поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
22.04.2024 Шоу-бизнес

Фәридә Төхфәтуллина-Вәлиәхмәтова: «Ирем дәшми»

Алып баручы, редактор Фәридә Төхфәтуллина белән әңгәмәбезнең дәвамын тәкьдим итәбез.

- Әтиегез соңгы сулышын алган вакытта янында була алдыгызмы?
- Әтинең хәле начарлангач, авылга кайттым. Ул хастаханәдә иде инде. Кызым Мәликәгә 3 кенә ай иде, әти янына кереп утырдым. Әти өзеләсе көнне Арчага хастаханәгә барасым килде. Баланы да күршеләргә калдырырга уйлаган идем. Әни туктатты: “Әтиең күңелеңдә якты булып калсын. Энеңне генә төшерерсең”, - диде. Әти энекәшне генә көтеп торган. Ул янына килгәч, 20 минуттан соң җан биргән. Энекәшнең дә әти үлгәч, башында бер урында чәче агарды. Бик сагынам, юксынам әтием! (елый) Әти телевидениеда эшли башлавым белән бик горурлана иде. “Минем кызым һәр өйнең түрендә утыра”, - диде. Кияүгә чыккач, фамилиямне үзгәртмәү дә - әтинең теләге, шуңа күрә Төхфәтуллина псевдонимын калдырдым. 

- Әниегез һәм энегез өчен дә бу зур югалтуны кичерү авыр булгандыр...
- Энекәшкә иртәрәк олыгаерга туры килде. Кечкенәдән аны җитәкләп йөрдем. Әни үзе дә: “Хаҗирә - тапты, Фәридә - бакты”, - дип сөйли. Әлбәттә, әтинең вафаты барыбызның да тормышына тәэсир итте. Бу авыр мизгелләрдә әнине калдырып китәргә батырлыгым җитмәде. 1 ел кызым белән авылда яшәдек. Иремә бик рәхмәтлемен. Никахтан соң, беренче көнне үк каенана, каената дип түгел, әти-әни дип эндәште. Икесен дә якын итте. Әти вафатыннан соң да, хәлебезгә керде, көченнән килгәнне эшләде. Илшат ике арада йөреп торды. Әнинең эмоциональ халәте бераз рәткә килгәч кенә, шәһәргә күчтем.

- Фәридә ханым, бөтен тормышыгыз ТНВ белән бәйле. Нинди генә тапшыруларда эшләмәдегез. Алып барган проектларны башкага калдыру җиңел булдымы?
- Телевидениедә бар йөрәгемне биреп эшлим. Аннан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Һәр эшләгән тапшыру кадерле. Мин беркайчан да коры алып баручы булмадым. Әзер материалны тәкъдим итүдән генә ләззәт ала алмыйм. Кешеләр белән аралашып, тамашачыларга алар аша фикер җиткерү күпкә кызыклырак тоела. Турыдан-туры эфирда эшләсәм дә, миллионлаган кешенең җылысын тоеп эшләдем. Тапшыруны калдыру күңелле сәбәпләр аркасында гына булды. Бала көтү - зур сөенеч бит. Барыбер, Аллаһ Тәгалә эшемне дәвам итәр өчен яңа мөмкинлекләр бирде. Хәзер “Гаилә учагы” проектында булган һәр язмышны йөрәк аша үткәреп, гыйбрәт алам. Бармак аша гына эшләү - минем стильдә түгел. Эшне җиренә җиткереп башкарырга кирәк.

- Намаз укыйсыз икән. Бу адымга сезне нәрсә этәрде?
- 30 яшемдә бик җитди операция ясарга кирәк булды. Аннан соң, аякка баса алырмынмы дип шикләнә башладым. Ул вакытта иртәнге намазларны укый идем инде. Аны: “Сиңа бала тапканчы әле озак дәваланырга кирәк”, - дигән сүзләрдән соң, күрше әбинең иртәнге намаздан соң теләкләр кабул була дип әйтүеннән укырга алындым. Китапка карап намаз укып, теләк тели идем. Умыртка баганасы белән проблемалар килеп чыккач, аякта йөрү дә авырдан бирелә башлады. “Операция уңышлы узып, сызлауларсыз үз аякларым белән йөрсәм, биш вакыт намазымны укыр идем”, - дип эчтән теләдем. Сүземдә тордым, операциядән соң, әкрен-әкрен генә өйрәнеп, намаз укый башладым. 

