поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
23.04.2024 Криминал

Фаҗигале рәвештә үлгән хәзрәтнең үлеме нечкәлекләре билгеле

Узган якшәмбедә, көннең икенче яртысында, аның гәүдәсе Ульяновск өлкәсендәге Илюшкина елгасында табылган. Урта Әләзән авылыннан булган мөәзин Саратов өлкәсендә үтерелгән, дип фаразлана, ә гәүдәсен күрше төбәккә алып киткәннәр. Эзләү төркеме җитәкчеләренең берсе, адвокат Михаил Калашников, эзләнүләрнең нечкәлекләре турында 164.RU корреспондентына сөйләгән.

Михаилның элегрәк эчке эшләр органнарында тикшерү бүлеге башлыгы булып эшләү тәҗрибәсе булган, шуңа күрә ул 18 апрельдә югалган мөәзинне эзләү төркемнәренең берсен җитәкли. Шулай ук барлык эзләү отрядларының гомуми эшчәнлеген координацияли. Моннан тыш, Михаил шул ук көнне җинаять эше буенча мөәзиннең хатынының рәсми вәкиле була. Алга таба да аның адвокаты буларак та катнашачак. 
 
- Үтерүче дип уйланылган Раил Хайров элегрәк аеруча авыр җинаятьләр өчен, шул исәптән үтерү маддәсе буенча хөкем ителгән булган. Элек шул ук рәвешле үз корбанының автомобилен яндырган, - дип сөйли адвокат. - Ул хөкем ителгән булган һәм шуннан СВО зонасына китә. Кайнар нокталарда хезмәт иткәннән соң кайта. Шуннан соң ул Ульяновск өлкәсенең Павловск районы Муратовка авылында яши. Ул Ибраһим Исәнәев белән элемтәгә кереп, терлек сатып алу өчен отышлы урынны белүен әйтә, ләкин моның өчен шактый зур акча кирәк, ди. Ибраһим акча таба: үз акчасыннан тыш, бурычка да ала, - дип сөйли Калашников.
 
Элегрәк социаль челтәрләрдә язылганча, Ибраһимның үзе белән 300-400 мең сум акчасы булырга тиеш диелә. Җыелган мәгълүматтан чыгып, вакыйгаларның түбәндәге картинасын ясарга мөмкин: 
- Ул үзенең "Газель"ендә чыгып китә, аның белән салонда Раил Хайров була. Алар трасса буйлап баралар. Междуречье белән Буровка авыллары арасында туктыйлар, - дип дәвам итә адвокат үзенең версиясен.
 
Терешка елгасы тирәсендә Ибраһим аны фотога төшереп, туганнарына җибәргән. Алга таба әлеге хәлләр турында бернинди мәгълүмат та юк, әмма, фаразланганча, эш түбәндәгечә булган. 
Ни сәбәптәндер ирләр автомобильдән чыкканнар, алар үзара сугышып ала: Ибраһим һөҗүм иткән пассажирдан сакланырга тырышкан. Әмма Раил аның йөрәк тирәсенә пычак белән кадый. Һәлак булган ирнең кесәсеннән терлек сатып алырга дигән акчаны Раил үзенә алган дип уйланыла.
 
Алга таба үтерүче "Газель"не юлдан Терешка елгасына таба төшереп җибәрә, ә Ибраһимның гәүдәсен яшерергә була. Димәк, аны Саратов өлкәсе территориясендә үтергән булып чыга, ә мәетне соңрак Ульяновскига - үз йортына якынрак яшерә. Эзләүчеләр ачыклаганча, Ульяновск өлкәсенең Павловский районындагы Илюшкино авылына.
 
Ә Илюшкинога барырга транспорт юк, һәм Раил, адвокат фикеренчә, җәяүләп Междуречье авылына китә. Анда ул, янәсе, үзен Илюшкинога илтергә риза булган җирле кешене тапкан. Үз авылына кайткач, үз "шестеркасына" утырып китеп, мөәзинне үтергән урынга кайта. Төн уртасы җиткәнне көтеп, «Газель»гә ут төртә, ә Ибраһимның гәүдәсен үз машинасына сала. 
- Кая китеп барганын озак кына аңлый алмадык. Без Ибраһимның гәүдәсен бөтен җирдән, шул исәптән елгадан да эзләдек. Дистәләгән кешеләр трассадан да, янган "Газель" табылган урыннан да бөтен нәрсәне актардылар. Икенче көнне без төп төркемнәрне калдырырга карар кылдык, ә бер өлешен, шикләнелүче кая качарга мөмкин булуын аңлар өчен, төрле юнәлешләргә җибәрергә булдык, - ди Калашников.
 
Төркемнәр күрше торак пунктлар буенча бүленә. Раилнең Черкасское авылына таба (Саратов өлкәсенең Вольский районы) ярты юлда аның тегендә-монда узып  китүен күрәләр. 
 
Илюшкино - элеккеге колхоз территориясе. Андрей исемле җирле җитәкче безгә эзләүдә бик ярдәм итте. Авыл ахырында Павловка һәм Моратов ягына Раил уңга борыла. Аның машинасына һәм фарасы бер яктан гына янган булуына игътибар иткәннәр.
 
Шикләнелүче Илюшкина елгасындагы буага охшаган якка таба борылды. Без шунда чыктык. Борылыштан башлап, без бөтен чокырны, аннары елганы карап чыктык. Эльдар елганың икенче ягында яр буендагы су өстеннән күтәрелгән тукыма кисәген күреп ала. Аны күтәреп алганнан соң, Ибраһимның мәете икәне ачыклана.
 
Шуннан соң ук диярлек башка эзләүчеләрдән мәгълүмат килеп ирешә, җинаятьченең үзен Украина белән чиктә тотканнар. Кулга алынганнан соң, Раил Ибраһимның гәүдәсен 16 апрельдән 17 апрельгә каршы төндә яшерүен сөйли.
Мөәзиннең өч баласы ятим калган.
 
Дилбәр Гарифуллина әзерләде
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 23.04.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»