Матбугат.ру коймасы
Рөстәм (Нургали улы түгел), рәхмәтегезгә рәхмәт))))).
Карадым, тыңладым, үзең татар телен тикшерәсең, үзең яртылаш урысча язгансың."Произношение" дигән сүзне "әйтелеш" дип язарга булыр иде.
Самые активные пользователи (язык: Татарский)
AqQoyriq: 87.601 произношения(-ий)
Tatar: 7.297 произношения(-ий)
AymakZ: 3.036 произношения(-ий)
gzalilova: 1.494 произношения(-ий)
ildus: 1.059 произношения(-ий)
Слов в очереди на произношение: 250
Цыкылдап торган мишәр произношениесе белән яздыручылар да булса яхшы булыр иде. Язылган произношениелар, основном, минзәлә (татар-башкорт) диалектында. Бер үк сүзләрне төрле диалектта яздыру яхшырак булыр иде. (Алай да мөмкин). Себер татарлары булдырган. Кызганыч, күп сүзләрен белмибез.http://ru.forvo.com/languages/tt/
AqQoyriq га низкий поклон.
166 357 татар сюзе! Бу бит искиткеч байлык!
Урыс телен хязер ясалма телгя чыгаралар, 2500 тэрки сюз анда йери икян, шулай ук шактый гына гаряп сюзляре.
Хәерле иртә барыгызга да! )
Минем үтенечкә игътибар барлык кешеләргә дә зур рәхмәт белдерәсем килә:укып чыкканына да, "карамадык" дигәненә дә, шигъри җанлысына да һәм аеруча зур рәхмәт миңа төпле җавап биргән мөлаем "Туташ"ка! )Күңелем сизә, сездә ахры, минем "һәрчак нидер җитми торган" тимер йөрәккә яраклы алтын ачкыч ))
Форбо сүзләр һәм аларның әйтелеше банкнда, ТАТАР теле алман (285699) һәм инглиз (181179) телләреннән генә калышып 166357 сүз белән өченче урында. Татар теленнән соң килгән урыс телендә 156403 сүз.
http://www.forvo.com/languages/
Шул исәптән себер татар телендә 3403 сүз
http://www.forvo.com/languages/tt/tag/siberian_tatar/
Үрмәкүч, аның әсәрләрен үзегез туплап җибәрегез:
http://www.kitap.net.ru/
Татарның электрон библиотекасында Әнгам Атнабаевны эзләгән идем, тапмадым, нигә шуны куймыйлар икән?
http://www.madanizhomga.ru/tt/hbrl/item/1045-rashat-safin-dinnәr-berlәshүe-–-zaman-talәbe.html
:, мин дэ Атнабаевныкы дип ятлаган идем, интернетта укыгач кына шикләнә калдым. Рэхмэт.
Бу шигырь иркэлэргэ атап язылган ахры
Әнгам Атнабай - татарның соңгы чорлардагы иң бөек шагыйре.
Мин алай шигри җанлы кеше түгел. Тик шулай да, миңа Атнабайдан да ныграк тәэсир иткән бер генә шагыйр дә юк.
Татар электрон китапханәсенә аның исемен алтын хәрефләр белән язып куярга кирәк.
Газаплы сорау.
Күп гасырлы бөек тарихында
Күп сыналды татар баласы…
Сугыш елларында әсирлектә –
Төрмәләрдә
фашист палачы
Башын кискәндә дә
үзебезчә
Җырлап үлде татар уллары;
Җырлап үлгән татар улларының
Бүген яшәп яткан уллары,
Телегезне кемнәр алыштырды,
Җырыгызны кемнәр урлады?…
Көчләп чукындырган заманда да
Чукынмаган иде телебез,
Хәзер нинди шайтан котырта
соң?-
Теләп чукынабыз үзебез.
Күкрәк сөтедәй саф ана телен
Әйләндердек мама теленә.
Ни урысча, ни татарча белмәс
Имгәтелгән буын тилерә .
Алар белми ана телнең матурлыгын,
Алар белми милләт кадерен,
Алар белми мирас-варислыкны,
Ата-бабаларның каберен.
Һәм алардан калган васыятьне
Укый белми мескен балалар -
Тарихыннан язган чи наданнар
Һәм сукырлар…
Кая баралар?
Һаман шулай дәвам итәр микән,
Әллә булыр микән азагы?
Йөрәгемдә шундый сорау йөри,
Тынгы бирми шуның газабы.
Татарның бөек шагыйре Әнгам Атнабаев
= =
Ник талантлы татар якташларым
Казаннарга китеп торып кала?
Казаннарда татар булу җиңел,
Уфаларда татар булып кара!
Татарның бөек шагыйре Әнгам Атнабаев
Әллә мине дә гаепкә алдыгыз инде?Итн Фәйзүллиннең "бәхетне тигезләү" дигәни нәмә аңлата дип сорадым
Мөмкин түгел икән бәхетеңне
теш күрсәтеп кенә тигезләү
(Равил Фәйзуллин)
тел күрсәтеп кенә тигезләү
кирәк "КУ" күрсәтеп нигезләү
Туташ, Бу бит Әнгам Атнабаев шигыре!
- << Первая
- < Артка
- 521
- 522
- 523
- 524
- 525
- 526
- 527
- 528
- 529
- 530
- 531
- 532
- 533
- 534
- 535
- 536
- 537
- 538
- 539
- 540
- 541
- 542
- 543
- 544
- 545
- 546
- 547
- 548
- 549
- 550
- 551
- 552
- 553
- 554
- 555
- 556
- 557
- 558
- 559
- 560
- 561
- 562
- 563
- 564
- 565
- 566
- 567
- 568
- 569
- 570
- 571
- 572
- 573
- 574
- 575
- 576
- 577
- 578
- 579
- 580
- 581
- 582
- 583
- 584
- 585
- 586
- 587
- 588
- 589
- 590
- 591
- 592
- 593
- 594
- 595
- 596
- 597
- 598
- 599
- 600
- 601
- 602
- 603
- 604
- 605
- 606
- 607
- 608
- 609
- 610
- 611
- 612
- 613
- 614
- 615
- 616
- 617
- 618
- 619
- 620
- Алга >
- Последняя >>