- Тормыш иптәшегез турында да сөйләгез әле. Ялгышмасам, сез студент чактан ук таныш. Янәдән ничә елдан соң очраштыгыз?
- Тулай торакта иремнең күрше авыл кызы бүлмәдәшем иде. Ул безгә кунакка менгәләде. Илшатның бик игътибарлы егет икәнен алдан ук сиздем. Студент чакта дусларча гына аралаштык. Укып бетергәч, 2-3 елдан соң янәдән күрештек. Илшатның - миңа, минем - Илшатка йомышым төште. Шуннан соң, аралашып киттек. Мин, гомумән, матурлыкка артык игътибар итмим, Илшат игътибары һәм ихтирамы белән җәлеп итте. 

- “Гаилә учагы” тапшыруын алып барасыз. Ә сезнең гаилә учагын кем саклый?
- Һәркем гаилә учагына үз өлешен кертә.  Гаиләне нәрсәдәндер сакларга тырышырга кирәкми. Ул бербөтен булып яши, һәрбер кешене ничек бар шулай кабул итеп, яраклашып, җайлашып тормыш итәсең. Учак артык дөрләп китсә, тирә-ягын яндырып бетерә. Сүрән дә булырга тиеш түгел, җылылыгы җитү мөһим. Аллаһка шөкер, гаилә учагына кирәк вакытта утын атып торып, 18 ел бергә гомер итәбез.

- Кайсыгызның холкы кызуырак?
- Миңа бөтен нәрсә тиз кирәк. Бер минутта кызып китеп, шунда ук суына алам. Илшатның да кызып киткән чаклары була. Сабыр итү ягыннан, икебез дә тигездер. Илшат кызып китсә, мин дәшми калам. Үзем тавыш күтәрәм икән, ирем дәшми. Тынычлангач, икәү генә калып, барысын да уртага салып сөйләшәбез. Гаилә тормышы ал да гөл генә булмый инде. 

- Ирегез кайда эшли?
- Илшат  физик тәрбия укытучысы. Ике җирдә укыта, ул үз һөнәренең чын фанаты. Башка өлкәдә дә үсеш ала алыр иде. Тик Илшат балалар белән эшләүдән тәм таба

- Гаиләдә сез төп координатор бугай. Һәр баланың көндәлек режимын төзисез, моңа өстәп эшлисез дә әле. Бу мәгълүмат боткасында ничек буталмыйсыз?
- Дус кызым да, шаяртып министр башларыдыр синдә ди (көлә). Планнарны беркайда да язмыйм, исемдә тотам. Инглиз теле бүлегендә укыдым бит, сүзләр күп ятларга туры килде, шуңа хәтерем яхшы. Һәр баланың көндәлек режимын ирем белән икебез төзибез. Берсен ирем илтә, мин икенчесен алам. Бу күңелле мәшәкатьләр, мин аны куанып кабул итәм.

- Өегездә бала-чага тавышлары гөрләп тора, сөбханалла! Дүрт баланың дүртесе дә төрле холыклы булгач, ачуланышкан чаклары да буладыр. Сез андый вакытта нишлисез?
- Балаларга конфликтны үзләренә хәл итәргә мөмкинлек бирәм. Читтән генә күзәтеп торам. Аннан һәрберсе белән аерым сөйләшеп алам. Дүртесе бергә нәрсәдер эшлиләр икән, дүртесенә дә эләгә. Берсен мактап, икенчесен хурлап утырганым юк. Кич белән һәрберсен кочаклап, үбеп: “Мин сине яратам”, - дип әйтеп йокларга яткызырга тырышабыз. 

- Ялгызлыктан куркасызмы?
- Ялгыз калырга язмасын. Мин гаилә кешесе. Иремә киңәшче, тугры юлдаш, яраткан хатын-кыз, балаларым өчен газиз әни булып, әнием өчен яраткан кызы булып, кирәклегемне тоеп яшәү мөһим. Әлбәттә, кайвакыт ялгызлыкта калып бераз уйланасың килгән чаклар була. Мин андый чакларда китап укырга яратам. 
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 22.04.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»