поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.12.2019 Җәмгыять

Ел узды, ә чүп проблемасы өелеп калды

Рөхсәт ителмәгән урында барлыкка килгән чүплекләр, тәрәзә каршысындагы чүп өемнәре, урманнарда һәм пляжларда аунап ятучы пластик шешәләр һәм тартмалар, пакетлар... Безнең яшәү урыныбызның акрынлап чүплеккә әверелә баруын күрмибез дә инде хәтта. Самара өлкәсендә чүп җыю полигоннарында урын беткән, ә яңаларын төзү өчен җир бүлеп бирелмәгән...

Менә тагын бер ел ахырына якынлашты һәм үткән елга нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. Узып баручы елның беренче январеннан башлап, каты чүп калдыкларын чыгарып түгү эшен Региональ оператор башкара. Самарада hәм Самара өлкәсендә бу эшләр ООО “ЭкоСтройРесурс” оешмасына йөкләнгән. Әмма әлеге оешманың эш нәтиҗәләре халыкны канәгатьләндерерлек түгел. Контейнерлардан ташып чыккан чүп калдыкларын күрә торып, оператор нәрсә һәм ничек эшләргә кирәклеген аңламыйча алынган бу эшкә, дигән фикер туа.
 
2019 елда чүп реформасы көн кадагындагы иң зур проблема булгандыр, мөгаен. Гражданнарның күпсанлы мө-рәҗәгатьләре буенча оештырылган тикшерүләр барышында төбәк операторының килешү шартларын үтәмәү фактлары ачыкланган. Губернатор әйтүенчә, операторга, хаталарын төзәтү өчен, 2020 елның апреленә кадәр вакыт биреләчәк. Ә менә шәһәребезнең актив яшьләре, түрәләр әлеге проблеманы хәл иткәнне көтеп тормыйча, инициативаны үз кулларына алып, чүп-чар белән көрәш башлаганнар.
 
Баксаң, уйламыйча да чыгарып ташлана торган чүп-чарны, чын мәгънәсендә, хәзинәгә әйләндерергә була икән. Ничек дисезме? Самарада моның өчен төрле мөмкинлекләр бар. Мәсәлән, шәһәрнең бөтен районнарында да икенчел чималны кабул итү пунктлары эшләп тора. Менә берничәсе: “Greenpeace”, “Безнең шәһәр” (“Наш город”), “Самара шәһәрендә икенчел чималны кабул итү” (“Прием вторсырья в Самаре”), “Үс шәһәр” (“Расти Город”), “Sborvtor”. Анда пластик, пыяла, алюминий һәм металл, катыргы, кәгазь кабул итәләр.
 
Икенчел чималдан нәрсә ясап була соң? Көнкүреш калдыкларының 80 процентын эшкәртеп, яңадан кулланышка кертергә мөмкин икән. Бушаган йогурт савытыннан - лимонад шешәсе, кабель чолганышы, изоляция, шланглар, чиләкләр барлыкка килә, ә иске газета-журналлар салфеткага әйләнә. Иң мөһиме, эшкәртелергә тиешле савытлар чиста булырга тиеш. Мәсәлән, сөттән бушаган пластик шешәләрне һәм консерв банкаларын су белән чайкау да җитә.
 
“Ни өчен барысын да шулай катлауландырырга, чүп-чарны утильләштерү ысуллары да бар бит”, - диярсез сез. Әйе, моның өчен өч ысул бар: күмү, яндыру һәм эшкәртү. Беренче ике ысул кеше сәламәтлеге һәм табигать өчен куркыныч тудыра. Ә эшкәртү исә әйләнә-тирә мохитның пычрануын киметергә, иске әйберләрдән яңа әйберләр булдырырга, табигать ресурсларын сакларга мөмкинлек бирә. Өстәвенә, чүп эшкәртү предприятиеләре кешеләргә яңа эш урыннары бирә һәм кече бизнесны үстерә. Ә иң мөһиме - чүплекләр мәйданы кими.
 
Яңадан-яңа чүплекләр булдырмауны үзебездән башларга кирәктер, дип уйлыйм. Моның өчен өйдә кәгазь, батарейкалар һәм лампочкалар (энергияне саклый торган), пыяла, алюминий һәм металл, пластик, азык калдыклары, иске кием-салым һәм башка тукыма әйберләр аерым җыелырга тиеш.
 
