• 22.11-23.11 "Питер Пэн" спектакле премьерасы! Кариев театры. 18:30
  • 23.11 "Тәртип"радиосының 5 яшьлегенә багышланган концерт. Филармония. 18:00
  • 25.11-26.11 Әбри Хәбриев концерты. Филармония. 18:30
  • 02.12 "Кем кемне?!" Резидә Шәрәфиева һәм Рафаэль Якупов концерты. Филармония.18.30
  • 03.12 "С чего начинается Родина..." Марина Карпова концерты. Филармония.18.30
  • 13.12 Айдар Рәкыйпов концерты. УНИКС. 18:30
  • 16.12-20.12 Данир Сабиров концерты. КСК "Уникс"
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 21 Ноябрь Алинә Шәрипҗанова
  • 21 Ноябрь Илдар Халиков
  • 22 Ноябрь Котдус Дәүләтшин
  • 22 Ноябрь Лилия Сәләхетдинова
  • 22 Ноябрь Гүзәл Әхмәтова
  • 23 Ноябрь Дәрдемәнд (1859-1921)
  • 24 Ноябрь Григорий Панин
  • 24 Ноябрь Дилбәр Фәиз
  • 25 Ноябрь Роберт Туктаров
  • 25 Ноябрь Габделбәр Ризванов
  • Тулай торакта тәртипле кызга бүлмә арендага бирелә. 89509488227
  • Бер бүлмәле фатир мөселман гаиләсенэ арендага бирелә жк "Салават купере". 89509488227.
  • В бюджетное учреждение требуется бухгалтер с. Актаныш (Централизованная бухгалтерия) 32062
  • Казанның Совет районында балконлы зур бүлмә сатыла 18 кв.м 89274412220
  • Казанның Салмачи бистәсендә ике катлы йорт сатыла. Мәйданы 190 кв. м. Барлык коммуникацияләр дә тоташтырылган. Документлар әзер. 89632340338.
  • Сборка и ремонт мебели! 89196484445 Актаныш
  • Санлап үгез ите сатыла. Шулай үк сатуда коптить иткән, суелган казлар бар. 89872883416.Балтач р-ны
  • Казанда озак вакытка Ямашев урамында 1 булмэле квартира снимать итэргэ бирэм узем хужа релтор тугел;шалтыратыгыз 89625521877
  • Задняя балка Ока куплю б/у 8-960-060-77-38
  • Ремонтируем бойлеры водонагреватели 8-960-060-77-38 Актаныш

 

 
Архив
 

               

09.08.2019 Дин

Мәчет тормышында авыл тарихы

Красный Яр районы Яңа Кызылсу авылының яңа мәчетенә 30 ел тула

Яңа Кызылсу авылы тарихы мәчетләренең тарихы белән тыгыз бәйләнештә, дияргә була. Архив язуларына караганда, бу авыл турында беренче документлар 1814 елга карый. Шуңа Яңа Кызылсу авылына нигез шул елда салынган дип санала.
 
XIX гасыр башында бирегә Иске Кызылсу (бүгенге көндә ул Ульян өлкәсенең Иске Майна районына керә) авылыннан күчеп килүчеләр һәм Сухой Авраль елгасы буендагы җирләр белән бүләкләнгән отставкадагы хәрбиләр килеп урнаша башлый. Шундый бер хәрбинең нәсел җебе әле дә (ә бу 200 ел!) өзелми дәвам итә. Бу - Хәсьяновлар гаиләсе.
 
Тиздән авылга нигез салучылар гыйбадәтханә төзиләр. Бу турыда архивта мәчет ачылуны рөхсәт итүче Сембер губернасы идарәсе карары (1825 елның 7 феврале) да саклана.
 
1854 елда Самара Губерна идарәсе авыл җәмәгатьчелегенә мәчет нигезен таш белән ныгытырга, манара куярга рөхсәт итә. Төзекләндерү эшләре 1857 елга кадәр дәвам итә һәм, нәтиҗәдә, ул башка мөселман авылларындагы мәчетләр кебек, стандарт манаралы мәчет булып җитешә. Гадәттәгечә, биредәге мәдрәсәдә муллалар балаларга белем бирәләр.
 
1879 елның 14 маенда Яңа Кызылсуда янгын чыгып, авылның шактый өлеше яна. Афәт мәчетне дә урап узмый. Ә бер елдан авылда элеккеге урыныннан 100 метр ераклыкта яңа мәчет калкып чыга.
 
Архив язуларына караганда, 1854 елга кадәр безгә билгеле булган мәчетнең беренче имамы булып Ибраһим Фәйзуллов хезмәт иткән, аны улы Камалетдин Ибраһимов алыштырган һәм 1910 елга кадәр мулла вазифаларын башкарган. Берничә ел элек авыл тарихын өйрәнүче энтузиастлар аның каберен эзләп табып, төзекләндерделәр. Шунысы кызыклы, Камалетдин мулланың кабер ташында “хаҗи” булганы күрсәтелгән – Яңа Кызылсу авылыннан Мәккәгә барган беренче кеше ул булган, ахыры.
 
XIX гасырның икенче яртысында мөәзин вазифаларын Әхмәтсафа Хисаметдинов үтәгән, ә ХХ гасыр башында мәчетнең муллалары булып Оренбург губернасының Троицк мәдрәсәсендә атаклы Зәйнулла ишан Рәсүловтан дин белеме өйрәнеп кайткан агалы-энеле Шакир һәм Шәһит Ибраһимовлар хезмәт иткәннәре, мөәзин вазифасын Кәшшаф Әхмәтсафин башкаруы билгеле.
 
