поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.06.2012 Матбугат

Бердәмлектә - көч (Матбугат көне сабаклары)

Россия Журналистлар берлегенең Самара өлкә оешмасы Струковлар паркында XIX “Матбугат-2012” фестивален уздырды. Быел фестиваль өлкә Журналистлар берлегенең 55 яшьлегенә багышланган иде.

Матбугат чараларына битараф булмаган меңләгән кеше өчен самаралыларның яраткан бәйрәме бу юлы да программа төрлелеге һәм милли төсмерләре белән шатландырды.

Бәлки, хәтерлисездер, үткән елгы фестивальдән соң безнең газета “Струковлар паркының “телсез күкеләре” мәкаләсе белән ачуын баскан иде. Дөрестән дә, 17 ел буе үзебезнең мәйданчыкны оештырып, дистәләгән укучыларыбызга да, үзебезгә дә бәйрәм ясаган газетаны телсез калдырсыннар, ди, инде.

Аллага шөкер, былтыргы сабак файдага булды. Бу юлы Халыклар дуслыгы йортында чыгучы “Бердәмлек” татар, “Ыргыз” башкорт, “Самар ен” чуваш, “Очаг” азәрбайҗан, “Проминь” украин, “Эне тиль” кыргыз, “Валдо ойме” “Масторава” мордва, “Ак жол” казах газеталарының мәйданчыгы аерым булып, без киемнәр, җырлар төрлелеге белән башкалардан аерылып тордык.

Беркемгә дә сер түгел, элек 17 кешедән торган “Бердәмлек” коллективы, базар мөнәсәбәтләренә керү сәбәпле, биш кешегә калды. Әлбәттә, бу состав белән элеккегечә зур бәйрәмнәр оештырып булмый инде. Шуны истә тотып, без татар милли оешмаларының һәрберсенә хатлар җибәреп, ярдәм итүләрен соралдык. Беренче булып Фәхретдин Канюкаев җитәкчелегендәге “Дуслык” өлкә һәм “Ак бәхет” шәһәр иҗади-иҗтимагый оешмалары ярдәмгә ашыктылар. Ике атна алдан оешманың егетләре һәм кызлары төрле уеннар әзерли, җырлар өйрәнә башладылар, Азат Әмиров исемле җырчы егетне табып китерделәр. Оешманың идеологы Идеал Галәүтдинов, 22 ел элек үзе дә “Бердәмлек”тә эшләп киткән кеше буларак, редакциягә килеп, безнең белән репетицияләр ясап йөрде. Һәм шулай сизелми генә көтелгән бәйрәм килеп тә җитте.

Традиция буенча бәйрәмне Самара өлкә журналистлар оешмасы рәисе Ирина Цветкова һәм шәһәр мэры Дмитрий Азаров ачып җибәрделәр. “Пресса фестиваленең Шәһәр көне белән туры килүе очраклы хәл түгел. Самаралылар бөтен шәһәр һәм өлкә яңалыкларын сездән белеп торалар. Самараның көндәлек матбугат чаралары башкалардан азатлыгы, четерекле темаларны читләп үтмәве белән аерылып тора. Бу хакимият органнарына уңышлы эшләргә ярдәм итә, барлык җитештерүче тармаклар, иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирә. Самарада шундый талантлы, эш сөючән, битараф булмаган журналистлар эшләве белән мин горурланам. Без - коллегалар, чөнки барыбыз да Самараның киләчәген кайгыртабыз, димәк, аны яхшырак итү өчен тырышабыз”, - диде Дмитрий Азаров.

Шуннан китте җырлар, викториналар, конкурслар. Берсен-берсе уздырырга тырышып, 26 матбугат чарасы 18 мәйданчыкта тамаша күрсәтте. “Самарская газета” быел 5000нче номеры дөнья күрү уңаеннан электрон китап уйнатты, “Право” газетасы пилотсыз самолет очырып, Струковлар бакчасының бөтен мәйданчыкларын зур экраннан күрсәтеп торды, “Тюрьма и воля” үзенең мәйданчыгына “Выстрел” бронемашинасын китереп куеп, балаларны гаҗәпкә калдырды. Әлбәттә инде, аларның “полевая кухня”сы янында да халык күп булды, барысы да ботка белән сыйландылар.

