләт кешеләренә дә яхшы таныш дәртле милли “Бас, кызым, Әпипә” биюе алыштыра. Бу бию көе, биючеләрнең тыпырдавы һәркемне, хәтта татарча бии белмәгән башка милләт вәкилләренең аякларын да үзеннән-үзе биергә мәҗбүр итә иде кебек.

Әлеге мәһабәт күренешнең кульминациясе буларак, гаҗәеп бәрхет тавыш иясе, танылган опера җырчысы, милләттәшебез Аида Гарифуллина башкаруында “Казан ханбикәсе – Сөембикә” ариясе яңгырады. Казан Кремлендә нәкъ менә аның исеме белән аталган Сөембикә манарасы күп гасырлар дәвамында басып тора да бит инде. Хәзер дә салютлар шартлавы, фейерверклар балкуы астында стадион-утрау уртасында Сөембикә манарасы һәм Казан Кремле диварлары калкып чыкты. Көтмәгәндә су фонтаннары бәрә башлады. Мондый гаҗәеп күренешне күрү сокландыргыч та, күңелдә горурлык хисләре дә уята иде. Бу минутларда тамашачылар стадионны көчле алкышларга күмделәр. Ә стадион инде үзләренең иң-иң көчле, булдыклы икәнлекләрен раслау өчен Казанга дөньяның 162 иленнән килгән һәм 27 спорт төре буенча ярышырга әзер спортчыны каршыларга әзер һәм менә аларның парады башланып китә.

Алжир командасында бары берничә спортчы гына, Андоррада да аларның саны шулай ук икәү, Аргентина, Армения, Австралия, Австрия шактый зур делегацияләр җибәргән. Ә Канада командасы 300 катнашучыдан тора. Кытайның җыелма командасында да халык саны бихисап. Бразилиядән 200дән артык спортчы бар. Зур командаларны тамашачы бик җылы каршы алса, кечкенәләренә тагын да матуррак хисләр табылды төсле. Кытайлылардан да күбрәк – 500 гә якын кеше җибәргән украинлыларга шулай ук алкышлар күп булды. Барысы да элеккеге үз егетләребез, үз кызларыбыз ич алар.

Тантаналы парадны 663 спортчыдан торган Россия җыелма командасы төгәлләде. Байракны кулына Казан Федераль университеты студенты, авыр атлетика остасы Дмитрий Хомяков тоткан иде. Үзебезнекеләр күренүгә, трибуналар аягүрә басып, «Россия, Россия!» дип кычкыра, кул чаба башладылар, 45 мең кеше сыйдырышлы стадион буйлап куллар ярдәмендә «дулкын» җибәрелде. Берничә мәртәбә кабатланган бу «дулкын»да Россия президенты да катнашты.

Нәкъ төн уртасында стадионда тагын бер шоу-тамаша башланды. Зур экранда бер-бер артлы фантастик күренешләр пәйда булды: гаҗәеп киемнәргә киенгән кешеләр безгә суның ничек хәрәкәткә килүен һәм аның ничек һава белән кушылуын күрсәтәләр, күк күкрәү, яшен яшьнәү тавышлары бөтен стадионны селкетә. Аның өстендә ялкыннар, балкыш утлары уйный. Бу шулай итеп безгә дөнья зилзиләләренең һәм бергәлекнең бергә кушылуы, яхшылык һәм начарлыкның үзара ничек көрәшүе күрсәтелә. Тамашачы экрандагы фотосурәтләрне һәм кинокадрларны 3D күзлеге аша карап, үзләрен нәкъ шунда итеп тоя башлый да инде.

Экрандагы зур китап рус әдәбиятының классик әсәрләре турында бәян итте. Артистлар һәркайсы үзенең кечкенә сәхнәчегендә салмак кына әйләнеп, Александр Пушкин әкиятләренә нигезләнгән вакыйгалар турында сөйләде. “Мифология” эпизоды барышында ике балкып торучы сферада цирк артистлары очуы бу эпизодка тагын да ямь өстәде. Әкияти күренешләргә бишек җыры нокта куйды. Җырны балалар хорына кушылып Яна Меликаева башкарды.

Рус әдәбияты тарихын Россиянең фәнни казанышлары алмаштырды. Фән өлкәсендә ирешелгән ачышларны тамашачылар шулай ук 3D форматта карый алдылар. Менделеев таблицасы, Ломоносов, Сахаров һәм башка галимнәрнең ачышларыннан гыйбарәт булган видеорәттән соң, сәхнәгә уртасына кеше урнаштырылган тибрәлеп торучы әйләнмә төште. Россия галимнәренең казанышлары белән таныштыру Татарстанның халык артистлары Альбина Шаһимуратова һәм Илдар Габдеразаков җыры астында алып барылды.

“XX гасыр” исемле эпизод, мөгаен, тантананың төп күренешләренең берсе булгандыр. XIX гасырда хакимлек иткән “алтын гасыр”, рус мәдәнияте яңарышы чоры тамашачыны Зур театрга алып килде. Театр кыңгыравы чылтыравы белән сәхнәдә театр фасады колонналары үсеп чыкты. Георгий Свиридовның Вена вальсы көенә 120 пар биючеләр вальс башкардылар. Бу тамашачыны гүя Лев Тостой романындагы балга алып керде. Патша сараендагы бию бәйрәменнән, бал-маскарадтан соң вакыйгалар икенче борылыш алды. Узган гасырның катлаулы чоры, фаҗигале вакыйгалары, шул исәптән, революцияләр, Россия империясе җимерелүе, Советлар Союзы барлыкка килүе, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары тасвирланды. Әлеге эпизод Зур театр солисты Екатерина Щербаченко башкаруындагы “Память” җыры белән төгәлләнде.

