Ырынбур
Ырынбурлы милләттәшләрем!
Үз сәхифәгезне булдырып, башлап җибәрүегез белән тәбрик итәм, уңышлар сезгә!
Молодцы, егетлэр! Монда юк-бар чуп сузлэр язып утыручыларны кертмэгез.Житдирэк сойлэшулэр алып барыгыз.
Җәмәгать!
22.01.2010 17-00 дә "Казан" мәдәният Үзәгендә Рәшит Искәндәровның "Оренбургские татары" китабын тәкъдим итү булачак. Китап Татарстан китап нәшриятында узган ел чыкты. Китап белән, якташлар белән очрашуга килегез!
ЮХИДИ хезмәткәрләренең аз булуын кем ничек бәяли инде: без чит регион - 16.ru булгач, адым саен туктатырлар дип фаразлаган идек, 800 км га ике тапкыр туктаттылар: Татарстан чигендә үзебезнекеләр һәм Ырынбур борылышында ырынбурлылар.Көньяктан наркотик ташучыларга мондый юл бик кулайдыр дип уйлыйм, чөнки бездә, мәсәлән, Казаннан Чаллыга кайтып җиткәнче кимендә өч-дүрт тапкыр туктаталар, гәрчә юл йөрү кагыйдәләрен бозмасаң да. Сезнең якларда дала үзен нык сиздерә: юл кырыенда утырган авыллар юк дәрәҗәсендә. Бер-берсеннән бик ерак урнашкан ахры авылларыгыз. Әллә юл шулай салынганмы?
Берэү,рәхмәт яхшы сүзегезгә! ЮХИДИ хезмәткәрләренең аз булуын ничек бәяләргә икән:яхшыгамы бу?
Шуны да хәбәр итеп куйыйм әле: икетелле сайт ачу эшләре алып барабыз.
Ырынбурга Лениногорскидан сәлам!!!
Сезнең якларда булганым бар, Мостафа авылы яныннан узганда, йөрәкләр җилкенде!!!
Юлларыгызда ДПС хезмәткәрләре юк диярлек!!!
Ырынбурга иминлек телим!!!
Сезне кем дип белергә инде, якташ?
Мин бу бүлектә тәү тапкыр язам, шунлыктан тәртибен дә белмим.
Ырынбурлылар битен Сөекле Шагыйребезнең Сөю турындагы шигыре белән башлыйк!
СӨЮ
Өзелеп сөйде егет,
Кыяр-кыймас
Ачты аңа беркөн йөрәген.
— Сөям...— диде, ләкин назлы кызның
Ишетмәде: «Мин дә!» — дигәнен.
Кыз яратып юри әйтмәдеме,
Әллә чынлап яратмадымы?!
Тик көчәйде егет йөрәгенең
СӨЮ белән канатлануы.
Сугыш килде... Аерып иркәсеннән
Ут чүленә тартып китерде.
Сөю аны алга җитәкләде,
Ярасыннан канын киптерде.
Кызы өчен, туган йорты өчен
Ул алдында булды көрәшнең.
Егетлеген шунда күрсәтмәсә,
«Егет!» диеп аңа кем дәшсен?
Сөю белән үзен көчле сизеп,
Ул атлады дәртле, өмитле.
Җиңү таңы җирдә кабынганда,
Ядрә екты ахыры егетне.
Ул саташты соңгы сулышында,
Үлем исе аны исертте.
— Сөям... — диде,
һәм ул иркәсенең:
— Мин дә! — дигән тавышын ишетте.