поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.01.2012 Мәдәният

Артистларыбыз кайчан киенер?

“Бердәмлек” газетасының 1-2нче саннарында Римма Нуретдинованың “Чүп үләне иген булмый” дип аталган язмасын укыгач, мин дә бу турыда үземнең һәм башка күп кешеләрнең фикерен язарга булдым.

Татарстанның “Яңа гасыр” каналы кешелек дөньясындагы барлык татарларны йокыдан уятты. Язмышларыбызны үз йөрәге аша үткәрә белүче, ярдәм кулын сузучы, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне бер йодрыкка туплап, безне берләштерүче иң якын туганыбызга әйләнде ул. Менә күптән түгел бу каналдан “Татар җыры-2011” концертын карап утырдым. Тамашаны алып баручы Гөлназ Сәфәрованың һәр сүзен тыңлап, матур кыланышларын күзәтеп, кайбер җырчының җырын йөрәгем аша үткәреп, хозурландым.

 

Менә Зәйнәп Фәрхетдинова үз янына биюче балаларны җыеп, “Баланнар йөрәктә мәңгегә калалар” дип моңланганда, күзләр яшь белән тулды, күңелләр йомшарып китте. Яраткан җырчым Айдар Галимов көчле алкышлар астында бии-бии җырлап, искиткеч матур чыгыш ясады. Залда утыручы күпләрнең түзмичә, аңа кушылып бииселәре килгәндер, мөгаен.

 

Ә инде бер көтү ярымшәрә биюче кызлар белән бергә “Үп мине” җырын башкаручыга “Тәмугларга төшермә, утларыңда пешермә” сүзләре бик тә туры килер иде. Чөнки халык алдында күкрәк очларын гына капланып торган түшләрен селкетеп, шәрә ботларын күтәреп сикереп йөрүче бу хатын-кыз үзенә гөнаһ кына җыя түгелме соң?! Бу хәлләрне күргән күп авылдашларым “матур” сүзләрен кызганмыйча, телевизорларын сүндереп куйганнар, ә бер ир хәтта: “Ни карап утырасыз?!” - дип, аны бәреп үк төшергән.

 

Әйе, артист исеменә лаек булгансың икән, үзеңне яхшы ягың белән күрсәт. Шәрәләр сәхнәдә халык алдында түгел, ә башка җирдә акча эшлиләр. Ә бит яшьләребез шул артист дигәннәрдән үрнәк алалар, яраткан җырчысына карап, аныңча киенергә тырышалар. Зал тулы әби-бабайлар утыра. Алар, мескеннәр, моңа ничек карарга тиеш, ди?       

 

Казан - нурлы, гүзәл шәһәр. Без аны иман, дин чыганагы дип саныйбыз. Күпме мәчетләре, имамнары бар. “Яңа гасыр” каналыннан җомга вәгазьләре тыңлыйбыз, бик күп дин кануннарына төшенәбез. Ә менә шәригать кысаларына сыймаган шушындый күренешләрне татар дөньясына күрсәтү нигә кирәк соң?! Имамнар шуларны бераз тыйсын иде.

 

Мәкалә авторы Римма Нуретдинова дөрес язган. Озын күлмәк киеп тә, тәннең, гәүдәнең матурлыгын күрсәтеп була ич. Россиянең иң зур сәхнәләрендә чыгыш ясаучы милләтебезнең йөзек кашы Алсуны гына алыйк. Ул үзенең чын татар кызы икәнлеген белдереп, зәвык белән киенә белә. Римма Ибраһимова да шулай ук. Озын күлмәк кигән, түшен япкан, чәчен матур итеп җыеп куйган. Менә нинди булырга тиеш мөселман хатын-кызлары.

 

Татарча концертларны олы яшьтәге кешеләр күбрәк карый. Олыларның күңеле пыяла кебек бит ул. Ялгыш кына кагылсаң да, тиз уала. Сәхнәдән шушындый шәрәләрне күреп, аларның күңеле төшә, әлбәттә. “Вәт Казан нишләтә, безнекеләргә нинди үрнәк бирә инде ул?!” – дип аптырашта калалар алар.

 

Сәхнәгә чыгучы җырчылар “иләк аша узып”, сайлап кына алынсыннар иде. Халыкка шәрә артистлар күрсәтеп, Казан үз дәрәҗәсен төшермәсен иде. Татар милләтенә, мөселман хатын-кызларыбызга бу һич кенә дә килешеп бетми бит! Югары мәдәниятне пропагандалап, динебез, мәдәниятебез асылын югалтмасак, ә иң мөһиме - аны билдән аска төшермәсәк иде.

 

Гали авылы, Похвистнево районы.

 


Саимә МОРЗАХАНОВА
Бердәмлек
№ 4 | 21.01.2012
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»