Революциядән соң, үткән гасырның егерменче елларында, хөкүмәт сәясәте үзгәреп, дин кысрыклана башлый. 1929 елда соңгы мулла Шакир Ибраһимов Урта Азиягә качып китә. Ә Куйбышевка киткән мөәзин Кәшшаф Әхмәтсафин 1937 елда “контрреволюцион ислам оешмасы” әгъзасы булуда гаепләнеп, кулга алына һәм 1938 елның 14 мартында атып үтерелә.
 
Утызынчы елларда мәчет бинасы колхоз склады булып хезмәт итә, соңрак анда мәктәп урнаша. Ә 1962 елда Яңа Буян район башкарма комитеты карары белән аны бөтенләй сүтеп ташлыйлар.
 
Шуңа да карамастан, Яңа Кызылсу авылы халкы динле булып кала – ураза да тота, Корбан мәҗлесләре дә үткәрә, намазларын да калдырмый. Билдан Хуҗиәхмәтов, Зәбихулла Хәлиуллин, Зәки Ибәтуллин, Фоат Мингачев, Әүхәт Сираҗетдинов, Миневәли Карипов йортларында җомга намазлары укыла. 1930 - 1980 елларда ачыктан-ачык, беркемнән дә курыкмыйча, Зыятдин Шәйхетдинов, Зәһәретдин Камалетдинов, Әгъзам Кәримов, Насыйбулла Төхвәтуллин, Динулла Кәлимуллин, Туктаргали Әхмәтов, Миневәли Кәримов мулла вазифаларын башкаралар.
 
1984 елда мөселманнар район түрәләреннән зират янында хуҗалык кирәк-яраклары саклау өчен корылма төзергә ризалык алалар. Чынбарлыкта, берничә ел буена бу бина гыйбадәтханә булып хезмәт итә. Яздан көзгә кадәр халык анда җомга һәм Гает намазларына җыелалар.
 
Ә инде илебездә үзгәртеп кору чоры башлангач, дин тагын да күтәрелеп китә, һәм 1989 елда биредә мөселман оешмасы теркәлә, халык яңа мәчет салу мәшәкатьләре белән йөри башлый. Бу эшләрне Хәйдәр Галимов, Юныс Гайнуллин, Миневәли Абделганиев, Минегали Шәйхетдинов, Мәзгут Әхмәтов, Әүхәт Ибәтуллин һәм Фәләхетдин Камалетдинов җитәклиләр.
 
1989 елның 10 апрелендә мәчет төзелә башлый. Бу Идел буенда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына туры килә. Ә 17 июньдә инде биредә Корбан бәйрәме уздырыла. Шул ук көнне Мөнир Вәлшин җитәкчелегендәге төзелеш бригадасы тырышлыгы белән мәчеткә манара куела.
 
 
Мәчет төзелешен чын мәгънәсендә халык төзелеше дип атарга да буладыр. Күрше авыллардан, төрле оешмалардан зур ярдәм килә. Җирле Максим Горький исемендәге совхозы (директоры М. Калмычков), Яңа Буян урманчылыгы (Н. Атисков) һәм спирт заводы (П. Сиваков) аеруча зур ярдәм күрсәтәләр. Төзелеш материаллары белән тәэмин итүгә Куйбышевтагы төзелеш оешмалары җитәкчеләре Шәүкәт һәм Әүхәт Тимербулатовлар, “Металлург” заводының баш хисапчысы Мөхтәсим Үзбәков, “Прогресс-В” ремонт-төзелеш оешмасы директоры Вазыйх Мөхәммәтшин, кирпеч заводы директоры Әхәт Вәлиев зур өлеш кертәләр.
 
Мәчетне рәсми ачу тантанасы көзнең матур бер көнендә – 19 сентябрьдә була. Чарада Куйбышев мәчете имамы Вагыйз хәзрәт Яруллин, Казаннан Габделхак хәзрәт Саматов һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнаша.
 
...Шулай Яңа Кызылсу авылы тарихында яңа мәчет ачыла һәм тормышның яңа этабы башлана. Утыз ел дәверендә мәчеттә Миневәли Кәримов, Фоат Мингачев имамлык иттеләр. Бүген бу вазифаны Шәүкәт Шиһабетдинов башкара. Ә финанс-хуҗалык эшләрен Миневәли Абделганиев, Фәләхетдин Камалетдинов, Мәзгут Әхмәтов, Минегали Шәйхетдинов, Гомәр Хәсьянов, Гыйльметдин Гайнетдинов һәм баш-калар алып бардылар.
 
Яңа Кызылсу авылы мәчете турында сөйләгәндә, аның өлкәбездә үзгәртеп кору чорында төзелгән беренче мәчетләрнең берсе булуын әйтеп үтәргә дә кирәктер. Бүген, тормышның барлык өлкәләре тирән кризис кичергәндә, хуҗалык булмаганда, мәктәпләр, мәдәният йортлары ябылган чорда, Кызылсу мәчете авылда бердән-бер социомәдәни үзәк булып кала. Тәүлегенә биш тапкыр, намазга чакырып, азан яңгырый, янкормада мәҗлесләр уздырыла, моңардан тыш, биредә дини җыелышлар уза, авылның көнкүреш мәсьәләләре хәл ителә. Төрле якка сибелеп яшәгән авылдашлар туган авылларына кунакка кайткач, иң беренче булып гыйбадәтхәнәгә киләләр, садакаларын тапшыралар.
 
Иртәгә, Корбан гаете көнне дә, авылыбызның мәчете тулы булыр, дип ышанасы килә...
 
Шамил ГАЛИМОВ.
 
Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.

---
Бердәмлек
№ --- | 09.08.2019
Бердәмлек печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом
Татаркино