Лениногорск
Тайна
сер,
Ялгыз тугел икэн лэ,мин,
Житэклэдн,энэ,сагышым,
Сагышларны юлдаш итеп,
БЭХЕТЕМне эзлэп барышым...
"Чиклэр куяр идем яратуга,
Сагынма,дип,эгэр эйтеп булса,
Яратуны тоеп булмаса да,
"Син,ялгышма!",-диеп,АКЫЛ куша...
Юлчы, сез ялгышасыз бугай. Монда бит барысы:шагыйре, укучысы, тыңлаучысы, тамашачысы дигәндәй, бердәм яки гомум иҗат процессына кушылып китте. Яз галәмәте генә түгел.Бу яхшы шигырьләргә сусау!!!!Димәк сезнеңчә тоючылар күп дигән сүз.Яхшы шигырь,әсәр дигәндә нине күздә тотабыз соң без? Кешене ничек кенә борма, эгоист булып кала.Әгәр син әйтергә теләгән, уйлаган нәрсәне үзең тойган матурлыкта әйтеп бирсәләр - без шуны яхшы әсәр дибез.Әгәр күпчелек шулай тойса, авторны гений дибез . Калган кушылучыларда сездәге осталык, акыл, юмор, самодостаточность, чувство собственного достоинства гына юк.әмма алар - сезнең иҗатны яратучылар. Шуңа күрә сез аларга игътибар итмичә генә языгыз.Кабатлап әйтәм: башта алар үзләрен ярата, сезнең иҗатта үзләренең чагылышын күреп сезнең иҗатны да үзенекедәй якын итә.матурырак, дөресрәк җөмләләргә салырга вакыт юк инде. бары аңлашыруын телим.
Әле 2009 елда шигырьләр буенча ел китабын белгәч, ни еларга, ни көләргә белмәдем дигәндәй.Марат Кәбиров белән таныштыруыгыз өчен рәхмәт. Бик зур ачыш булды минем өчен.Зөлфәт Хәким киңрәк планда алса, бу тирәннән ала. Бүгенге көн өчен иң кирәк, иң мөһим нәрсә.
Яз... Барысынын да кунеллэре мэхэббэткэ тартыла. Урр-ра, яшэсен мэхэббэт!!!
Шулай шул,
яшәсеннәр һәм бәхетле яшәсеннәр иде шул...
Шулай шул, шылай...
Шәриф Хөсәеновның Зөлфәгә булган хисләре "Мәхәббәт сагышы" әсәрендә яшәп калды. Йотылып укый торган китап!!! Бер көлдерә, бер елата...
Һади Такташның Гөлчирәгә, Хәсән Туфанның Луизага мәхәббәте татар әдәбиятында нинди илаһи шигырьләр калдырды.Яшәсен шагыйрьләргә илһам бирүче гүзәлләр!!!
Ой,матурым, югалып йоргэнгэ ачуланма зинхар?! машина алган булган идем дэ- буш вакытымда йорергэ ойрэнэм инде хэзер. Кунакка чакырсан Бэлки урап та китэрбез..
Мин яратам сине...хэм сагындым
Тузэр чамам инде калмады
Барган юлыбызда абындырып
Язмыш безне тагын алдады
Нилэр уйлыйсын син?Котэсенме?!
Куктэн бэхет ишелеп тошкэнен
Анламыйсынмыни бэхет бездэн
Акырынлап узе киткэнен.
Искэ алып,иркэм,уйлыйсынмы?
Бергэ узган айлы кичлэрне
Онытырлыкмы сон без кичергэн,
Шашып торган кайнар хислэрне.
"Ромео белән Джульеттаны уйнаучы артистлар бер-берсенә чынлап та гашыйк булырга тиеш что ли?" -
дигәннән...
"Цыган" киносын беләсездер, анда Будулай белән Клавдиянең мәхәббәте шулкадәр җылы, саф итеп бирелгән. Клара Лучко вафат булгач, Михай Волонтирны сөйләттеләр. Яшьләренә буылып, "Ансыз яшәүнең мәгънәсен тапмыйм, артыннан китәрмендер... дигән иде. Яраткан булган икән...
Иҗат кешеләре арасында төрле хәлләр була инде. Аның каравы, Мәхәббәт тудырган әсәрләр күпме кешене шатландыра, рухландыра!!!
Яратып яшәгез, дуслар!
Әле менә күптән, бик күптән (тәртипле чакта!)бер шаянкайның альбомына язылган шигырьне искә төшереп утырдым. Таныса, эш харап инде, но вряд ли:)))
"Син ялгыштың..." дип атала иде ул.
************
...Син ялгыштың тәүге карауда ук.
Ә мин
Ялгышыңны күреп шатландым.
