Әтнә
Бик күп информация алдым, рәхмәт. Ул против часовой йөргән автобус көненә ничә тапкыр була икән соң. Кайвакытта автобус белән дә кайтырга туры килә бит, дөнья булгач.
Каменкадагы юлның яңасы ачылмаган әле (17 окт.гә дигәннәр иде, вряд ли), шул ук переезддан чыгып була., то есть Биектауга кереп әйләнәсе юк.
Тамчы, ә син кайда югалдың?
меннэрдэн галимзянов айдарны белучелэр бармы?
1964 елларда төзелә башлады ул юл.
Кольцевой автобуслар йөрергә тиеш иде:
берсе Ж.Д. вокзалдан по часовой,
икенчесе автовокәалдан,против часовой.
Мужет,ни гаҗәп, 50 елдан соң җери башлагандыр автобус.
Айбаштан турыга да юл салып яталар иде,бу җәйдә,Чвашиле аркылы.
Каминкадагы Ж,Д, аркылы күперне ясап бетерделәрме инде,Гөлбану?
Безне яшьтән тыйнак булырга өйрәттеләр шул,ярар инде безгә ишек каты да.
Шулай шул,Дөбяз белән яшьлек хәтирәләре... Дөбяз Биектау түгел,горурланам шул,не без этого.
Әй, якташ, син кысылма, ә түргә уз. Монда Тамчыдан башка гәпләшергә кеше дә юк. Да, зато хәзер ул Дөбьяз якларына Казанның төрле ягыннан кайтып була диләр. Юлда бер ак автобус очраган иде Мәмдәл белән Юртыш арасында. Фәлән йөзенче номерлы. Казан - Кульбаши дип язылган, ә үзе Дөбьяз ягыннан килә. Но Дөбьяз белән горурланасың да инде, ә!
Кысылыйм әле.әз булсаң да,якташ буласың бугай.
Ул Күлбәш автобусыннан төшкәч,тәпи-тәпи 8-10км җәяү өйгә кайттаннарны искә алсаң,исләр китә. Әнинең кайнар өчпочмагы бөтен арганнарны юкка чыгара иде. Биик күп йөрдем укыганда ул юлларны,Гөлбану.
Дөбязлар без!
Зеленодол булган чаклар да бар иде,Н.С.Х. вакытында.
Дәвамы.
Тамчы, гафу, тагын бер кат укыгач, аңладым. Коллегам теплоконтрольдән. неужели кварталда да җылы юк инде. Анда бит начальство күп яши. Хотя аларда "теплый пол"лардыр инде.
Тамчы, мин сезне шундый аңлыйм. Үзем дә салкынны яратмыйм. Салкын булса, күгәрергә озак кирәкми шул. \"Синең коллегаң да шуннадыр әле\" дигәнне аңлап бетермәдем әле. Без Совет районында яшибез.
Исәнме, Гөлбану. Ни өйдэ, ни эштә җылы юк шул. Җылы көтә-көтә күгәреп беттек инде. Мин Яңа Савин районында яшим, синең коллегаң да шуннандыр әле. Эшем "центр"да урнашкан, син кайсы тирәләрдә эшләп-яшәп ятасың?
Мулла иле авылы, кызганычка каршы, Зеленодол районының теге ягы санала шул. Ә мин бу яктан. Казанга якын авылларның берсеннән. Өегездә җылы бирделәрме, җылындыгызмы? Безнең эштәге бер кызларда һаман җылы юк.
Алайса, без синең б/н җырдагычарак яшибез икән: тусак та төрле җирләрдә, яшәү рәвешебез бер чамада. Син Мулла Иле авылы кешеләрен белмисеңме? Шул авылдан бер кыз б/н Казанда укыган идек.
Дөрес чамалыйсың. Мин Яшел Үзән районының бер авылында туганмын. хәзер Казанда яшим, эшлим, балалр үстерәм, ир көен көлим. Вәйт шул, тамчы.
Котлавын өчен бик зур рәхмәт, Гөлбану. Авыл юлларын тынычлыкта калдырасы иде шул бу атнада. Өйдә тәмле әйберләр әзерләп, гомерем тагын бер елга баеды дип утырырга иде исәп. Аңлавымча, син тумышың б/н Яшел Үзән якларыннан бугай, әйеме?
Лилу, монда әти-әниләр булса, соравың нидән гыйбарәт соң? Ни әйтергә теләдең?
Тамчы, соңлап булса да туган көнең белән чын күңелдән котлыйм. Исәнлек-саулык, бәхет-шатлык, җылылыкны тизрәк бирүләрен телим. Бу атнада авыл якларына кайтасынма? нинди планнар?
монда әти-әниләр бармы???