Ә аерым җыйган чүп-чарны кая тапшырырга соң? Аның өчен күпме түлиләр? Мәсәлән, макулатураның килограмы өчен - 4 сумнан 14 сумга кадәр, полиэтилен өчен - 25 - 38 сум, пластмасса өчен - 12 сумнан 20 сумга кадәр, пыяла шешә һәм банкалар өчен - 50 тиен, алюминий банкалар өчен 55 - 85 сум түлиләр. Билгеле, бу якынча алынган бәяләр. Акчасы да зур түгел, түгелен, әмма болай эшләмәгән очракта, банкалар, шешәләр һәм пластик чүплеккә эләгәчәк һәм табигатькә зыян китерәчәк.
 
Сортларга бүленгән чүп-чардан арынуның тагын бер ысулы бар. 2017 елның ноябреннән башлап, һәр айның беренче шимбәсендә Самарада “Икенчел чимал – хәйриячелеккә” дип аталган акция уздырыла. Бу көнне Юрий Гагарин исемендәге паркта һәм шәһәребезнең тагын берничә районында (Ленин проспекты, Осипенко урамы, Высоцкий скверы, Московское шоссе – Димитров урамы чаты, 22 Партсъезд урамы, 40а) иртәнге сәгать уннан көндезге икегә кадәр волонтерлар аерым җыелган кәгазь һәм катыргы, металл (алюминий һәм калай банкалар, металлолом), пыяла (бөтен һәм ватык банкалар һәм шешәләр), пластик, кием-салым, аяк киеме, пенопласт һәм стрейч куык элпәсе кабул итәләр. Теләгән кешеләр акциягә терекөмешле (энергия саклаучы) лампаларны, ватылган һәм кирәкмәгән электроника, көнкүреш техникасын, батарейкаларны һәм аккумуляторларны алып килә ала. Кием-салым һәм аяк киеме “Син өйдә” хәйрия фондына, батарейкалар, терекөмешле лампалар һәм ватык техника Самара өлкәсенең экология контроленә тапшырыла. Ә калган чүп-чар алга таба эшкәртүгә китә. Моннан җыелган акча Самара өлкәсенең хәйрия оешмаларына (“Рәхмәт белдерәм”, “Балачак йорты”, “Картлык - шатлык түгел”, “Көнбагыш!” һәм “Син өйдә”), өй хайваннары өчен приютларга (“Лакшми”, “Хати” һәм “Өмет”), инклюзив иҗат студиясе, “Яшел лига”, “Кагылыш” һәм “Тормыш чәчәкләре” балалар йортларына, шулай ук “Лиза Алерт” эзтабар отрядына тапшырыла.
 
“Акциядә катнашучылар саны елдан-ел арта бара, чөнки волонтерлар бу турыда мәгълүматны социаль челтәрләр аша таратырга булышалар. Шәһәр халкының бу мәсьәләгә карашы үзгәрә, һәм алар балалары өчен табигатьне һәм киләчәкне саклауларын аңлап эшлиләр”, - дип шатланалар волонтерлар. Ә уникенче декабрьдә Федераль каналларның берсендә бу акция турында зур репортаж да күрсәтелде. Самара волонтерлары башкарган изге эшне күргән россиялеләр дә алар сафына бассын иде...
 
Бу акциядә Юлия Насыйрова җитәкчелегендәге экология волонтерлары да актив катнашалар. Алар чүп-чар һәм көнкүреш калдыклары күләмен киметү һәм агач-куак утырту буенча эш алып баралар. Проект җитәкчесе сүзләренчә,
 
Самара активистлары, белемнәрен башка волонтерларга тапшыру өчен, калдыкларны җыю һәм эшкәртү темасын тирәнрәк өйрәнергә, хәтта органик калдыкларга да (бәрәңге, җиләк-җимеш, чикләвек һәм көнбагыш кабыклары, коры чәчәкләр, искергән икмәк, чәй пакетлары) икенче тормыш бирергә ниятлиләр.
 
Җыештырган җирдә түгел, ә пычратмаган җирдә чиста булуы хакында барыбыз да беләбез. Уңышлы гына башланып киткән экология акцияләренә кушылып, киләчәк буыннарга Җир шарын чисталыкта калдырыйк. Аларның киләчәге - безнең кулларда.
 
 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 28.12.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»