поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.06.2010 Мәдәният

ЯШЬЛӘР ИҖАТЫ

 

Минем йола

Җанны тышау белән берәү басса,

Сиңа качам –

Һәм бу минем йола.

 

Сулыш саен барлыгыңны тоям –

Рәхәт шулай,

Шулай очып була...

 

Кемдер кача-поса гайбәт сатсын,

Ә бит синдә –

Мин үпмәгән ирен.

 

Каеннарда безнең төсме – саргылт?

Никтер килми

Кайтарасы кире...

 

Никтер йөрәк яңа җәйләр көтә,

Яшел түгел,

Быел төсе – бишни.

 

Яңа җәйгә яңа хыял белән:

Хәерлегә! –

Йолаларым төсле!

 

Һичкайчан

Бу язым – тәүгесе иң серле язларның,

Иң кайнар яшьләрнең тәүгесе...

Кочасы таңнарын, иңлисе бик килә,

Кулымда – йолдызлар дисбесе.

Сагышлар эзләмә керфегем астьнда,

Яман хис үткәннән калалмый...

Йөрәктә – үзгәлек,

Һичкайчан Сөюдән

Каргышлар, үкенү яралмый...

 

Һичкайчан... Акыллым, йә инде, моңайма,

Яз көлә, күзләрдән үпкәләп...

Кирәкми салкының, уен да кирәкми

Үткәнне яңадан сүткәләп...

 

Кояштан соң сиңа да кайнарлык йоктымы:

Сүзеңә чуалган наз исе...

Ә миндә язларның башкарак кайтышы,

Иң ярсу язларның тәүгесе!

 

* * *

 

Канга сеңгән сәер бер хис, бер сиземләү

Сирәк кенә җанга салкын өреп ала:

Тагы йолдыз сүнә бүген, күкләр тагы

Бер йолдызга караңгырак булып кала...

 

Һәм кемнәрдер диңгез буйлап, җилгә каршы,

Адашачак үз йолдызын табалмастан...

Бер яктыга күпме язмыш язган Тәнре.

Тик язмаган яну гына яңабаштан...

 

Канга сеңгән сәер бер хис, бер сиземләү –

Әнә анда безнен йолдыз җемелдәшә...

Йөрәк кенә белми, югарыда чын яктымы,

Әллә бары... төнге рәшә...

 

* * *

 

Безсез йортлар, ярымтере күлләр аша,

Проспектларны, мең урамны урап-урап,

Синең күзләр мине эзли. Ә мин никтер

Җир читендә онытылып басып торам.

 

Монда төн һәм август исе катыш яшьлек –

Саташмаска жанның көче җитсен генә:

Рәхәт шундый. Бары синең бүлмәдәге

Каударланган сәгать җыры читсендерә.

 

Туктат анны – тынычлансын һәм дәшмәсен:

Мәңгелекнең үз вакыты, үз дәвасы...

Син—аймыл бит. Хәзер безне көткәннәрнең

Шәмнән якты тәрәзләрен без кагасы.

 

Без сүтәсе – хискә мөнбәр хыялларны,

Җанга изге чатырларны – без сүтәсе...

Ә син һаман, үзсүзләнеп, Кояш түгел,

Яңа таңнан мөлдерәмә наз көтәсең...

 


Эльвира ҺАДИЕВА
Казан утлары
№ 6 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»