Гел ялгыштан торгач минем язмыш -
Синеке дә булсын катлаулы...
Гаҗәпләнгән күзләреңне йомма.
Әллә
"Сихерләр бу!" диеп куркасыңмы?
Кой син алсу шәраб бокалларга.
Беләм ич мин иртәгәгә онытасыңны.
Мин дә синең кебек җиләс булсам иде.
Эчеп карыйм мәллә алсу шәраб?!
...Бушатылган бокал төпләреннән
Ялгызлыкның тора күзе карап...
***************************
Нигә яздыммы?!.
...
***************************
Син хаклы, Акыллы. Юлчының юлда булуы яхшы.
Өченче тапкыр җүләрлек эшләмәм, шәт.
Һәрберегездән риза-бәхил!Рәхмәт!
Ну вот.
//Погиб поэт! Невольник чести,
Пал, оклеветанный молвой//
//Не вынесла душа поэта
Позора мелочных обид//
:))))))))))))))))))))))))))))))
**********************************
Янәшәмдә Ялгызлык булганда, мин ялгыз түгел, Сер. Үпкәләмә... Шигырь язарга ярамый миңа. Кешеләргә күңелсезлек кенә китерәм. Язмый идем, менә монда әллә нишләдем... Кичер...
**********************************
Әле генә Берәүгә шалтыраттым, түбәдә антенна кагып ятам ди, спутниковыйны, Балкышка Тукай мультикларын күрсәтәм, ди. Күңелле яшиләр ахры, кеше сүзен колакларына элмәсәләр, шулай яшәрләр дә...
Сер Алкыш түгел. Ул әле үз тиңен табачак һәм бәхетле булачак! Тик шагыйрьләрне күзләмә, Сер. Алар - эгоистлар, алар беркемне дә бәхетле итә алмый. Тарихка кара: берәр бөек шагыйрьнең хатыны//сөяркәсе бәхетле булганмы? Пушкин, Лермонтов, Есенин, Тукай, Такташ, М. Җәлил? Урта кул шагыйрьләрнең хатыннары уртача бәхетсез:))) Шагыйрьлекнең тормыш прозасы шунда...
Алкыш - сер иде. Тик үз тиңен тапкан, ә менә юанычы... ай-һай, белмим, бармы икән? :) Прозада җилдерәдер ул, талант! Ахири Алкышларда яши бугай :)))
******************************
Иркә, Марат Кәбировның "Сагындым, кайт инде" дигән китабын укыганым бар. Башка әсәрләрен китап форматында белмим. Аның фәлсәфәсе көчле: http://kitap.net.ru/kabirov2.php?lang=tat
Бу Сер дигэннэре кем сонын монын?Анлап бетереп булмый,анлат эле ахири жаным,эчем пошып улэм бит инде...
Иии Иркә... мюзикл гынамы соң, трагедия монда!!! Кара син бу Берәүне, башта төннәр буе сайрый-сайрый Алкышның башын әйләндерде. Тегесе моңа ышанып тауларга ияреп китте, малай тапты... Ромеосы ерактан гына "ничә кила, буе күпме, төгәлме-фәләнме" дип сорашкан булды да, исем-фамилиясен алыштырып төн уртасында чыгып та качты... Хәзер җырлый инде, имеш сез икәү, мин ялгыз... Бер серле җәлләүчесе табылган, күзләрен майландырып юлына чыгып та баскан... Юата имеш... Әле дә сабыр инде Алкыш. Яратты бит шул тасма телне, хатын-кыз яратса кичерә инде ул. Әле серлесе белән бергә кайтып керсә түрдән урын да бирер... Берәү, кайт өеңә, маҗара эзләп йөрмә!!!!!!!!!!!!! Ждем, просим!!!
- << Первая
- < Артка
- 33
- 34
- 35
- 36
- 37
- 38
- 39
- 40
- 41
- 42
- 43
- 44
- 45
- 46
- 47
- 48
- 49
- 50
- 51
- 52
- 53
- 54
- 55
- 56
- 57
- 58
- 59
- 60
- 61
- 62
- 63
- 64
- 65
- 66
- 67
- 68
- 69
- 70
- 71
- 72
- 73
- 74
- 75
- 76
- 77
- 78
- 79
- 80
- 81
- 82
- 83
- 84
- 85
- 86
- 87
- 88
- 89
- 90
- 91
- 92
- 93
- 94
- 95
- 96
- 97
- 98
- 99
- 100
- 101
- 102
- 103
- 104
- 105
- 106
- 107
- 108
- 109
- 110
- 111
- 112
- 113
- 114
- 115
- 116
- 117
- 118
- 119
- 120
- 121
- 122
- 123
- 124
- 125
- 126
- 127
- 128
- 129
- 130
- 131
- 132
- Алга >
- Последняя >>