 Ә балалар һәм олы буын кешеләре күбесенчә безнең “Бердәмлек” мәйданчыгы тирәсендә бөтерелде. Иртән иртүк “Призны үзең кисеп ал” конкурсын әзерләп, бауга тагылган призларны агачның бер ягына гына элеп калдырган идек. Фестивальне ачу тантанасыннан урыныбызга килеп карасак, балалар призларны күзләренә яулык бәйләмичә дә яхшы өзгәннәр икән. Нишлисең бит, ярар, садака булсын, дидек тә, “Дуслык” һәм “Ак бәхет” егетләре-кызлары балалар арасында конкурслар, уеннар оештырып җибәрделәр. Шунда каяндыр бер төркем малайлар килеп чыктылар да, безнең татар уеннарында катнаша башладылар. Тора-бара кызып киттеләр бит болар: инде приз көтеп тә тормыйлар, берәр-берәр дә, төркем-төркем дә аркан тартышалар, кашыкка күкәй салып йөгерәләр, тапкырлыкта сынашалар...

Сәхнәдә сүз беренче булып безнең газетага бирелде. Баш мөхәрриребез Рәфгать Әһлиуллин тамашачыларны сәламләгәннән соң, дуслыклылар “Татарлар килә”, Азат Әмиров “Ак каен” җырларын, Идеал Галәүтдинов тальян гармунында уйнап, “Герман көе”н башкарды. Идеал абый сәхнәдән төшкәч, безне әле бераз биетеп тә алды.

“Бердәмлек” өстәлендә, һәрвакыттагыча “Бердәмлек”нең якын дусты Разия ханым Әюпова үзенең “Татар кафесы”ннан алып килгән чәкчәк, кош телләре, манты, самсалар урын алган иде. Шәһәр мэры яныбызга килеп туктагач, ул аны чәкчәк белән сыйлады. Соңрак узган-барган кешеләр дә, Халыклар дуслыгы йорты эшмәкәрләре дә сыйландылар һәм Разия ханымга рәхмәтләрен әйтеп киттеләр.

Без дә Разия Әюповага, “Дуслык” Һәм “Ак бәхет” оешмалары кызлары - егетләренә, аларның җитәкчеләре Фәхретдин Канюкаевка, Рәфыйк Бадамшинга, Римма Нуретдиновага рәхмәтләребезне белдереп, киләсе очрашуларга кадәр аерылыштык.

Ә сәхнәдә бәйрәм дәвам итте - һәр милли газетаның редакторы үзенең газетасы турында сөйләде, милли җырларын яңгыратты, биюләрен күрсәтте. Бигрәк тә белорус халкының дуэты дәррәү алкышлар яулады. Самара өлкә хөкүмәте аппаратының иҗтимагый оешмалар һәм депутатлар корпусы белән элемтә идарәсе җитәкчесе Дмитрий Холин, шәһәр мэры Дмитрий Азаров та этник газеталарның, милли мәдәниятләрнең үзенчәлегенә соклану белдерде. Шуңа күрә дә “Бердәмлек” газетасы “Самара өлкәсенең милли-мәдәни мирасын пропагандалау өчен” дипломы белән бүләкләнде.

Ә фестивальнең җиңүчеләре булып “Волжская коммуна”, “Самарская газета”, “Тюрьма и воля”, “Право”, “Терра” телерадиокомпаниясе танылдылар.

Бәйрәмгә килгән милләттәшләребезгә барысы да бик ошады, тик бер нәрсә генә борчуга салды: “Ник соң татарлар гына башка милләт вәкилләре кебек милли киемнәрен киеп килмәгәннәр?” - дип берничә кеше баш мөхәрриргә урынлы сорау бирде. Бу сабакны киләсе ел фестивалендә исәпкә алырбыз, әлбәттә. Тик моның өчен бөтен иҗтимагый оешмаларыбызга да берләшү кирәк. “Бердәмлектә - көч”, - дип юкка гына әйтмиләрдер шул.

 

Дмитрий АЗАРОВ чәкчәк авыз итә.

 

"Бердәмлек" сәхнәсендә.

 

Аркан тартышабыз. Кем җиңә?

Идеал ГАЛӘҮТДИНОВ җырлый.

Рәхәтләнеп биик әле!

Югарыдагы рәсемдә Азат ӘМИРОВ "Ак каен" җырын башкарганда.

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 23 | 02.06.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»