Лениногорск
*******************************
...Тарих төбе катлы-катлы...
Утка ягарга хаклы...
Уттан алып, суга салсаң,
Татар чыгар ак атлы...
*******************************
Атилланы сагыну
(Оран булмаган поэма)
...Сагынабыз... Җырлар җырлыйбыз,
“Атилладай ирләр кирәк” дип,
Шулайдыр да... Нигә әле болай
Күңелемә минем шик керде?
Тыныч тормыш тели күңелем.
Сугышып ла әллә арганмын...
Нигә икән һаман безнең илдә
Тыныч тартып булмый арбаны?
Гел сугыштан тора тарихыбыз.
Гел яулардан тора көнебез.
Хакыбызны даулар өчен тагы
Сугыш кына көтеп йөрибез...
Уйганнармы әллә ук белән
Татар исемен язган чагында?
Тел диеп ил белән чыкмасак,
Басарлар бит безне тагын да...
Яңа алыш, яңа көрәшләргә
Кем соң чыгар, кайсы җөрьәтле?
Булган бит шундый бер Атилла -
Сакаллы, тәбәнәк – тик кыю йөрәкле...
Бәян итәм сезгә бүген таңда
Бөек төрки баба турында.
Мәхәббәттән әҗәл тапкан, үзе
Тез чүкмәгән сугыш кырында.
...Саф мәхәббәт көтеп гомер буе,
Сизми калсаң аның килгәнен,
Син аңларсың, дустым, Атилланы –
Туй төнендә ничек үлгәнен.
Әй, Әтәйле! Азиядән Аурупага
Син саф сөю эзләп чапкансың,
Мең шәһәрдән гүзәлләрне күзләп,
Калган халкын утка яккансың...
Күпме кәнизәкләр үткән кулдан,
Күпме кол кыз узган юлыңнан.
Дала буйлап чәчеп орлыгыңны,
Калдырмадың безгә улыңны!
Абыеңның башын чапкан чакта
Син яшь егет кенә булгансың.
Берләштереп төрки далаларны
Кытайларны читкә кугансың...
Гомереңнең көзе җиткән чакта,
Уттай гашыйк булып Гүзәлгә,
Аттиллабыз бөек сөю сорап,
Кавышуны сорап тезләнгән.
Риза булган сылу – кая китсен?
Хакимнәрдән юк бит мәрхәмәт.
Аттилланы һич сөймәгән үзе,
Булмаган да монда мәхәббәт!
...Узган ул төн. Саф кыз бала
Әтәйлегә, имеш, бирелгән...
Аһ, серләре сары айлы төннең
Гасырларга инде күмелгән!
Уянмаган бу төннән соң Әтәй.
Төпсез дала йоткан Сылуны.
Уйламаган каган мәсхәрәле
Тарихларга кереп калуны...
Мәхәббәттән үлем тапкан, диләр,
Яуда үлмәс мәшһүр Әтәйле...
Мирас итеп калдырган ул безгә
Империя - соңгы кан илен...
...Сагынабыз... Җырлар җырлыйбыз,
“Атилладай ирләр кирәк” дип,
Шулайдыр да... Нигә әле болай
Күңелемә минем шик керде?
...Тыныч тормыш тели күңелем.
Сугышып ла әллә арганмын...
Мирас канлы булгангамы, илдә
Тыныч тартып булмый арбаны?!
Данис, Зомэрэ апанын малае тугелме син?
Данис минем очен дэ шигырь яз эле зинхар,мужиктан матур суз дэ ишеткэн юк инде куптэн!!!
милэш кызыл да була
кара милэш тэ була
милэшкэемне сагынганда
очып барырдай чаклар була
Чынлап та, иртэн нэкъ кар яуган кебек була.
Кар яуды, бар нәрсә кырылып бетте, бетмәгәннәре йокыга талды, уянулары шикле...
Кар бикәсе хөкем сөрә Линагурда. Ап-ак йөзле, ак тузган чәчле, ак киемле... Таулардан томанны үзәнгә куып төшерә... Иртәләрен сөт кебек ап-ак томан куерганын күрсәгез, кар бикәне искә алыгыз... Яныгызга килеп җитәр, салкын озынча аксыл бармаклары белән яңакларыгыздан сыйпар, керфекләрегезгә уралыр, колакларыгызда сап-салкын төндә телефон баганасы чыбыклары сызгыргандай чыңлый башлар...
...Линагур хроникаларында шулай...
КИТ ИНДЕ,СИЗМЭДЕМДЭ
Линагурда кар яуды бит инде...
ЛИНАГУРГА КЫРАУ СУККАН МЭЛЛЭ???
РӘХМӘТ, УКУЧЫ! Яшисе килеп яшәүләр язсын, барыбызга да!
КАДЕРЛЕ УКЫТУЧЫЛАР!!!СЕЗНЕ ЧЫН КУНЕЛДЭН УКЫТУЧЫЛАР БЭЙРЭМЕ БЕЛЭН КОТЛЫЙМ.СЕЗГЭ ЭШЕГЕЗДЭ ЗУР УНЫШЛАР,САБЫРЛЫКЛАР ТЕЛЭП КАЛАМ!
Аңламадым.Ә ни өчен йөрәкне басасы?
данискаем бэгеркэем
бик сагындым мин сине
янган сагышлы йрэгем
сине кетэ бит инде.........\\
назлы матур, сузлэр белэн
йрэгемне яуладың
уттай янган йрэгемне
килеп кайчан басарсың..\\\\\\\\\\\
Шәм-шәрифкәй дигән, ай, шәһәрдә Ахшам бетми капка ябылмас,
Үткән лә гомер, калган хәтер
Сатып алам дисәң дә табылмас. Уйнасак та үтәр, ай, бу гомер, Уйнамасак та үтәр бу гомер,
Яхшы гына юлда, ай, без йөрсәк, Сайрамактай үтәр бу гомер...
Хәлләр әйбәт, тормышлар бара, көнкүрешләр тәгәри...
Үзегез ничек? Печмәнскийлар нишләп яталар анда?
- << Первая
- < Артка
- 5
- 6
- 7
- 8
- 9
- 10
- 11
- 12
- 13
- 14
- 15
- 16
- 17
- 18
- 19
- 20
- 21
- 22
- 23
- 24
- 25
- 26
- 27
- 28
- 29
- 30
- 31
- 32
- 33
- 34
- 35
- 36
- 37
- 38
- 39
- 40
- 41
- 42
- 43
- 44
- 45
- 46
- 47
- 48
- 49
- 50
- 51
- 52
- 53
- 54
- 55
- 56
- 57
- 58
- 59
- 60
- 61
- 62
- 63
- 64
- 65
- 66
- 67
- 68
- 69
- 70
- 71
- 72
- 73
- 74
- 75
- 76
- 77
- 78
- 79
- 80
- 81
- 82
- 83
- 84
- 85
- 86
- 87
- 88
- 89
- 90
- 91
- 92
- 93
- 94
- 95
- 96
- 97
- 98
- 99
- 100
- 101
- 102
- 103
- 104
- Алга >
- Последняя >>