“Киләчәк” видеоролигы яшь россиялеләрнең бер-берсенә мөрәҗәгатеннән гыйбарәт булды. Эпизод барышында рус халкының бөек шагыйре Пушкин телгә килеп, замандашларының фамилияләрен һәм аннан соңгы атаклы шәхесләр исемнәрен санап чыкты. Бигрәк тә Гагаринның беренче тапкыр галәмгә очуын сурәтләгән күренеш күңелләргә тирән тәэсир итте. Пушкин аңа карата соклану хисләрен белдерде. Дмитрий Хворостовский башкаруындагы “Путь” җыры астында тамашачыларга совет космонавты Алексей Леоновның ачык космоска чыгуы турында сөйләнде.

Тарих буйлап сәяхәт тамашачыларны XXI гасырга китереп җиткерде. Заманча җырлар һәм биюләрдән торган эпизод барышында тамашачылар яшел төстәге шар-фонарьларын кабызды, бу үзенә күрә заманча технологияләрне гәүдәләндерү иде. Әлеге эпизодка Россиянең халык артисты Александр Градский һәм Мариинский театры солисткасы Мария Максакованың “Навстречу” җыры нокта куйды. Әгәр Градский бу җырны үзенең укучысы Дина Гарипова белән җырлаган булса, тамашачыга тагын да ныграк тәэсир иткән булыр иде.

Белем бирү һәм күңел ачу максатларын күздә тоткан эпизодлардан соң тантана финал ноктасына якынлашты: чараның рәсми өлеше башланды.

Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналарының рәсми булмаган гимны саналган “Человек, живи” җыры астында ФИСУ әләме сәхнәгә чыгарылды. Универсиаданың төп байрагын шахматчы Алисә Галләмова, Зур театрның прима-балеринасы Светлана Захарова, йөзү буенча олимпия чемпионы Владимир Сальников, пианист Денис Мацуев, актер Константин Хабенский һәм фехтование буенча Универсиада чемпионкасы Камилла Гафурҗанова алып чыктылар. Халыкара студентлар спорты федерациясенең “Gaudeamus” гимнын стадион шулай ук аягүрә басып җырлады. Аннан соң спорт гимнастикасы буенча олимпия чемпионкасы Алия Мостафина барлык спортчылар исеменнән Универсиадада намус белән көч сынашачагы, олимпия чемпионы Евгений Садовый судьялар исеменнән гадел хөкем итү турында ант бирделәр.

Менә, ниһаять, трибунада - Россия Президенты Владимир Путин. Ул үзенең кыска гына тәбрикләү чыгышын татар телендә сәламләп, «Исәнмесез!» - дигән сүзләр белән башлап җибәрде.

- Казан - безнең күпмилләтле илебезнең иң матур һәм иң борынгы шәһәрләренең берсе. Бүген биредә яшь, алдынгы спортчылар җыелды. Мин сезгә яңа рекордлар телим, көрәш һәм уңышка ирешү мизгелләре сезнең өчен иң якты һәм истә калырлык булсыннар һәм алар бөтен тормышыгызда сезнең белән калсыннар. Уңышлар, сезгә, - диде Владимир Путин.

Россия президентыннан соң ФИСУ башлыгы Клод-Луи Галльен чыгыш ясады. Ул Казан Универсиадасын иң зур спорт проекты дип атады, аның оештыручыларына зур бәя бирде.
Ниһаять, ул үзенең шактый озакка сузылган чыгышын тәмамлап, өч тапкыр «Ура!» дип кычкырды һәм Владимир Путинны спорт уеннарын ачарга чакырды.

Россия президенты Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны, республиканың беренче президенты, хәзер Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевне үз янына дәшеп алып, ХХVII Бөтендөнья Универсиадасын ачык дип белдерде.

Универсиада утын стадионга йөзү спорты ветераны, Универсиада чемпионы Юрий Фуников алып чыгып, аны танылган спортчыларга – волейболчы Екатерина Гамовага, хоккейчы Наил Якуповка, дүрт мәртәбә паралимпия чемпионы исемен яулаган Ирек Зариповка, дзюдо буенча дөнья чемпионы һәм олимпия чемпионы, безнең Самарада үзенең беренче уңышларына ирешкән Таһир Хәйбуллаевка тапшырды. Менә алар, факелларны тотып, стадион буенча йөгерәләр. Ирек инвалид коляскасында бара.

Алар аренаның дүрт платформасыннан утны берьюлы касәгә кабызалар һәм Универсиаданың ачылуын белдереп, һавага беренче фейерверк күтәрелә. Аннан соң бөтен арена өсте төрле төстәге фейерверклар балкышына күмелә.

 Бу тынычлык һәм казанышлар, дан, сугыштан башка көрәш уты! Рәхмәт, Казан, бик тә гүзәл шоу-тамашаң өчен. Ә без якындагы унике көн дәвамында Универсиада мәйданчыкларындагы бәйгеләрнең барышын күзәтеп барачакбыз һәм соңыннан, һичшиксез, бу зур хезмәтнең йомгакларын ясаячакбыз.

Россия җыелма командасы.

Татарстан һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәтләре рәисләре, мөфтиләр Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН (сулдан уңга) һәм Тәлгать хәзрәт ТАҖЕТДИН, "Бердәмлек" газетасының баш мөхәррире Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

Татар биюе башкарыла.

Сәхнәдәге күренешләрнең берсе.

Рөстәм МИҢНЕХАНОВ (сулдан уңга), Клод-Луи Галльен, Владимир ПУТИН һәм Минтимер ШӘЙМИЕВ.

Хәмзә МОРТАЗИН фотолары.
 


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ 28 | 13.07.2013
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»