поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.06.2015 Бәйрәм

«Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар...» (ФОТО)

Узган ял көннәрендә өлкәбезнең татар авылларында халкыбызның иң яраткан милли бәйрәме – сабантуйлары башланды. Иң беренче булып алар Камышлы районының Иске Ярмәк авылында һәм Похвистнево районының Гали авылында узды.

Иске Ярмәкнең Сабан туе җыелган кунакларны татар көйләре белән каршы алды. Туган-тумачалар, күптән кү-решмәгән дус-ишләр белән күрешеп, хәл-әхвәл сорашканнан соң, кемдер Сабан туе мәйданына, ә кемдер сәүдә рәтләрен йөреп чыгарга ашыкты. Нинди генә әйберләр юк иде анда: төрледән-төрле уенчыклар, кием-салым, хәләл ризыклар, бакча яратучылар өчен аллы-гөлле чәчәкләр... Татар халкының милли киемнәре, мөселман атрибутикасы сатылган сәүдә палаткалары янында да бөтерелүчеләр байтак булды.

Күп тә үтми Сабан туе мәйданына Иске Ярмәк авылы-ның  “Ак каен” халык фольклор ансамбле чыгып, бәйрәмне җыр-биюләре белән башлап җибәрде.  Ул арада мәйдан кунаклар һәм бәйрәмдә катнашучылар белән тулды.

 Менә сәхнәгә район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов һәм аның урынбасары Минсәгыйть Шәйхетдинов күтәрелеп, халыкны Сабан туе бәйрәме белән котладылар. Иске Ярмәк авылы җирлеге  башлыгы  Расих Габидуллин да  авылдашларын, килгән кунакларны сәламләп, үзенең матур теләкләрен җиткерде. 

Бәйрәмдә  авыл җирлегенең мөхтәрәм кешеләрен, социаль хезмәткәрләрне,  авыл-ның иң матур өй хуҗасын  бүләкләделәр. Ярмәк авылы җирлегенең иң мөхтәрәм кешесе дип быелгы  Сабан туенда Яңа Ярмәк авылыннан Әхмәтвәли ага Хамадиев танылды. Бәйрәм алдыннан районда узган “Иң матур төзек йорт” бәйгесенә дә йомгак ясалып, беренче урынны Чулпан авылыннан Әхтәм һәм Айсылу Сәйфуллиннар яулады.

Бүләкләүләрдән соң мәй-данда көчлеләр һәм җитезләр төрле ярышларда һәм халык уеннарында үз мөмкинлекләрен сынады. Колга башына иң тиз менеп җитүче  Шамил Шакиров иде. Ә менә гер күтәрүдә Камышлы район үзәгеннән килгән Марат Шәвәлиевка тиңнәр булмады. Ул 32 килограммлы герне  45 мәртәбә күтәрде.

Кул көрәштерүдә хатын-кызлар да бик теләп катнашты, иң көчлесе Иске Ярмәк авылыннан Илүзә Әхмәтвәлиева булып чыкты, ә икенче урынны аның көндәше Гөлзинә Шәйхетдинова алды.

Тик менә Сабан туеның йөзек кашы - милли көрәштә “Авыл батыры” исеменә көрәшергә ир-егетләр әллә ни ашыкмады. Берничә мәртәбә сәхнәдән: “Көрәшкә язылыгыз, иптәшләр!” - дип игълан ителсә дә, мәйданга бары өч кенә кеше чыкты. Шулардан өченче урынны - Фәрит Гайфуллин, икенче урынны “Ак каен” ансамбле җитәкчесе Наил Галимуллин алды. “Авыл батыры” исеменә Рөстәм Гыйниятуллин лаек булды. Һәр өч көрәшчегә - өч призлы урын. Шәп ич!

- Күптән көрәш белән шөгыльләнәсезме? - дигән сорауга Наил абый Галимуллин моңсу гына елмаеп:

- Менә 58 яшемдә беренче мәртәбә бил алышырга чыктым, авылның яшь “батырлары”на бераз оят булмасмы дип. Көрәшергә теләүчеләр юк бит хәзер авылыбызда, - дип әйтеп куйды. – Сабан туе программасын алып баруны ташлап, үземә мәйданга чыгарга туры килде. Әле ярый сәхнәдә мине Гөлисә Бәдретдинова  алыштырды, рәхмәт инде үзенә.

- Бәйрәм бик күңелле уза, Наил абый, программаның режиссеры сездер инде? 

- Без аны Мәдәният йортыбызның сәнгать җи-тәкчесе Роза ханым Маслахова белән бергә эшләдек. Иске Ярмәк авылы җирлеге  башлыгы Расих Габидуллин җитәкчелегендәге Сабан ту-ен оештыру комиссиясенә, бәйрәмне үткәрү өчен акчалата ярдәм иткән халыкка да рәхмәт. Элек Сабан туе алдыннан бүләккә яулыкларны армиягә китүче егетләр җыйса, хәзер аларны “Ак каен” ансамбле әгъзалары, авылларыбызның актив кешеләре җыя - бу да зур ярдәм. Көрәш, спорт ярышлары, уеннар өчен җаваплы хөкемдарлар - Рөстәм Яруллин, Әсгать Гыйлаҗев һәм Илдар Ганниев та Сабан туе кызыклы үтсен дип тырыштылар.

Әнә Самараның “Ялкынлы яшьлек” ансамбле дә  бик матур концерт программасы белән ерак юлны якын итеп, безне ял иттерергә килгән.  Менә авылыбыз яшьләреннән көрәшкә чыгучы булмавы гына борчый, - дип тагын бер көрсенде Наил абый Галимуллин.

Сабан туеның абсолют батыры да читтән кайткан кунак - Әлмәт егете Фәнил Минһаҗев иде шул. Кызганыч ки, атлар чабышы да әллә ни мактарлык булмады. Иске Ярмәктән үткән еллардагыча Фәрит Гайфуллинның бары тик ике чабышкысы гына катнашты. Халыкта: “Ат чабышыннан башка узган Сабан туе – гармунсыз туй кебек”, - дигән әйтем бар. Елның-елында гөрләп үткән Иске Ярмәк авылы сабантуйларын киләчәктә шулай көрәшергә – кеше, ат чабышында катнашырга чабышкылар булмыйча, гармунсыз туй кебек үткәрергә калмас микән?!

Наил ГАЛИМУЛЛИН көрәш мәйданында;

Ярмәк авылы җирлегенең мөхтәрәм кешесе Әхмәтвәли ага ХАМАДИЕВ улы Ильяс һәм килене Тамара белән.

Римма НУРЕТДИНОВА һәм автор фотосурәтләре.
 


Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»